• 26.04-09.06 "Тукай карашы" И. Майоров күргәзмәсе (Санкт-Петербург). Г. Тукай әдәби музее
  • 20.05-23.05 Элвин Грей. Пирамида. 19:00
  • 23.05-24.05 "Тапшырыл...ган хатлар" спектакле премьерасы. Кариев театры. 18.30
  • 08.06-09.06 "Лето Балета" фестивале. УНИКС
Туган көннәр
  • 23 Май Илгиз Зәйниев
  • 23 Май Гамил Афзал (1921-2003)
  • 23 Май Айзат Шәймәрданов
  • 23 Май Хәбил Бикташев
  • 23 Май Фасил Әхмәтов (1935-1998)
  • 24 Май Кафил Әмиров
  • 24 Май Алмаз Миргаязов
  • 24 Май Хәмдүнә Тимергалиева
  • 24 Май Индус Таһиров
  • 24 Май Фидаил Мәҗитов
  • Арча. Васильев Бужада 12 сутый җир сатыла. 89370045793
  • Татар телендә төрле дәрәҗә катлаулылыкта чыгышлар, докладлар язып бирәм яки тәрҗемә итәм. 89869257507
  • Казан шәһәре, Константиновка поселогында дача сатыла, 6 сот. 89370037412
  • 14R дисклы җәйге көпчәкләр сатыла. Яхшы хәлдә. 8мең.8655823885
  • Редакция тирәсендә эш эзлим. Белемем буенча югары белемле журналист. Журналист, текст басучы, корректор вазифаларын карыйм. Телефон: 89991574961
  • 1 июньнэн озакка Казанда Азино тирэсендэ бер булмэле квартир яисэ гостинка снимать итэбез. Ике татар кызы. Собственниктан кирэк, риелторлар борчымагыз. 89047183922(ватсапка языгыз,шалтыратуга жавап бирмим)
  • Актаныш районы Иске балтач авылында тана сатыла.89393844139
  • 2 булмэле квартирны эйбэт хэм тэртипле гаилэгэ арендага бирэбез. 15 мен+ коммуналка. Собственник. 8-98-69-17-51-15.
  • Общежитияда бер булмэле сатыла. 18 кв.м. 4 4 этажда .Ботаническая -20. Казань.89586235290 Бэясе килешу.
  • Маникюр Советский район (комбинированный маникюр+срез ножницами+однотонное покрытие гелем с выравниванием ногтевой пластины)-400сум Шалтыратыгыз,языгыз 89872344246

 

 

 
Архив
 

               

25.05.2018 Мәгариф

Замана өчен кирәкле белгеч

2017-2018 уку елында Петрякс мәктәбендә укучыларга педагог-психолог ярдәме күрсәтелә башлады. Бу вазифаны түбән новгородның К.Минин исемендәге педагогия университетын тәмамлап килгән, бүгенге көндә белемен казан дәүләт педагогия университетында читтән торып дәвам итүче петрякслы Лилия Гильманова (фотода) башкара.

- Педагог-психологның төп бурычы - белем бирү программаларын үзләштерүдә авырлыклар  кичергән  балаларга ярдәм  күрсәтү,  укучының  психик  үсеш дәрәҗәсен һәм үз-үзен тотышында тайпылышларны  диагностикалау,  психологик  коррекция  һәм  профилактик  эшләр уздыру.

Лилия шушы мәктәпне тәмамлап чыккан  кеше.  Шуңа  да  аны  биредә  җылы кабул иттек. Мәктәптә беренче ел гына эшләвенә  карамастан,  укучылар,  әти-әниләр белән ике арада бәйләнеш булдыра  алды,  нәтиҗәләре  күзгә  күренә, шунысы куандыра. Балалар да аңа бик тиз  ияләште,  үзләрен  борчыган  сораулар  белән  мөрәҗәгать  итәләр,  киңәш сорыйлар, - ди мәктәп директоры Клара Билялова. 
 
-  Институтта  укыган  чакта  практикаларны  җирле  балалар  бакчасында уздым.  Диплом  алып  кайткач, Клара Абдулхаковна  мәктәпкә  эшкә  чакырды. Бераз  уйлагач,  ризалаштым,  чөнки  туган җирдә, үзем укыган мәктәптә, миңа белем  биргән  остазларым  арасында хезмәт итү мөһим әһәмияткә ия.
 
Әннәм  Рәйханә  биредә  башлангыч класслар  укытучысы  булып  эшли,  ул беренче ярдәмчем. Олы хөрмәткә лаек булган, югары белемле, зур тәҗрибәле укытучыларым,  бүгенгә  инде  коллегаларым  булган  абый-апаларым  да ярдәмнәреннән  ташламыйлар,  гел акыллы  киңәшләре  белән,  рәхмәт үзләренә, - ди лилия. 
 
Яшь  белгеч   укучылар  белән  төрле тестлар,  диагностикалар  уздыра, лекцияләр,  тренинглар  үткәрә.  Эшләү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар: махсус программалар баланы төрле яктан ачарга,  проблемаларына  керешергә мөмкинлек бирә икән. 
 
Әйтергә  кирәк,  психолог  һөнәре  бик зур  җаваплылык  таләп  итә.  Баланың моң-зарын  тыңлап  утыру  гына  түгел, аңа  тиешле  фикер  юнәлешен  бирә белү, үзеңә дә эчкерсез булу кирәк бу эштә.  Ә  иң  мөһиме  -  кеше  язмышына битараф калмау. 

Румия ХАМЗИНА
Туган як
№ --- | 25.05.2018
Туган як печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом