• 14.06-30.06 Дельфинарий в Казани. "Ак Барс" яшьләр үзәге. 11:00
  • 21.06 Мәхәббәт FM. Г.Камал театры 19:00
  • 28.07 "VII Мунчәли-Укулары" дини җыен Чүпрәле районы Мунчәли авылы
  • 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
Туган көннәр
  • 19 Июнь Гөлгенә Шиһапова
  • 19 Июнь Илдус Әхмәтҗанов
  • 19 Июнь Илдар Хәкимов
  • 19 Июнь Ләйсирә Фазлыева
  • 20 Июнь Марат Мухин
  • 20 Июнь Рафаэль Сәхәбиев
  • 20 Июнь Венера Шәмиева
  • 21 Июнь Ренат Галиаскаров
  • 21 Июнь Ранил Шәрифҗанов
  • 22 Июнь Әминә Сафиуллина (1925-2015)
  • Автомат коробкалы булган Лада калина (хэтчбек) машинасы сатып алам 8927 2460326
  • Бакчачылык турында тәмләп, тәфсилләп һәм яратып язучы кеше кирәк (журналист булуы мөһим түгел, иң кыйммәтлесе - каләме һәм матур телле булуы). Язмаларыгызны nailfa00@gmail.com га җибәрегез.
  • Бозау ите сатыла. Авылдан, шәхси хуҗалыктан. Кыйбат түгел. 89178761613
  • Казанның Галия Кайбицкая урамында 1 бүлмәле фатир вакытлыча арендага бирелә. Фатирда кер юуу машинасы, суыткыч, җиһазлар бар. 16 мең сум. Коммуналь түләүләр шушы бәягә кергән. Т.8-962-558-58-42
  • Продаю Газель тентованный 2007 года и иже каблук на базе ваз 2107 2012 года. Не дорого. Заинск. 9397333989
  • Казанда булмә сатыла 17 кв м. балконы бар ремонт ясалган. 89509469991
  • