|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.05.2018 Мәдәният
"Алайса мин татар булам". Сергей Безруковка спектакль уйнаганда татарча сөйләшергә туры килгәнТанылган театр һәм кино актеры, Мәскәү Губерния театры сәнгать җитәкчесе Сергей Безруков “Татмедиа” генераль директоры Андрей Кузьминга әңгәмәсендә үзенең татар теле белән танышу тарихын сөйләгән. Артист сүзләренчә, бу Мәскәү сәнгать академия театрында беренче уку елында, аның курсы Олег Табаков укучылары белән бергә педагогик эш әзерләгәндә булган.
Алар Островский иҗаты буенча хисап тоткан. Яшь артист “Горячее сердце” пьесасында Силан бабай ролен уйнаган. Әлеге роль өчен ул сакал ябыштырган һәм себерке тоткан, кулларының яшь булуы күренмәсен өчен, бияләй кигән.
“Режиссер Александр Марьин мине сакалны салырга үгетләде, тарихны уйнарга кирәк, диде. Островский вакытында урам себерүчеләр һәм йөк ташучылар арасында татарлар да булган. “Алайса мин татар булам!”, - дидем. Миңа 17 яшь иде, мин үзенчәлекле образ тудыруым белән оттым”, - дип китерә Безруков сүзләрен "Татар-информ".
“Мин хәтта дога да укыдым. Ниндидер сүзләр әйттем. Әлбәттә, “хайван” кебек мыскыллы сүзләр дә бар иде. Ул спектакльдә карак Васькага әйтелгән сүзләрне хәзер әйтеп тормыйм. Мин аны тотып алып, йөзенә карап, барысын да татарча әйттем. Бу сүзләрне беркем дә аңламады, әмма татар телен белүчеләр аңладылар. Олег Павлович миңа барлык сүзләрне дә, доганы да язган иде. Мин татар кешесен уйнадым”, - диде актер.
--- |
Иң күп укылган
|