|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.05.2018 Мәдәният
Камаллылар "АРТ-подготовка" үтте17-27 майда Казанда "Город АРТ-подготовка" лабораториясе үтте. Әлеге проект кысаларында Мәскәү режиссеры Дмитрий Акриш Камал театры артистлары белән И.Н. Салаховның "Кара калыма" әсәре буенча спектакль эскизы әзерләде. Тамаша 26 һәм 27 майда "Угол" иҗат лабораториясендә күрсәтелде. Эскизның кураторы — журналист һәм музыкант Рәдиф Кашапов.
Эскизда катнаштылар: Татарстанның халык артисткасы Зөлфирә Зарипова, Татарстанның атказанган артистлары Рамил Вәҗиев, Алмаз Сабирҗанов, шулай ук Эмиль Талипов, Ришат Әхмәдуллин, Гүзәл Гюльвердиева, Алмаз Борһанов һәм Казан дәүләт мәдәният институтының 1 курс студентлары.
Фото: "Татар-информ", Салават Камалетдинов
--- |
Иң күп укылган
|