поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.05.2018 Ана теле

Ана теле: Сөйләмне ничек бизәкләргә? (ДӘВАМЫ)

Ә моңа ирешү өчен ул бизәк чараларын үзеңә бер тәртип белән куллану сорала. Без инде үткән язмаларда тәкъдим ителгән күнегү-күзәтүләрдә мәктәптә алган тәртип-сабакларны искә төшергән идек. Шуларны, фәнни хезмәтләрне дә файдаланып, дәвам иттерик әле.

Күчерелмә сүзләргә – тропларга мисалларны үткән язмада байтак китердек. Сөйләмдә гадәттә сүзтезмә күчерелмәләр өстенлек итә. Алар башлыча – метафора. Үкчәгә басып килә балалар (Болгар радиосы, апр. 2017); Яңа гына демократиягә кавышкан илләр; Киртәләрне сүтеп алырга кирәк (Фәрит Иделле, Азатлык). Күзләү бүлеге инә күзеннән үткәрә (Ф.Хәмит. Азатлык);  Тешләп булмый терсәкне...; Сагнуларың чиктән ашса...;                 Сагынмаган кая ул... (җыр); 
   
Күзәтү барышында кайбер фәнни нәтиҗәләргә дә киләсең. Аларын да бәян итә барыйк. Әйтик, сүзләрнең күчерелмәлек сәләте барлык сүзләрдә дә бер дәрәҗәдә түгел. Берсендә мәгънә төсмерләре ишлерәк, икенчесендә – хис төсмерләре. Мәсәлән, “Сүз” икесенә дә бай: Ураев, гадәтенчә кулын селтәп, сүздән чыкты. Бүтәннәр исә кызыксынып сөйләшеп киттеләр. (Х.Сарьян).
   
Үзегез дә туры мәгънә белән күчерелмәлелекнең нисбәтен күзәтегез әле:  Урак (корал). Урак өсте. Урак сабаклары. Арыш. Арыш сабагы.
   
Кешегә (тереклеккә) караган туры мәгънәле берәмлекләрнең җансыз күренешләргә, гомуми төшенчәләргә күчә алуы-алмавы. Үзегез бәяләгез әле. Җирне сыйламасаң, ул уңыш бирми (Колхоз рәисе. Татар радиосы. 1983, 19 авг.); Кадыйр айнып китте, үзен кулга алды (Н.Фәттах) (Безнең аңда полициянең кулга алуы өстенлек итәдер); Аякларны салып, киемнәрне урнаштырып, аңа ияреп, эчке бүлмәгә уздым ( И.Гыйззәтуллин. С.Т., 1983, 8 июль).
   
Бу мисаллардан телдә синоним троплар (метафоралар) барлыгы, аларны куллану үзенчәлекләре булуы да искә төшә. Менә болар мисалында күзәтү-күнегү ясарга була: Яшь комбайнчы сынатмый. Аның кыр корабы төзек эшли (С.Т., 1979, 20 ноябрь); Болар бар да ярышның ныграк дөрләвенә китерә (Авыл утлары, 1979, 28 июль); Промыселларның картаюы катлауланулар тудыра ( С.Т., 1978, 17 окт.);
   
Фәнни анализ барышында метафора күренешенең төрле булуы да ачыклана. Бар синекдоха дигәне: Бишенчеләр быел тагы бирешмәделәр (Җиңү байрагы, 1983, 20 гыйнв.); 1978 ел урагы – Һәркем өчен сынау (Ленинчы, 1978, 15 июль); Моннан 38 ел элек фашист Кавиның күкрәгенә терәгәндә бер игенче токымын корытам дип уйлаган (И.Хәйруллина. С.Т., 1978. 17 окт.); Мин үземнең таныш ялларым янына ашыктым (А.Хәсәнов. 1979, 11 окт.); Яңа лентаның сюжеты маҗаралы (Хезмәт даны, 1979, 18 окт.); Өченче көнне якташларыбызга җиңелү ачысын татырга туры килде (С.Т., 1979, 16 июнь); Урта мәктәпне тәмамлаучылар тормыш юлына аяк басканда каушап калмыйлар, механизатор һөнәрен сайлыйлар (Ленинчы, 1978, 29 авг,); Рамил Курамшинны хәзер һәр өйдә радио аша тыңлыйлар, зәңгәр экраннарда күрәләр (Г.Ризванов. С.Т., 1979, 7 гыйнв.); Эзләргә, табарга кирәк, авыз күтәреп утырырга димәгән; Башына тай типмәгән булса, андый җитәкче таба (М.Әхмәтов. Татарстан радиосы. 2016, 14 гыйнв.); Эш өчен һәрчак янып-көючән, һәр нәрсәдә йөгәнне нык тота белүче кешеләр алар (С.Т., 1988, 1 гыйнв.); Директор борчак сибә (С.Т., 1986,  20 окт.); Барыбер кемдер, кайдадыр ининциативатәгәрмәч енә таяк тыгарга гына тора (М.Хөснимәрдәнов. С.Т., 1988, 3 ноябрь); Инде сагынып сөйләргә генә калган премия дә бу юлы бригаданы читләтеп үтми (Якты юл, 1982, 1 июль).
   
