поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.05.2018 Ир белән хатын

Флюра Илдарханова: "Биш парның дүртесе аерлыша" (СӘБӘПЛӘР)

Илдәге үзгәреш җилләредавыллары гомергә изге саналган, гасырлар дәвамында яшәп килгән гаилә кыйммәтләрен дә туздырып ташлады. Никахны саклау, бер-береңә тугрылык, бергә — гомергә, ир хакы, хатын хакы, бала, әти-әни хакы дигән төшенчәләр кыйммәтен югалтып, искелек калдыгы дип кабул ителә башлады.

Нәтиҗәдә, рәсми саннар күрсәткәнчә, өйләнешүчеләрнең яртысыннан артыгы аерылыша. Бу — загста теркәлгән парларга кагылышлы саннар. Моннан тыш рәсми кавышып яшәмәүче, торып карыйк әле, аннан күз күрер дип бер түбә астында гомер итүче “ясалма гаиләләр”, төрле сәбәп белән тол калып, бербөтеннән яртыга әйләнгән яки бөтенләй юкка чыккан гаиләләр бар. Шуларга бәйле рәвешле ярымятим, дөм ятим балалар бар... Татарстандагы гаиләләрнең хәлләре ничек, балалар күп туамы, азмы, яшьләр гаилә турында ни уйлый — Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәген ун ел җитәкләгән социологик фәннәр докторы Флюра Илдарханова белән шулар хакында сөйләшеп, бик киң колачлы гаилә темасын бераз яктыртырга омтылдык.

 
- Флюра ханым, Татарстан Фәннәр академиясе карамагында Гаилә һәм демография үзәге ачылуын республикада гаилә хәлләре шулкадәр кискен, катлаулы, галимнәрдән башка һич очына чыга торган түгел икән дип аңларга кирәкме?
 
— Русиядә 2007 ел — Гаилә елы дип игълан ителгән иде. Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән ул чактагы Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов: “Ил күләмендәге кебек, республикада да гаилә хәлләре бик катлауланды, гаиләләр таркала, балалар аз туа, безгә шушы мәсьәләләрне фәнни яктан өйрәнүче бер үзәк кирәк”, — дигән тәкъдим әйттеләр. Шулай итеп, Татарстан Фәннәр академиясе карамагында Гаилә һәм демография үзәге оешты.

— Үзәкнең эше нидән гыйбарәт?
 
— Ун ел эшләү дәверендә гаиләләрне һәм гаилә төзергә җыенучыларны төрле яктан өйрәндек һәм өйрәнәбез. Социаль, матди хәлләреннән алып, дингә, телгә, БДИ бирүгә мөнәсәбәткә кадәр. Әйтик — аерылышулар. Гаиләләр таркалуга беренче сәбәп — эчкечелек, икенчесе хыянәт дип фаразлаган идек, ә тикшерү бөтенләй бүтән нәтиҗә күрсәтте. Аерылышкан ирләрнең һәм хатыннарның күбесе “бер-беребезне аңламадык” дип җавап бирделәр. Кайберләре хәтта бер ел да яшәми, “холыкларыбыз туры килми, берберебезне аңламыйбыз” диләр дә, аерылышалар. Элек өйләнешкән апалар, абыйлар иллешәр-алтмышар ел ничек аңлашып яшәделәр икән соң? Аерылышуга китергән икенче сәбәп — матди кыенлыклар, өченчесе — хыянәт, дүртенчесе — эчкечелек һәм бишенчесе — туганнарның гаилә эшенә тыкшынуы.
 
Гаилә корган яшьләр ни өчен аңлашып яши алмый, холыклары нигә туры килми дип җентекләп өйрәнә торгач шул ачыкланды: бик катлаулы туксанынчы еллардан соң гаиләдә бердәнбер бала булып тулы бер буын үскән. Аларның дүрттән бере диярлек әниләре белән генә, йә рәсми рәвештә өйләнешмичә яшәүче гаиләдә үскән балалар.
 
Ягъни, күбесе — гаилә корырга, кем өчендер җаваплылык алырга әзер булмаган, матур үрнәк күреп үсмәгән яшьләр.
 
— Барлык яраштыра, юклык талаштыра, ди халык. Аерылышуларга китергән икенче сәбәп — яшәргә акча җиткерә алмау икән... Укып белүемчә, сез яшь гаиләләргә күбрәк ярдәм кирәк, дигән фикердә.
 
