• 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
  • 19.08 Всемирный Гран-При Казани по пляжному теннису. "Казанская академия тенниса". 10:00
  • 30.08 "Болгар радиосы" бәйрәм концерты. Пирамида. 18:00
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
Туган көннәр
  • 18 Август Рөстәм Хәмитов
  • 18 Август Маннур Саттар
  • 18 Август Шамил Фәхретдинов
  • 18 Август Газинур Морат
  • 19 Август Рубин Абдуллин
  • 19 Август Сәгыйть Гыйбашев
  • 19 Август Солтан Рахманколый (1889-1916)
  • 19 Август Харис Мусин
  • 20 Август Рәшит Абдуллин (1951-2004)
  • 20 Август Альберт Исмаил
  • Русча рәсми текстларны татар теленә тәрҗемә итәм. Тел. 89033446774, Гүзәл.
  • 2ая Азинская урамында 2 булмэле фатир арендага бирелэ. Академия правосудияга якын. ( т. 89172873213)
  • Казан хэм Татарстан буенча грузоперевозка. тел.89377752225
  • Совет районында барлык уңайлыклары булган 2 бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Собственник 8-98-72-976-453
  • Мавлютовада тулай торакка уз яныма бер егет эзлим. Булмэдэ ботен кирэк ярак бар. 89274433797.
  • Чаллы шэхэре 45 комплекста булмэ арендага бирелэ. 89196966175
  • Ямашев 25 адресы буенча моселман гаилэсенэ 2 булмэле фатир озак вакытка тубэн бэягэ арендага бирелэ. собственник. 89869175115
  • Казаннын Ямашев проспектанда кирпеч йортта бер булмэле фатир сатыла 4 кат, якында Парк Хаус, Корзинка, Стройка кибетлэре. тел.89172848880
  • Арчадан 3 км Урта Бирәзә авылында 11 сотка жир сатам: профнастилдан койма, капка, яна мунчасы, тимер гаражы, туалеты, жэйге душы белэн зур су багы, утын сарае бар. Газ, ут кертелгэн. Участокка кадэр асфальт юл. Бик матур, тыныч авыл. Казаннан 50 км. 89274022934
  • Салават концертына билет сатыла. 16 август, 19.00 сэг. 89274260515

 

 

 
Архив
 

25.05.2018 Тарих

Шарль Луи де Монтескье мөселманнар, татарлар турында

Исмәгыйль Шәңгәрәев белән Нурали Латыйповның дөньякүләм танылган шәхесләр иҗатында ислам темасын яктырткан саллы әңгәмәләре укучылар тарафыннан бик яратып кабул ителә. А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, И.А. Бунин әсәрләрендә мөселманнарга кагылышлы образ һәм символлар, кыйммәтләр хакында инде язган идек. Милләтпәрвәр авторларның чираттагы әңгәмәсе Шарль Луи де Монтескьеның “Фарсы хатлары” һәм анда татарларның, мөселманнарның ничек итеп сурәтләнүе хакында.

Нурали Латыйпов: Бүген без бергәләшеп Людовик XIV идарә иткән вакыттагыФранциягә сәяхәт кылып, мәгърифәтчелек чорының иң танылган шәхесләренең берсе – барон Монтескье  белән якыннанрак танышырбыз. Бүгенге көндә Монтескьеныхокукый дәүләт идеяләренәбәйле рәвештә ешискә төшерәләр.Екатерина II яңа закон проектын – гаять әһәмиятле сәяси һәм хокукый “Наказ”ын әзерләгәндә, 245 статьяда турыдан-туры Монтескье фикерләрен кулланган булган. 

Исмәгыйль Шәңгәрәев: Монтескье әсәрләрендә ислам темасы да бик киң яктыртыла. Бүгенге әңгәмәдә шул юнәлешкә игътибарыбызны юнәлтербез.

Нурали Латыйпов:  Эш шунда: Монтескьегениаль фәлсәфәче һәм хокук белгече генә түгел, ә французларга туры юл күрсәтүче бөек мәгърифәтче дә була. Һәм моны ул үзенең данлыклы “Фарсы хатлары” әсәре аша башкара. Аны хәтта Көнчыгыш белән Көнбатыш арасында диалог булдыра алырлык һәм үзенчәлекле монологлардан  – хатлардан гыйбарәт роман язган дияргә мөмкин. Бу хакта әле беркемнең дә әйткәне юк, әмма, миңа калса,“Фарсы хатлары”нда Монтескье ислам мәдәниятенең әхлакый кыйммәтләреннәнчыгып һәм алар аркылы бәя биреп, Көнбатыш җәмгыятен бик нык тәнкыйтьли кебек.

Исмәгыйль Шәңгәрәев:Мәгълүм булганча,“Фарсы хатлары”ндаМонтескье үзенең Европада сәяхәт итүче мөселман геройларыннан Франциянең сәяси тормышын тәнкыйтьләтә. Монда иң элек ялагайлар “король-кояш”дип йөрткән Людовик XIVне сарказм белән бәяләү, сарай тормышын тәнкыйтьләү, башка төрле фикерләүне гомумән кабул итми торган католик чиркәве сәясәте белән ризасызлыкны белдерү сизелә.
 
Кызганычка каршы, европалыларһәм бигрәк тә әдәбиятчылар өчен, Монтескьеның мөселманнары французларга охшаганнар, ә фарсы халатлары ачыктан-ачык француз законнарын тәнкыйтьләр өчен генә кирәк. Сез килешәсезме?
 
Исмәгыйль Шәңгәрәев: Монтескьеның “Фарсы хатлары” үзендә төрле карашларны берләштергән һәм  христиан Көнбатышы белән мөселман Көнчыгышы “очрашуын” ачык күрсәтә алган беренче нәтиҗәле диалог ул. Вакыт киңлегендәге локаль уңыш турында сөйләгән очракта, бу әлбәттә,  шулай. Әмма Европада бүгенгекөндәгевазгыятькә карап фикер йөрткәндә,Монтескье әсәренең мәгънәсе бөтенләй башка төсмер ала.
 
Ул вакыттагы кебек, бүгенге көндә Людовик XIV һәм аның сарай кешеләре юк, башкаларныкыннан аерылып торган фикер-карашларны католик чиркәве баса бармый... Әйе, дөнья үзгәрде, әмма христиан Көнбатышы белән мөселман Көнчыгышы арасында диалог урнаштыру проблемасы шулай ук калды гына да түгел, ул хәтта планета масштабына кадәр үсте.  Шулай да, сезнең фикерегезчә, “Фарсы хатлары”ндагы Көнчыгыш белән Көнбатыш арасындагы диалогның һәм Монтескьеның ислам динендәге рухи кыйммәтләргә мөрәҗәгать итүенең төп мотивы нәрсә булган икән?
 
Нурали Латыйпов: Монтескьега шул чор, ягъни, төгәлрәк итеп әйткәндә, католик чиркәве “билгеләгән” дөньяга карашның чикләрен киңәйтә башлаган мәгърифәтчелек чорытәэсир итә. Билгеле булганча, христианлаштыру дигәндә халыкны Христос тәгълиматлары белән мәгърифәтле итүне күз уңында тотыла. Ә мәгърифәтчеләр әлеге образга башкарак мәгънә салып, кешеләрне гыйлемле итүдә аң, белем яктылыгының мөһимлегенә басым ясыйлар. Әлеге мәсьәләне хәл итү юлларын эзләгәндә Монтескье Көнчыгыш белән Көнбатыш арасындагы диалог формасын кулай дип таба һәм үзе Көнчыгыш ягына баса. Билгеле, Флобер «Мадам Бовари –ул мин» дигән кебек, Монтескьены да үзенең “Фарсы хатлары”ндагы мөселман герое Үзбәктәнаерып карап булмый. Монтескье Раббыдан китү, ераклашу урынына, киресенчә, үзеннән-үзе Раббыга килә. Тик башка юл белән: ул мөселманнарча фикер йөртә башлый.
 
Бүгенге көндә Европа,бигрәк тәФранция, төрле мәдәниятләрнең, диннәрнең бердәмлеген булдыра алырлык нәтиҗәле диалогка мохтаҗ. Телләр һәм мәдәниятләр арасындагы бәйләнешне күздә тотып, Россиядәге бүгенге вазгыятьтә Монтескьеның “Фарсы хатлары”н бүгенге көндә дә актуаль дип саныйсызмы?
 