Метонимия күренеше дә куллану осталыгы сорый. Күзәтик әле: Икенче көнне бик соң гына миңа Рафаэль Сафин килеп керде (Ә.Еники. К.у., 1982, №1, 165 б.);   Кеше артыннан – кеше (килеп тора), телефон арты телефон (шылтырап тора) (И.Хәйруллина, С.Т., 1986, 5 окт.);  Мәшәкатьләр диңгезе (Р.Әгъләметдин);   Бу чокырлы биткә тәмам гашыйк булдым (А.Шәрәпова);   Биш мең кеше түбәле булачак (Л.Шәрәфиева, Болгар радиосы, Яңалыклар).
   
Метафораның перифраз дигән төре дә фәндә аерып өйрәнелгән. Бездә дә иҗади табышлар очрап тора: Аннары, туктап, кулындагы шушы ап-ак күперенке йомгакка карап торды. Өф итеп өреп куйды. Тузгакбашның җилдәй мамык җепселләре бөтерелеп очып китте (Р.Төхвәтуллин. “Зәңгәр җилкән”. (Студент Динә Шәкүреваның курс эшеннән. 2013); Кредитны көтеп күзләре күгәргәндер (ТНВ–Планета, “Туган җир”,  Апр., 2017).   Таң каласың; Ут сулап торган Кече җир (Студент М.Абдуллинаның курс эшеннән, 2013).
   
Бу юнәлештә шагыйрә Илсөяр Ихсанова метафораларын күзәтү кызыклы. Аларның төрлелеге игътибарга лаек: Син миңа җирдә яшәргә // Көч биргән бер моң гына;  Офыкларда тын елмайган таң, // Сине күргәч алсуланган таң, // Моңлы тынлык // сүзсез бер өн – Бу мин; Ирен читләрендә саран балкыш // Чигәләргә кагылып үткән ак кыш;  Мин инде яз түгел, ялгышма // Та шымам ярлардан ярсынып;  Күзләремдә минем төтен төсе // Керфек кагарга да куркып торам – // Көзге учак сүнеп китәр төсле; Түгәрәк дөнья, түгәрәк, // Син – алсу, мин – сары күбәләк; Җәйләрдә ак иде канатым, –// Бер гөлне өзелеп яоаттым;  Син кыш булган,// Ә мин аккош булган, // Син килгәндә инде мин киткән; (Ф. Мостафинаның курс эшеннән. 2013).
   
Бизәкләү чараларыннан эпитет махсус өйрәнүгә лаек. Күзәтер, уйланыр өчен мисаллар:  Ачы җилләргә баш имәс, эссегә бирешмәс, кышкы чатнама суыкларда ныклыгын югалтмас горур имәндәй, бу тормышта үз юлын табып, югарыга үрләп, һәрвакыт үзе булып кала алган Таһир... (М.җ., 2007, 28 дек.). Казан – күзебезнең нуры;  Бер телем икмәк дип анда назлы нечкә бил җылый (Г.Тукай); Кара хәбәр бу кечкенә кызның да йөрәген каты яралый. Аның җырларындагы якты моңга мәңге җуелмас сагыш та өстәлә...; Кырыс еллар; Җылы сүзләр; Ихлас теләкләр (Кызыл таң, 1988, 14 февр.);   Сугыш (вәхшәтле, гаделсез, канлы, дәһшәтле, рәхимсез, аяусыз, югалтулы, ачы, салкын... данлы, бөек, изге, гадел).
   
Студент Г.Сабированың курс эшеннән (2013 ел): Сөенечле дөнья; салкын җил; назлы сүз; чиста бала; кара болыт; йомшак күңел; матур балык; бәхетле көн; шатлыклы тавыш; йомшак елмаю; олы җанлы; бала җанлы;  
   