— Әйе, яшь гаиләләргә эзлекле ярдәм кирәк. Элек җиңелрәк иде. Беренчедән, дәүләт чират буенча бушлай фатир бирә, икенчедән, кредитлар бик арзан иде. Мин кияүгә чыкканда икебез дә студент идек. Фатирга барлык җиһазны, хәтта балаларга пианиноны да кредитка алдык. Ә хәзер бала үстерү бик кыйммәткә төшә. Балалар бакчасына түләүне генә алсак та, бер балага аена — өч, ике балага алты мең сум түләргә кирәк. Унбиш мең сум хезмәт хакы алучы әти яки әни кешенең ярты акчасы диярлек бакчага түләргә китә дигән сүз. Элек мин 120 сум хезмәт хакы ала идем, бакчага түләү 10 сум иде. Аннан соң хәзер азык-төлек бик кыйммәт. Мин балалы гаиләләргә соцпакет — иң кирәкле ашамлыклардан торган азык-төлек җыелмасы бирергә кирәк дип саныйм. Әле күптән түгел бер әти кеше белән сөйләшергә туры килде. “Өч балабыз — кызыбыз һәм игезәк малайларыбыз бар, хатын балалар белән өйдә утыра, хәзер кызыбызга өч тулганны көтәбез, ул бакчага китәчәк, ә малайларга әлләни ярдәм юк, яшәү шулкадәр кыйммәт, тормышны тартуы бик авыр”, — дип әйтеп торды. Чыннан да, балалар үстерүче парларга җиңел түгел. Күбесенә әти-әниләре булыша. Яшь гаилә өчен иң төп мәсьәлә — торак. Әле Пенсия фондыннан яңа гына мәгълүматлар килде: республикада ана капиталы алучы гаиләләрнең 80 проценты диярлек ул акчаны торак ипотекасын түләүгә тоткан. Шулай ук “Яшь гаилә” дип аталган торак программасын дәвам итәсе, җәелдерәсе иде. Бюджет өлкәсендә эшләүче яшьләргә социаль ипотека программасы бар-барын, әмма, процентлары аз булса да, балалар үстерүче яшьләргә аны түләү дә бик авыр шул.
 
Дөрес, соңгы вакытта дәүләт яшьләргә ярдәмне сизелерлек арттырды. Русия президенты Владимир Путинның быелдан беренче балаларын табучы әниләргә яшәү минимумы күләмендә акча түләргә дигән карары — искиткеч зур ярдәм. Димәк, безнең республикада быелдан беренче балаларын табучы әниләр балаларына яшь ярым булганчы ай саен 8 мең 490 сум акча алып торачаклар дигән сүз.

— 2007 елдан, ана капиталы бирелә башлагач, урамнарда йөкле яки бала арбасы этеп йөрүче ханымнар артты. Халык телендә хәтта “капитал балалары” дигән сүз дә барлыкка килде...
 
— Илдә халык саны кими, гаиләләрнең күбесе бер генә бала үстерә башлагач, икенче балаларын тудырган гаиләләргә “ана-гаилә капиталы” бирү турында карар чыкты. Гаиләләрне ныгытуда да, балалар санын арттыруда да бу “капитал” бик зур роль уйнады. Билгеле, баланы ул акча өчен генә тудырмыйлар инде, бала — мәхәббәт җимеше, нәсел дәвамчысы бит ул. Ә капитал — шул “җимеш”не үстерүдә зур ярдәм. Русиянең Хисап палатасы рәисе Татьяна Голикова ана капиталын барлык гаиләләргә бирергә тәкъдим итә. Тормышка ашса, бик яхшы булыр иде. Тәкъдим-теләкләр күп ул, әмма дәүләт казнасы да төпсез түгел шул.
 
— Авыл яшьләре шәһәргә агыла, бу ташкынны туктату, авылдагы яшь гаиләләр, балалар санын арттыру максатыннан республикада быелдан яңа түләүләр барлыкка килде — авыл да кимендә өч ел яшәп, беренче баласын тапкан 25 яшькәчә аналарга — 50, ә 29 яшькә кадәр өченче баласын тапканнарга 100 мең сум түләнәчәк. Ничек уйлыйсыз, бу түләүләр авылны яшәртергә ярдәм итәрме икән?
 
— Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның әлеге карары — яшьләргә шулай ук бик зур ярдәм. Ләкин инде бер киткән кызларны авылга ничек кайтарырга... Авыл кызларын әниләре: “Мин интегеп яшәдем, гомер буе сыер саудым, син дә интекмә”, — дип шәһәргә куа. Кызларга шәһәрдә җиңел түгел: яшәү кыйммәт, укырга, эшләргә кирәк, ләкин алар барыбер авылга кайтмыйлар. Хәлләр үзгәрер дип ышанасы килә, билгеле. Ничек кенә кызык, сәер яңгырамасын, азык-төлек белән тәэмин итеп торган кебек, балалар, ягъни кеше белән дә илне гомер-гомергә авыл баетып торды.
 