Исмәгыйль Шәңгәрәев: Мин башкача әйтер идем: алар кирәкле булырга тиешләр. Европалыларга, мисал өчен, Европада торган саен күбәя барган мөселман халкы белән продуктив диалог юлларын эзләргә кирәк. Мин инде тиз арада яшәү урынын алыштырырга мәҗбүр булган качаклар турында әйтмим дә. Анысы Наполеон масштабында фикер йөртүне таләп итә торган процесс. Ә “Фарсы хатлары”на килгәндә, алар, миңа калса,Монтескье заманын чагылдыра торган көзге. Ләкин көзгедәге бу чагылышта үткән заман гына түгел, ә киләчәк заман да, тагын да төгәлрәк итеп әйткәндә, европалы Монтескье мөселман Үзбәккә әверелә торган уникаль диалогка омтылу да бар. Монда иң мөһим әйбер – алым. Башка мәдәният кешесен аңлыйсың килә икән, аның кебек булырга, үзеңнең гадәти тормышыңа аның күзләре белән карарга тырыш.  Ә сез ничек уйлыйсыз, төрле мәдәниятләрнең һәм цивилизацияләрнең синтезенМонтескье алдан күргәнме икән?
 
Нурали Латыйпов: Алдан күргән дип әйтү бик дөрес булмас. Андый синтез булганинде ул. Мәсәлән, Европа университетларында ислам мәдәнияте хөкем сөргән.Әл-Хәрәзми алгебрасы, Әр-Рази химиясе, Әбүгалисина медицинасы, Ибн-Рөшд фәлсәфәсе... Болар барысы да шул чор Европа фәненең алыштыргысыз өлеше булып торган.
 
Монтескьеисә фәнни диспутлар һәм лекцияләр предметы булмаган иң четерекле, иң катлаулы теманы сайлаган. Ул ислам диненең  рухи мәгънәләреннән принципиаль яктан әлләни аерылып тормаган христиан рухына мөселман Үзбәк күзләре беләнкарарга тырышкан.Монтескье герое – мөселман Үзбәк болай ди: “Әгәр дә христиан диненә игътибар белән карасаң,аларда безнең кануннарның ниндидер аерым бер өлешләрен күрергә мөмкин.Мине аеруча киләчәкне алдан күрү, язмыш кебек серләреуйландыра.Бу аларны әзерләү өчен кирәктер, күрәсең.Галимнәренең «Торжествующее многоженство» дип исемләнгән язмалары хакындаишеткәнем бар. Анда христианнарга күпхатынлылыкның рөхсәт ителүе исбатлана. Бу очракта Монтескье1682 елда Лундада басылып чыккан хезмәтне күз уңында тота. Ул  «Торжествующее многоженство, или Политическое рассуждение о многоженстве, сочиненное ТеофилемАлетием и комментированное Афанасием Винцентом» дип исемләнгән була.
 
 
Шарль Луи де Секонда, барон Ля Брэд и де Монтескье (1689 – 1755).
 
Исмәгыйль Шәңгәрәев: Үзбәк христианлыкта мөселманнарга таныш әйберләр ача. “Аларның чукынулары, – дип яза ул, –безнең дин кануннары буенча кабул ителгән тәһарәт алуга охшаган, тик христианнар әлеге беренче юынуларына аеруча зур әһәмият биреп, шул гына да җитә дип уйлап ялгышалар. Аларның руханилары һәм монахлары, безнең кебек, көнгә җиде тапкыр гыйбадәт кыла. Христианнар оҗмахка эләгү һәм андагы рәхәтлекләрне тату турында хыялланалар. Алар да, безнең кебек, үз-үзләрен җәзалыйлар, ашаудан тыелып торалар һәм шуның аркасында Раббыларының шәфкатенә өметләнәләр.Алар яхшы фәрештәләрне хөрмәтлиләр,  яман фәрештәләрдән сакланалар. Алар чын күңелдән Раббыларының үзхезмәтчеләре аша ирештереп торган могҗизаларга ышаналар. Алар, безнең кебек үк, үз савапларын аз булуын танып, үзләре белән Раббылары арасында арадашчы кирәк дип саныйлар”.
 
Һәм менә бу сүзләр бик мөһим: “Мин монда бөтен җирдә мөселманлыкнытабам. Мөхәммәтне тапмасам да...”. Башка хатында Үзбәк яза: “Алар илаһи яктылык безнең пәйгамбәребезнең йөзен яктыртканчыга кадәр мәҗүсилек караңгылыгында яшәгән бәхетсезләргә охшаганнардыр,мөгаен”.
 
