• 14.06-30.06 Дельфинарий в Казани. "Ак Барс" яшьләр үзәге. 11:00
  • 21.06 Мәхәббәт FM. Г.Камал театры 19:00
  • 28.07 "VII Мунчәли-Укулары" дини җыен Чүпрәле районы Мунчәли авылы
  • 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
Туган көннәр
  • 19 Июнь Гөлгенә Шиһапова
  • 19 Июнь Илдус Әхмәтҗанов
  • 19 Июнь Илдар Хәкимов
  • 19 Июнь Ләйсирә Фазлыева
  • 20 Июнь Марат Мухин
  • 20 Июнь Рафаэль Сәхәбиев
  • 20 Июнь Венера Шәмиева
  • 21 Июнь Ренат Галиаскаров
  • 21 Июнь Ранил Шәрифҗанов
  • 22 Июнь Әминә Сафиуллина (1925-2015)
  • Автомат коробкалы булган Лада калина (хэтчбек) машинасы сатып алам 8927 2460326
  • Бакчачылык турында тәмләп, тәфсилләп һәм яратып язучы кеше кирәк (журналист булуы мөһим түгел, иң кыйммәтлесе - каләме һәм матур телле булуы). Язмаларыгызны nailfa00@gmail.com га җибәрегез.
  • Бозау ите сатыла. Авылдан, шәхси хуҗалыктан. Кыйбат түгел. 89178761613
  • Казанның Галия Кайбицкая урамында 1 бүлмәле фатир вакытлыча арендага бирелә. Фатирда кер юуу машинасы, суыткыч, җиһазлар бар. 16 мең сум. Коммуналь түләүләр шушы бәягә кергән. Т.8-962-558-58-42
  • Продаю Газель тентованный 2007 года и иже каблук на базе ваз 2107 2012 года. Не дорого. Заинск. 9397333989
  • Казанда булмә сатыла 17 кв м. балконы бар ремонт ясалган. 89509469991
  • Кәҗә тәкәсе сатыла, бәтиләре дә бар. 89534010031
  • Продаю коляску-трансформер. Все аксессуары, сумка-переноска, переходники. Универсальная коляска зима-лето Качество коляски отличное. возможна доставка. Казань тел 89274544590
  • Требуется личный водитель для руководителя. Все вопросы по тел. 89503243636
  • Продаются кресло-коляски с приводом для управления одной рукой комнатная и прогулочная,в том числе для детей-инвалидов. Цена договорная. 89179150564

 

 

 
Архив
 
24.05.2018 Дин

Намаз укымыйча, ураза тотарга ярыймы?

Иртәнге якта, аз гына ятыйм әле дигән идем. Телефон үкерә дә үкерә, алмасаң, көне буена да туктамас кебек.

– Намаз укымыйча, ураза тотарга ярыймы? – ди берәү турыдан бәреп. 
– Ярый, – дим.
– Ник соң безнең хәзрәт, ярамый, ди. 
– Сезнең хәзрәт өчен мин җавап бирә алмыйм бит инде, үзеннән сорарга иде.
 
Бу сорауны да, шундый ук җавапны да ишетергә туры килгәне бар. Календарьларымда кат-кат язганнан соң да кабат җавап бирәм: “Намазсыз ураза тотарга ярый“. Лә­кин шулай кистереп җавап бирергә мин беркем дә түгел. Бары тик күр­гәннәремә, ишет­­кән­нәремә, укыганнарыма гына таянам. Инде килеп үзегез уйлап, фикерләп карагыз. Әгәр минем өй телефоныма ял кө­нендә шылтыраталар икән, бу кеше минем календаремны укыган, белә, уйлана, аның да бу изге, кадерле, хикмәтле Рамазан ае барышында ураза тотасы ки­лә. Икеләнә, курка, тәвә­к­кәл­ли генә алмый. Чыннан да, башлап җибәр­гәндә куркыныч кебек тоела. 1980 еллар ахырында Казанга Фин­лян­диядән Айнур Низаметдин килде. Коеп куйган чит ил кызы: затлы киенгән, инг­лиз­чәсе дә шәп, татарчасы да Тукайлы, затлы, зыялы. Кычкырып сөй­ләшми, шаркылдап көл­ми. Әдәп, әхлак бөркелеп, аерылып тора. Көннәрнең эссе, озын чаклары, кояш кыздыра. Ике­ме-өчме көннән Айнурыбыз фаш булды, ул бит ура­зада икән. Бу ай Рамазан ае икән бит. Әй, Айнурны үгет­ләп карадым. Үләсең бит, дидем. Ә ул тыйнак кына елмайды.
 