Элек авылларда унышар бала үстерәләр иде. Беркөнне күп балалы гаиләләр турында кызыксындым, сигез бала үстерүчеләр Мамадышта күп, Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада бар. Бүтән районнарда — юк. Ун балалы гаиләләр нибары икәү — Казанда һәм Чаллыда. Биш балалы гаиләләр бар әле, республикада 772 гаилә бишәр бала үстерә. Шунысы кызык һәм кызганыч, тикшеренүләр күрсәткәнчә, хәллерәк саналган (гомуми айлык керемнәре 20 мең сумнан артык) гаиләләрнең күбесе бер бала белән чикләнергә, ә аз керемлеләр (айлык керемнәре 10 мең сумнан азрак) дүрт һәм күбрәк бала табарга тели. Шулай ук югары белемле парларның шактые бер бала үстерсә, урта-махсус белемлеләр ике, өч, дүртәр бала үстерә.
 
— Хәзер, авылда эш таба алмагач, егетләр, ирләр дә читкә китәргә мәҗбүр бит, каян килсен авылга гаиләләр, булганнары таркала күрмәсен инде...
 
— Авыл ир-егетләре арасында бик кызыклы тикшеренү үткәрдек. Проблема шунда — авылдан киткән кызлар яшәргә дип кире әйләнеп кайтмыйлар. Ә егетләр китсәләр дә, шәһәрдә йөриләр-йөриләр дә, кабат кайталар, чөнки, тикшеренүләр күрсәткәнчә, ирләргә туган нигез, әти йорты, нәселне дәвам итү — иң югары кыйммәт, изге бурыч, төп вазыйфа. Туган нигез хатын-кызлар өчен дә кадерле анысы, әмма йортны ир-егетләр салырга тиеш бит. Егетләрнең күбесе туган якларына кайта, йорт сала, өйләнә. “Өйләнергә нинди хатын кирәк соң сезгә?” — дип сорадык без алардан. “Чибәр булсын, мәрхәмәтле, гаилә җанлы, балалар ярата торган булсын, мин эштән кайтканда елмаеп каршы алсын”, — диләр. Элек авылда яшисе хатын-кызга “эш сөючән, яхшы хуҗабикә булсын” дигән таләпләр куела иде. “Авыл кәләшләренә таләпләр нигә кинәт үзгәрде икән?” — дип сорадым. “Керне — машина, савыт-сабаны машина юа, сыерны аппарат сава, көнкүрештә кирәкле барлык техника, бөтен нәрсә бар, бары тик әйбәт, кешелекле хатын гына кирәк”, — диләр.

— Сез интернет-газеталарның берсенә биргән әңгәмәгездә “авылларда гаиләләрне оештыру, яшәтү өчен гаилә фермалары төзергә кирәк” дигән фикер әйткәнсез.
 
— Әйе, без ул проблеманы өйрәндек, гаилә фермалары турында китап та чыгардык. Татарстанда 700ләп гаилә фермасы бар. Уртак эш башкару — гаиләне ныгыта. Мондый гаиләдә ир белән хатынның вак-төяккә ызгышырга вакыты калмый, алар бер-берләренә ярдәм итәргә атлыгып торалар, балалары тәрбияле, төпле, эш сөючән, вакыт, акча кадерен белә торган булып үсә. Өч ир бала үстерүче фермер белән сөйләшкән идем: “Ма лайларымның икесе читкә китсә дә, берсе булса да минем эшне дәвам итә чәгенә ышанам — кечке нәдән күреп, белеп үскәч, бу эш аларның җаннарына якын инде”, — дигән иде. Шундый эшчән, булдыклы гаиләләр күбрәк булсын иде.

— Авылларда инде өйләнүгә кул селтәп, бер көйгә яшәп ятучы буйдаклар да күп, төрле газеталар игъланнарыннан күренгәнчә, танышып, гаилә корырга теләүчеләре дә шактый. Танышу турындагы шул белдерүләрне укып карагач, гаҗәпкә каласың: егетләр, ирләр “эчә торган хатын булмасын иде”, “эчүче хатын кирәкми” дип язалар. Ди мәк, хатыннар да бик эчә икән дигән фикер туа. Сез эчкечелек мәсьәләсен тикшермәдегезме?
 
