|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.05.2018 Хәвеф-хәтәр
Арча урманыннан адашып аягы сынган хатынны коткарганнар (ФОТО)
Арча районында коткаручылар урманда адашкан, аягы сынган хатын-кызны эзләп тапкан, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. 61 яшьлек хатын-кыз югалу хакындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә килгән. Шалтыратып хәбәр итүче сүзләренчә, ул Кәче авылында тимер юл платформасында исерек хәлдәге туганын калдырып киткән, тегесе исә поездга утырмаган. Ул әлеге хатынның станция янындагы урманда икәнлеге һәм аягы сыну ихтималы хакында хәбәр иткән.
Урынга 107нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре юл тоткан. Алар өч сәгать ярым эзләгәннән соң югалган хатын-кызны Иске Чүриле авылы янында тимер юл платформасыннан 500 метр ераклыкта табып алган. Табиблар зыян күрүченең аягына гипс салып, Арча Үзәк район хастаханәсенә озаткан.
--- |
Иң күп укылган
|