Бер сүз дә әйтмәде, күз­ләрендә, йөзен­дә безне ничектер кимсетү, диимме соң, юк, алай ук түгел­дер, кызгану чалынып китте. Без дә бит ачка үләсең дип, аны кызганган булдык. Шу­ның икенче кө­нендә мин дә уразага кердем. Айнурдан күреп, аннан кызыгып, ураза тотмакчы булдым. Кояш чыкканчы яхшы гына, кояш баеганчы ашамыйча торырлык итеп ашадым, күп итеп чәй эчтем. Өй­ләдән соң ашыйсы килә башлады. Гел шуны гына уйлыйм. Хәл бетте, эштән сорап кайтып киттем, ятып йокладым. Күземне ачканда ка­раң­гы төшкән иде инде, ашыйсы килми. Су эчтем дә китап укып яттым. Икенче көнне дә ураза тоттым әле, өченче көн­не дә тотачак идем, төштән соң баш әйләнә башлады. Шун­нан соң бу эш минем хә­лемнән килми икән дигән нәтиҗә чыгардым. Шулай да әнигә сөйлә­дем, ул барысын да бәйнә-бәйнә гади генә аңлатып күрсәт­те. Үземне булдыксызлыкта га­епләдем, кайчан да булса, син әле бер көн дә калдырмыйча, рәхәт­ләнеп, сөе­нә-сөе­нә ураза тотачаксың ди­сәләр, ышанмас идем. Ул көн килде. Алла­һы Тәгалә бән­дәсен бә­хетле итим дисә, дингә ки­терә. Ул үзеннән-үзе сиздер­мичә килде. Көнләш­кәнгә тү­гел, кызыкканга бирермен дигән Аллаһы Тәгалә. Айнурга бик кызыккан идем шул. Ләкин кешегә кызыгып, кешедән күреп кенә дингә килеп тә, ураза тотып та булмый. Вакытым җитмәгән ди­ләр бит әле, ә инде вакыты җиткәнен сизми дә каласың икән.
 
Телефоннан шылтыраткан ханымга, озаклап сөй­ләргә теләк тә, мөминлек тә юк иде. Казандагы офиска кереп чык әле, китаплар да бирәм, уразаны да аңлатам, намазны да күр­сәтәм, дидем. Икенче көнне эшкә килгәндә, ишек төбендә көтеп тора иде. Бик тиз алдырып китте. Бер файдалы эш эшләвемә үзем дә сөендем. Шулай шул, Аллаһыдан вакыт җитсә, көне, сәгате белән сизми дә каласың. Ләкин ул вакытны сузарга да, тыныч кына кайчан җитәр дигәндәй көтеп йөрергә дә ярамый.
 
Ә инде намазсыз уразага килгәндә, чыннан да, ярый. Чөнки ислам диненең биш баганасы, биш шарты бар. Ислам дине әнә шул биш аерым-аерым багана, терәү өстендә тора: иман китерү, намаз уку, ураза тоту, зәкят түләү, хаҗга бару. Һәм менә шуларның һәр­берсе турында сәгатьләр буена туктаусыз сөйләп була. Һәрберсе турында том-том китаплар бар.
 
Шул шартлар арасында иң-иң кирәге, әлбәттә, ура­за. Шул ук вакытта иман китермичә мө­селман булып булмый. Ә ин­де намаз укымасаң, җи­ренә җит­ке­реп үтәмәсәң, теге дөньяга кү­ченгәч, си­нең белән сөй­лә­шеп тә тормыйлар, ник шунда елга өчәр ай ураза тот­мыйсың. Шул шартлар бер-берсен алыштырмый һәм бер-берсеннән башка була да алмый. Ник Аллаһы Тәгалә уразаны безгә фарыз, үтә­ргә тиеш гый­бадәт итеп кылды? Бу сорауга җавап Коръәндә бик аң­лаешлы итеп әйтелгән.
 