— Юк, андый аерым тикшеренү үткәрмәдек, шуңа бу хакта нидер әйтә алмыйм. Моннан егерме еллар элек, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары булып эшләгәндә, кайбер авылларда гаиләләре белән эчүчеләр барын белә идем. Яман гадәтләр авылларга да үтеп керде шул.
 
Өйләнү, аерылышу, рәсми теркәлмичә яшәү, ятим балалар, гаиләләрне ничек саклап калу турында уйладык-уйладык та, элекке татар мәгърифәтчеләренең хезмәтләрен ачып карарга булдык. Габдулла Бубыйның “Хатыннар” дигән әсәрен укып, хәйраннар калдык: кыз кеше, хатын, ана, каенана, әби нинди булырга тиеш — барысы да шулкадәр нечкә итеп, җентекләп аңлатылган — укы, өйрән, файдалан. Ризаэтдин Фәхретдиннең “Гаилә”, Каюм Насыйриның “Тәрбия”, Закир Кадыйриның “Кызлар дөньясы”, җырчы Мәрьям Рахманкулованың әтисе белән абыйсы Габделмән белән Солтан Рахманкуловлар иҗат иткән “Безнең ватан” хезмәтләре — искиткеч табыш, хәзинә. “Гаилә — милләт нигезе” проекты кысаларында без бу хезмәтләрне биш томлык итеп бастырып чыгардык. Каюм Насыйриның гарәпчәдән татарчага, аннан русчага тәрҗемә ителгән “Тәрбия” әсәрен хәтта инглиз теленә дә тәрҗемә иттек. Хәзер социологлар, психологлар, педагоглар баш ваткан нәрсәләр турында бу язучылар инде күптән барысын да язганнар, тәфсилләп аңлатканнар, бүтән берни уйлап чыгарырга, калын-калын китаплар язарга кирәкми. Без аларны электрон вариантта мәктәпләргә дә тәкъдим итәргә уйлаган идек, әмма Мәгариф һәм фән министрлыгы нигәдер битарафлык күрсәтте.
 
— Өйләнешкәнче яшәп карау мәсьәләсен дә тикшердегезме?
 
— Әйе, никахларын рәсми теркәтмичә бергә яшәүчеләрне өйрәндек. Яшьләрнең 37 проценты шул рәвешле көн күрә. “Яшәп карыйк әле, торсак торып китәрбез дә өйләнешербез, юк икән — икебез ике якка чыктык киттек булыр” дип уйлыйлар. Яки мәчеттә никах укыталар, чиркәүдә тиешле гыйбадәтне үтиләр дә, шул җиткән дип яши бирәләр, загска барырга ашыкмыйлар. Бу оешып килүче гаиләне рухи яктан ныгыту гына, әмма бер түбә астында яшәүче бу ике кеше дәүләт алдында гаилә дип санала алмый һәм мин мондый тормыш әхлак кысаларына сыймый дип саныйм. Шунысы кызык: яшьләр үзләре рәсми өйләнешмичә яшәүне хупламыйлар, гаеп итәләр — “начар күренеш”, “ышанычсыз”, “тотрыксыз тормыш” дип бәялиләр, ә үзләре шулай яшиләр... Аннан мәктәп укучылары һәм студентлар арасында тикшерү үткәрдек: алар гаилә тормышын ничек күрәләр? Мәктәп укучылары “энем йә сеңлем, абыем яки апам булсын иде” диләр — туганнарга ихтыяҗ бар, якын кеше барыбер кирәк, шуны үз “җилкәләрендә” аңлап: “Үскәч, гаилә коргач, ике-өч балам булачак”, — дип язалар.
 
Студентлар арасында үткәрелгән сораштыру аларның гаилә коруга бик сак карауларын күрсәтте. Аларның теләкләре, хыяллары мондый: башта вузда укырга, бер-ике диплом алырга, аннан карьера ясарга, сәяхәт итәргә, фатир һәм машина алырга, аннан соң гына гаилә корырга һәм балалар үстерергә.
 
Чыннан да, аларның планнары загс мәгълүматларында да чагыла: элек кызлар 18-24 яшькәчә кияүгә чыксалар, хәзер 24-28 яшьтә чыгалар, ә егетләр 30-38 яшьтә өйләнә. Ягъни, гаиләләр “картая”. Балаларны соң табалар. Элек 18 яшьтән 24 яшькә кадәр тапсалар, хәзер күбесе 24 яшьтә һәм аннан соң таба, 32-42 яшьтә тудыру да нормага әйләнде. Җиде кат үлчәп, бер кат кисү күзәтелә: “үстерә алырбызмы, укытып, кеше итеп булырмы” дип, һәрьяклап уйлап-исәпләгәннән соң гына бала тудыралар. Уйлап эш итүләре яхшы анысы, әмма яшь барган саен саулык какшый бит.