Матбугатта, радио, телевидениедә, гомумән сөйләмдә еш кабатланганганда, калып-штамп  эпитетлар барлыкка килә: Җылы сүз; каты бәгырь; салкын караш; Аеруча матур эпитетының актавлашуы турында борчылып язган идек инде. Сылу, гүзәл, чибәр һәм башка эпитетларына синоним кирәк булганда уйланып-эзләнеп тормыйча тоталар да матурны китереп тыгалар: Сылу дигәндә дә сылу, матур дигәндә дә матур була ул кыз. Үзе кебек матур җыр чыгаралар (Г.Гобәй); Матур тормыш итегез (Курай радиосы, 2009. 2 гыйнв.); Дәрес расписаниесен бик матур итеп төзиләр.  Укыту тәрбиясе шулай матур итеп куелган, аның тәҗрибәсен кулланабыз. Матур истәлек белән кайтып киттек. (Татарстан радиосы, 2001, 7 гыйнв.).   Ә бит эзләнеп, уйланып табылган иҗат казанышлары аз түгел. Шулардан үрнәк аласы иде:   Ахак тамчылары ялтыраган борыннарын да ярык сыбызгылар итеп ясады да куйды; Безнең бу чикерткәле һәм каз бәбиле дөньядан аерылышыр сәгатьләребез бергә сукмады (Р.Төхвәтуллин. “Зәңгәр җилкән”). 
   
Эш дәфтәремдә гаммәви чараларда соңгы ярты гасырда кулланылган актив эпитетлар сүзлеге тупланган. Аны монда тәкъдим итү язманы артык озынга сузар иде; кызыксынган каләмдәшләргә, студент, мөгаллимнәргә электрон почта белән җибәреп булыр.
   
Күчерелмә берәмлекләрнең мәгънә һәм хис төсмерләренең күп төрләрен белдерә алуын истә тотып,  фән аларны аерым төркемнәргә туплап өйрәнгән. Без дә аларга бик кыска гына булса да күзәтү ясыйк. Татар теле аларга да бик бай, сөйләмебезне сурәтле итү өчен аларны файдаланырга кирәк.     
   
Табу, эвфемизм.  Үз исемеңне ят кешегә әйтү гаҗәп газаплы нәрсә бит ул. Бу мәҗүсилек чорыннан калган атавистик тойгы булса кирәк. Безнең ерак әбиләребез балаларының исемен ят кешедән яшерә, әгәр бала чирләсә, авыру (чир – Н.И.) иске исем белән калсын өчен аның исемен алыштыра торган булганнар... (М.Юныс. “Ак чәчәк атар иде, Хәсән Туфан турында истәлекләр) Казан:Татар.кит нәшр., 1989, 125 бит).. 
   
Тарихи береккән, бүген дә актив кулланылган табу берәмлекләргә мисаллар: чәчәк авыруы; – кибәк (кандала); бабай (аю, себер татарларында); яман шеш (рак); авырлы, йөкле (балага узган, корсаклы);   Ас уртача 7–8 бала китерә (С.Т., 1981, 4 июнь);  Төтен чыгарган (тәмәке тарткан) юк, әче нәрсәләрне (аракы) эчкән юк; Еламаган балага икмәк (ими) бирмиләр (Нәзифә Кәримова. Азатлык); Ул ... өстәлгә “Чистай чәен” утыртты, чыраен сыта-сыта касәләргә агызды (К.у., 1977, №11, 120 б. М.Рафиков).
   
Яхшы хәтерлим: сугыштан елгы елларда татарлар да куен үрчетте, өйдә асрыйлар иде. Әбиләргә килгәч, куян балалары идәндә йөгерешеп йөриләр. Әби идән асты капкачын ачкач, берсе читенә үк сикереп килде; мин: “Әби, куян төшеп китә!” дип кычкырып җибәрдем. Әби минем колакны борып куймасынмы. Күлле Кимедә миран диләр икән.  (к
     
Оксюморан.  Бөек мескенлек  (Ф.Бәйрәмева, Азатлык радиосы, 2009, 30 дек.); Татлы сагыш // Өченчеләрне татлы сагышка сала (К.т., 1988, 14 февр.);  Итәгатьле дипломат (И.Хәйруллина, С.Т., 1986, 5 окт.); Кадерле кадерсезләр  (Ш.К., 2009, 8 дек.);  Авылдан башка мин – канатсыз акчарлак (С.Сәләхиева);  Җиде яшьлек батыр Р.Әгъләметдинев.);  Үләрдәй гашыйк булдым (З.Нури); Мин аны үлеп яратам;
   
Соңгы мисаллардан күренгәнчә, күчерелмә мәгънәлелек тезмә рәвешендә активрак кулланыла. Телебездә бу рәвешле категорияләр шактый өйрәнелгән; алдагы язмаларыбызда  без дә телбизәк (фразеологизм) , афоризм, синтаксик фигуралар (чагыштыру, кабатлау һ.б.), әйтем, мәкальләргә аерым-аерым тукталырбыз. Сез дә әзерләнә торыгыз.
                                   Илдар Низамов,
                                   филология фәннәре докторы.
 

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 24.05.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»