 Игътибар итегез әле, бу сүзләр арасында тигезлек билгесе куелган. Монтескье мөселман кешесенең фикере аша диннәр арасында диалог була алуын аңлатырга тырышкан. Алай гына да түгел, ул бу диалогның перспективалары хакында бик ачык итеп әйтә: “Нәрсә генә эшләсәң дә, караңгылыкны ерып, дөреслек барыбер калкып чыгачак. Килер бер көн, Аллаһы Тәгалә җирдә дингә ышанучыларны гына күрер. Галиҗанәп Вакыт барлык ялгыш фикерләрне таратып юкка чыгарыр. Ул вакытта хәтта кануннар да камилләшер, җирдәге дини китаплар күктәге “архив”ларга күчерелер.Кешеләр бу үзгәрешләрне күреп таң калыр”.
 
Исмәгыйль Шәңгәрәев: Бүгенге көндә реаль объектның эшләү механизмнарын аңларга ярдәм итә торган идеаль модельләр турындагы фикерләр белән беркемне дә шаккаттыра алмыйсың. Мин инде үткән гасырның 80 нче елларында, ягъни, икътисадиэшчәнлегемне башлаган чорда ук, конкрет шартларда  конкрет мәсьәләне чишәр өчен ситуацияне мөмкин кадәр гадиләштерергә тырыша  идем. Турысын әйтим, гади генә бизнес булса да, ул барыбер фикерләүне үзгәртүне һәм торган саен яңадан-яңа стандарт булмаган карарлар кабул итүне таләп итә.
“Фарсы хатлары” авторының замандашы, танылган фәлсәфәче Спиноза “Үзгәрә-үзгәрә,фикер йөртү ул акылга һәм ихтыяр көченә әверелә.
 
Хәрәкәт, акыл, ихтыяр көче, ягъни, без кабул итә торган дөнья, алар барысы да модуслар», – ди.
 
Нурали Латыйпов: Монтескье аңлы яки инстинктив рәвештә идеаль чынбарлык модусларын булдыра.Ә рухи өлкәләргә тагын да тирәнрәк кереп фикер йөртергә кирәк булганда ул Үзбәкне бераз гына читкә этәрә дә, башка категорияләрдә, башка тонда һәмстильдә уйлый торган “пәйгамбәрләр хезмәтчесе” Мөхәммәтгалигә сүз бирә. Мәсәлән, Үзбәккә мөрәҗәгать итеп ул болай ди: “Бәхетсезләр! Сез һәрвакыт җирдәге эшләрегез белән мәшгуль һәм беркайчан да күктәге эшләргә игътибар итмисез; сез мулла дәрәҗәсен югары күрәсез, әмма үзегез ул дәрәҗәне кабул итәргә дә, ул дәрәҗәне йөртүчеләр артыннан иярергә дә җөръәт итмисез.
 
Алласызлар! Сез беркайчан да бакый дөнья серләре белән кызыксынмыйсыз, сезнең укымышлы булуыгыз тәмуг караңгылыгына, фикер йөртүегез атлаганда аяк астыгыздан күтәрелә торган тузанга тиң... Сезнең буш фәлсәфәгез – күк күкрәүле яңгыр һәм караңгылык турында хәбәр итә торган яшен ул.Әйләнә-тирәгездә – яшен һәм сез җил аркасында тегендә-монда бәргәләнәсез”.
 
Монтескье ислам дөньясын Көнбатыш цивилизациясенең уңышсыз якларын күрсәтә алырлык идеаль үсеш модусы буларак карый. Урамда үз-үзеңне тоту культурасының булмавы, әхлак кагыйдәләренең бозылуы, Рим хәер-фатихасы белән чәчәк аткан инквизиция ерткычлыгы, нигезе булмаган дини бәхәсләр һәм дингә ышану белән ышанмау арасында бәргәләнүләр...  Боларның барысы да мөселман Үзбәкне бик нык тетрәндерә. Ул, инквизиция ерткычлыгы турында ишеткәч “Кояш та үзенең беренче нурлары белән иркәли торган кадерле, газиз илем!Син куркыныч җинаятьләр белән мыскылланган һәм шыксыз Көнбатыш сыман, хәтта, чыгуга ук кояш та йөзен качырырлык ил түгел бит”, –дип яза.
 
