|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.05.2018 Хәвеф-хәтәр
«Казан» аэропортыннан кешеләрне эвакуацияләгәннәр (ВИДЕО)Шартлау куркынычы аркасында «Казан» аэропортыннан кешеләрне эвакуацияләгәннәр, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына «Казан» Халыкара аэропорты матбугат сәркатибе Гадел Гатауллин. Аэропорт территориясендә шартлаткыч җайланма куелуы турында аноним шалтырату бүген иртәнге җиделәр тирәсендә килгән.
Аэровокзал бинасындагы барлык пассажирларны һәм хезмәткәрләрне ашыгыч рәвештә эвакуацияләгәннәр, дип яза агентлык.
Кинологлар һәм ашыгыч хезмәтләр бинаны җентекләп тикшергәч, шартлаткыч тапмаган.
8.20 сәгатьтә аэропорт яңадан эшли башлаган.
--- |
Иң күп укылган
|