|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.05.2018 Бәйрәм
Тинчурин театры "Балачак бәйрәменә" чакыраМалайлар һәм кызлар! Хөрмәтле әти-әниләр! 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә Тинчурин театры сезне Казанның Тинчурин паркында узачак “Балачак бәйрәме”нә чакыра. Бәйрәм кунакларын кызыклы уеннар, җыр-бию, әкият геройлары белән күңелле очрашулар көтә! Сабыйлар җыр, бию һәм нәфис сүз сөйләүдә үзләренең сәләтләрен күрсәтә алачак. Бүләкләр дә була! Чарага балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, физик мөмкинлекләре чикле балалар да чакырулы.
Бәйрәм 11.00дә башлана. Барыгызны да көтеп калабыз! Күңелле булачак!
--- |
Иң күп укылган
|