— Алар шулай уйларга мәҗбүр, күрәсең...
 
— Моннан егерме еллар элек мин яшьләрдән: “Гаилә корганда кем ярдәменә ышанасыз?” — дип сораган идем. Иң элек дәүләткә ышануларын әйттеләр, аннан әти-әниләренә, аннан соң гына үзләренә. Биш ел элек яшьләргә шул ук сорауны бирдек, ә җаваплар инде үзгә иде: иң элек үзләренә ышануларын әйттеләр. Мин моңа бик куандым, чөнки бу бик дөрес, үзеңә генә ышанырга кирәк. Аннан әти-әниләренә, аннан соң гына дәүләткә ышануларын әйттеләр. Гәрчә, хәзер дәүләт яхшы ук ярдәм итсә дә.
 
Аннан яшьләр элек “гаилә кору өчен иң төп шарт — мәхәббәт” дисәләр, хәзер барысы да диярлек “бер-береңне хөрмәт итәргә кирәк” дигән шартны беренче урынга куя. Мин алар белән килешәм: һәркем үзен хөрмәт итүләрен, аңлауларын тели. Гаиләне дә бербереңә ярдәм итү, аңлашып яшәү, авыр чакта терәк, юаныч булу өчен төзисең бит инде. Шулай ук яшьләрнең күбесе үз гаиләсен әтиәнисе үрнәгендә төзергә, шундый мөнәсәбәттә яшәргә уйлый.

— Статистика илдәге 1000 парның 700е аерыла ди. Шулай укмы?
 
— Алай гына да түгел, һәр биш гаиләнең дүртесе таркала. Күбесе беренче биш ел эчендә аерылыша. Биш ел яшәсә, гаилә яшәп китә. Аерылышуга гаризаны күбесенчә хатын-кызлар бирә. Аерылышкан парлар арасында сораштыру үткәргәч, аларның өчтән беренең “баланың тулы гаиләдә үсүен телим”, “бәлки җайланып китәр әле”, “мин хатынымны (иремне) һаман яратам бит” дип, гаиләне саклап калырга омтылганнары ачыкланды. 41-55 яшьлекләр арасында аерылышуның төп сәбәбе — эчкечелек. Аерылулар элек тә булган ул һәм бу сан һаман арта барган: 1960 елда 100 парның 12се, 1985 елда — 41е, ә 2005тә инде 57се аерылган. 2009 елда 100 гаиләнең инде 58е таркалган. Хәзер бу сан тагын да зур. Гаилә таркалу — бала ятим калу дигән сүз бит әле ул. Русиядә ел саен 500дән 1 миллионга якын бала әтисез яки әнисез кала. Бүгенге көндә инде 10 миллион бала тулы булмаган гаиләдә яши.
 
— “Хәзер милли никахлар арта” дип укыган идем, шулаймы?
 
— Әйе, соңгы вакытта татарларның татарлар, русларның руслар, чувашларның чувашлар белән гаилә коруы күзәтелә башлады. Бу диннең торгызылуы, көчәя баруы белән аңлатыла, егетләр, кызлар гомер юлдашлары белән бер генә диндә булырга телиләр.
 
Гомумән, хәлләр ничек кенә аяныч күренмәсен, соңгы вакытта гаиләгә карашның әкренләп үзгәрүе сизелә башлады. Дәүләт тә ярдәм итү юлларын эзли, булыша. Җәмгыять тә бик активлашты, халык хәзер проблемаларга битараф түгел. Бик тату яшәүче, акыллы балалар үстерүче үрнәк гаиләләр шактый. Миңа мәктәп укучыларының: “Гаиләне син ничек сурәтләр идең, синең өчен нәрсә ул?” — дигән сорауга биргән җаваплары бик ошаган иде: “Гаилә — иң тыныч, рәхәт, уңайлы, ышанычлы җир ул”, — диделәр. Чыннан да, гаилә хуҗа да, хуҗабикә дә, балалар да яратып, ашкынып кайта торган, һәркемгә игътибар, хөрмәт күрсәтелүче җылы, якты, тәртипле, рәхәт оя булырга тиеш.
 

Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 25.05.2018
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»