Ураза  ул – Аллаһының да иң яраткан фарызыдыр, чөнки Үзенең сүзе, Үзенең кануны булган Коръәнне дә расүле, хә­бибе, илчесе пәй­гам­бәрләр солтаны Мөхәм­мәд Мостафа сал­ләллаһу га­ләйһи вәс­әлламгә Рамазан аенда иңдерә башлый. Ә анда: “Әй, мөэминнәр! Әй, инанганнар! Әй, Аллаһ һәм Аның расүленә күңел бир­гәннәр! Сездән элеккеге өммәт­ләр­гә фарыз ителгән кебек үк, сезгә дә фарыз кылынды. Ышанабыз, ураза тотып гөнаһлардан арынырсыз”, – диелгән. Ник фарыз кылынды соң ул иртән кояш чыкканчы ике сәгать алдан һәм көне буена кояш баеганчы ашамый-эчми тору? Әллә сез аны бик рәхәт, җиңел генә дип беләсез. Чү, көне буена ач торып, гөнаһ­лардан арынып булуы хә­бәр ителә. Ач тору дигән­нән, беренче өч көнен­дә генә кыенрак. Рамазан аенда бәйгә куелуына карамас­тан, шайтан котыртып ала: “Аша, авызың кипте”, – ди. Юк инде, дошма­ның­ны да син җиңәрлек булмагач. Пәй­гам­бәребез Мөхәм­мәд Мос­тафа (с.г.в.) өммәте­нең сабырлыгына сокланып, әмер итеп, әйтеп калдырган: “Ура­за нәфесне җиңә, нә­фесне тезгенли. Ураза тоткан мөэ­миннәр, нәфес­лә­­ренең колы булмаячак­лар”, – ди. Чын­нан да, минем үз го­ме­ремдә дә: “Түзә алмадым, чыдамадым, ура­замны туктаттым”, – дигән кешене ишет­кәнем юк. Пәй­гам­бәребез тагын: “Ура­за ул – бер калкандыр, нәфесне җи­ңүче коралдыр, чын кү­ңелдән инанып, Алла­һыдан савабын сорап ураза тоту­чының гөнаһла­ры гафу ителә”, – ди.
 
Намазлар укыйбыз, ялы­на-ялвара Аллаһыдан сорыйбыз. Сорарга оялдыра, ә Ул, сорагыз, ди. Нәрсә сорасагыз, шуны бирәм, ди. Бер изгелегегезгә уннан җиде йөзгә кадәр әҗер-савап би­рәм, ди. Ә без – татар халкы­ның Аллаһыдан сорар әйбе­ре бик күп. Бу инде беребезгә дә сер түгел. Бүген без коточкыч афәт, фаҗига каршында калдык. Ана телебезгә, туган телебез – татар теленә бетү, юкка чыгу куркынычы яный. Аны яклап митинг үткәрү көне 20 нче май иде. Иртәдән үк берәү шылтырата:
 
– Ураза килеш митингка чыксаң, ярыймы? – ди.
– Ярый, бигрәк тә ярый, – дим. Ул көнне Аллаһы Тәгалә ураза килеш, телен яклап урамга чыкканнарга савапны мулдан язар.
 
Кеше азрак иде. Татар иҗтимагый үзәге активистлары, язучылар, журналистлар, Фәүзия, Ркаил, Вахит, Лерон, Нәҗибә, Искән­дәр, Назыйм... Хәер яза башласаң, байтак икән. Йөрәкне әр­не­теп, күз­дән яшь китерә торган сүз­ләр сөйләделәр. 50 кеше чык­кан иде, дип яздылар. Мин тырыша-тыры­ша 87гә ка­дәр санадым.
 
Фәүзия ханым: “Без бү­ген бер-беребезне гаеп­ләмик, авыр сүзләр дә әй­тешмик”, – диде. Ул да, мин белгән башкалар да ураза иде. Теләгән­нәребез, сораганнарыбыз һичшик­сез кабул булыр. Бу көннәр елга бер генә була торган изге көннәр. Йә, Раббым. Газиз милләттәшләрем, шайта­ның­ны җиңеп, курыкма, ул бәйдә, кер әле уразага, иреш әле бәхетле мизгел­ләргә. Агачлар – каләм, диң­гезләр – язу карасы, булсын иде дә фәрештәләр, милләт­тәшләремне чакырып, язу язсыннар. Уразага чакырсыннар иде. Никтер безнең мил­ләт һаман да аңларга теләми. Телебез Аллаһ кулында, ураза тотып, намаз укып сорыйк. Татар теле укыткан өчен мәктәп директоры Павел Шмаковны өчме-дүртме мәртәбә хө­кем иттеләр. Бер­сенә барып, суд буе “Йәсин” укып утырдым. Хөкемдарлар хә­ле бетепме, вакыты чыгыпмы, туктаттылар. 23 майда аны тагын хөкем итәләр. Иншә­Аллаһ, тагын барам, ураза килеш догаларымны укып утырам. Дөреслек, хак­лык безнең якта. Безгә кешенеке кирәкми. Үзебез­не­кен дә бирергә ярамый.
 
Илгә, өйгә, күңелгә тынычлык бирсен. Калганын без үзебез дә булдырабыз, Аллаһ бирсә.

Фәния ХУҖАХМӘТ
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.05.2018
Ватаным Татарстан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments