поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.05.2018 Мәгариф

Татар теле һәм әдәбиятыннан 64 дәреслек экспертиза узып федераль исемлеккә кертелгән

Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбиятыннан 64 дәреслек экспертизалар узып федераль исемлеккә кертелгән. 49 уку әсбабына шулай ук уңай бәяләмә бирелгән. Ягъни, укыту процессын оештыру өчен әсбаплар бар. Бу хакта ул “Татар-информ”га биргән әңгәмәсендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

“2017нче елның октябре вакыйгаларыннан соң татар теле дәреслекләренә, уку әсбапларына, укыту методикаларына янәдән бер анализ ясалды. Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбиятыннан 64 дәреслек экспертизалар узып федераль исемлеккә кертелгән. 49 уку әсбабына шулай ук уңай бәяләмә бирелгән. Ягъни, укыту процессын оештыру өчен әсбаплар бар. Укыту программалын камилләштерү һәм гамәлдә булган татар теле дәреслекләрен куллануны бүгенге көн шартларына туры китерү максатыннан Мәгарифне үстерү институты дәреслек авторлары белән берлектә методик ярдәмлекләр булдыралар”, – диде ул.
 
Рафис Борһанов хәбәр итүенчә, КФУ ның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә татар телен ана теле буларак һәм татар милләтеннән булмаган балаларга татар телен дәүләт теле буларак укытуны камилләштерү максатыннан төп гомуми белем программаларының үрнәк варианты эшләнә. Программаларда татар телен өйрәнүне чит тел өйрәнү һәм милли методикаларга нигезләнү күздә тотыла, дип яза агентлык.
 
“Алдагы елларда заман таләпләренә туры китереп татар теленнән яңа төр дәреслекләр булдыру буенча эш башланган инде. 1-2 сыйныфлар өчен дәреслекләргә апробация үткәрелгән. 2018-2019 уку елында 3-4нче сыйныф дәреслекләрен сынап карыйбыз. Дәреслек язу күп хезмәт, вакыт һәм финанс чыгымнары таләп итә. Шул сәбәпле, менә бүгеннән яңа дәреслекләр була, дип әйтү мөмкин түгел”, – дип билгеләп узды министр.
 
Аның фикеренчә, укытучыларны әзерләү, яңа алымнарга өйрәтү дә - заман таләбе. “Укытучыларның белемен күтәрү курсларында яңа технологияләрне үзләштерү, шул исәптән коммуникатив технологияләрне дәресләрдә куллану, укытучыларга методик ярдәм күрсәтү максат итеп куела”, – диде ул.

---
Матбугат.ру
№ --- | 28.05.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»