Яки, аның икенче хатында болай дип укыйбыз: “Бәхетле ил ул – пәйгамбәрләрнең балалары яшәгән ил! Фәрештәләр алып килгән изге иман ихлас булганга күрә саклана. Димәк, үсәр, чәчәк атар өчен көч куллануның кирәге дә юк”.Болар барысы да Монтескье яшәгән чоркаршылыкларын бик төгәл чагылдыра. Бары тик алымнарның бер яклы булуы, Көнчыгышны артык идеальләштерү генә беркүпме сәер кебек тоела.
 
Исмәгыйль Шәңгәрәев: Ә мин бу алымны бик нәтиҗәле дип саныйм. Чөнки Папа идарәсе аркасында шундый яшәү рәвеше, мәдәният нигезе алган һәм, язучыда җирәнү, кызгану хисләре тудырганхристиан диненнән аермалы буларак,  Монтескьеислам динендә яшәешнең гуманформаларын күрә.
 
Әйе, ул ислам дөньясын идеальләштерә.Әмма язучы бит конкрет рухи мәгънәләргә һәм үзенчәлекле мәдәнияткә таянып эш итә. Бу идеаль модус кына түгел, шул вакыттагы реалийларның һәм мөселман дәүләтләре эшчәнлегендәге Монтескье күргән өстенлекләрнең дә чагылышы.
 
 
Нурали Латыйпов: Гарәп дөньясы нигез итеп алынамы?
 
Исмәгыйль Шәңгәрәев: Менә монда сезне гаҗәпләндерәсем килә. Нигез итеп татар дөньясы алына. Болгарлар дөньясы.
 
 
Казан шәһәре.
 
Нурали Латыйпов: Ләкин бит төп герой Үзбәк – ул Исфахан шәһәреннән килгән фарсы кешесе.

Исмәгыйль Шәңгәрәев: Һәм менә шул Исфахан фарсысына Монтескье үзенең башка герое, ягъни,Московиядәге фарсы илчесе Наргумга язган хатында “Минем өчен кадерле булган Үзбәк, җир йөзендә даны, яуларының бөеклеге буенча әле татарны уза алган халык юк. Алар  чын-чынлап дөнья хакиме, гүя башка халыклар аларга хезмәт итәр өчен генә яратылган. Аларбертигез дәрәҗәдә империяләргә нигез салучылар да, җимерүчеләр дә; алар һәрвакыт дөньяга көч-куәтләрен күрсәтеп һәм үзләренең көчлелеге белән халыкларны куркытып яшәгәннәр” дигән дөреслекне ача.ҺәмМонтескьеҗиңелү белмәс һуннардан алып татар-монгол яуларына кадәр, Чыңгызханның данлыклы көннәреннән алып Госман империясе солтаннарына кадәрбулган тарихны искә төшерә. Буталчык булса да, бу тарих ислам дөньясында татарларның, төрки халыкларның өстенлек итүен ачык күрсәтә. Московиядәге фарсы илчесеннән Монтескье татарлар турында болай “сөйләтә”: “Алар Могол Империясен тәшкил иткән бик зур җирләр белән идарә итәләр. Алар Фарсы хакимнәре, алар Кир һәм Гистасп тәхетләрендә утыралар. Алар Московияне яулаган. Төрекләр исеме белән алар Европа, Азия һәм Африканың күп җирләренәбасып кергән, нәтиҗәдә, бүген алар дөньяның өчтән бер өлешендә хакимлек итәләр.
 
Әгәр инде тагын да ераграк тарихка күз салсак, Рим империясен таркаткан кайбер халыкларның татарлардан килеп чыгуын әйтергә кирәктер. Мисал өчен, Александр казанышларын Чыңгызхан казанышлары белән  чагыштыру нәрсәне күрсәтә?”
 
“Фарсы хатлары”ның эчтәлегендәгекебек, безнең мәдәниятләр һәм диннәр арасындагы багланышлар турындагы әңгәмәбездә дә көтелмәгән борылыш, әйе бит?
 
Нурали Латыйпов: Мин бу борылышка уңай карыйм. Монтескье, Европа реалийларына, тарихка һәм дини тормышкакаршы куеп, идеаль модус уйлап таба. Рухи һәм әхлакый аспектлар белән параллель рәвештә үсеш-үзгәреш нәтиҗәсендә әлеге модус этногенезга барып тоташа. Мин белгеч түгел, әмма бу миңа Лев Гумилев китапларын уку һәм төркиләрнең ничекитеп бик күп гасырлар дәвамында ислам дөньясында өстенлек иткәннәренаңлау өчен киртәбула алмый. Һәм татарлар турында Монтескье “Бу җиңелмәс халыкның гаҗәеп батырлыкларын мәңгеләштерерлек тарихчылар гына булмады. Күпме “үлемсез” гамәлләр күмелеп, онытылып калды. Татарлар ничә дәүләткә нигез салганнар, әмма без аның тарихын белмибез. Үзенең бүгенге дәрәҗәсе турында гына уйлаган, мәңге җиңелмәс булуына ышанган бу сугышчан халык элеккеге казанышларын тарих битләрендә мәңгеләштерү турында бер дә уйламаган шул”, – дип язып калдырган.
 
Исмәгыйль Шәңгәрәев: Гаҗәп бит: мәгърифәтчелек чоры акыл иясе, Европада һәмРоссиядәбик күп кануннар уйлап табучы кеше тарихның бөтенләй башка үлчәмендә яши торган татар халкына соклана алган! Минемчә, без мәдәниятбарьерлары дәрәҗәсен бик нык күпертәбез. Халыклар интеграциясе– урыны-урыны белән тиз, урыны-урыны белән бик акрын ага торган һәм үзендә белем, тәҗрибә алмашын туплаган елга ул. “Татар ханы төшке ашын ашап бетергән вакытта нидачы (сөрән салучы) дөньяның барлык патшаларына “теләгегез булса, ашарга утыра аласыз” дип игълан итә”.Моңа Монтескьеның ихластан соклануына аптырыйсы юк, “чөнки хан җир йөзендәге барлык патшаларны үзенең коллары итеп күргән”. 
 
Мәгърифәтчелек чоры акыл иясенә  татарларның аеруча нинди сыйфатлары ошаган, исламны үсешнең идеаль модусы итүенә нәрсә этәргеч ясаган? Бу сорауларга бүгенге көндәҗавап бирүе кыен. Ярар, белгечләр моны Людовик XIV кә һәм католик чиркәвенә юнәлтелгән сатира дип уйлый бирсен,ә безнең өчен чын мөселманныңМонтескье кулы белән язылган сүзләрен ишетү мөһимрәк: “Кешеләрнең барлык кызыксынуларыннан да өстен булган һәм күк йөзеннән дә чистарак дингә ышануым өчен […]үзенең бөек пәйгамбәрен җибәргән кодрәтле Аллаһка рәхмәтләремне белдерәм. Бу сүзләрдән соң Шарль Луи де Секонда, барон Ля Брэд и де Монтескьеның әле генә сезгә өзекләр китергән“Фарсы хатлары” китабын  ябарга һәм мәгърифәтчелек чоры кагыйдәләре буенча, чын күңелдән аның алдында баш ияргә рөхсәт итегез.
 
Шарль Луи де Монтескье (1689 – 1755) 
 1721 елда аноним рәвештә әдәби сенсациягә әверелгән “Фарсы хатлары” китабын бастырып чыгара. Цензура аша үтмәве әлеге китапның популярлыгын арттыра һәм Монтескьеның исемен бөтен Европага таныта. “Фарсы хатлары”ның геройлары – фарсы түрәсе Үзбәк һәм аның дусты Рика ярдәмендә Монтескье Франциянең сәяси тормышын тәнкыйтьләп чыга. Китапта Людовик XIV ны сарказм белән бәяләү, сарай кешеләрен ямьсез итеп сурәтләү сизелә. Мондый адымга авторны католик чиркәвенең башка фикердәге кешеләргә карата фанатикларча тискәре мөнәсәбәте этәргән булса кирәк.
 
Авторлар турында белешмә:
Исмәгыйль Шәңгәрәев –җәмәгать эшлеклесе, эшмәкәр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге «ДАН» компанияләре төркеменең президенты, Евразия Телевидение һәм Радио Академиясе (ЕАТР) Президиумы әгъзасы.
 
Нурали Латыйпов–«Что? Где? Когда?» тапшыруыгерое, фәлсәфә фәннәре кандидаты, журналист.
 
Тәрҗемәче – филология фәннәре кандидаты Эльвира Сафина.
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 25.05.2018
Матбугат.ру печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments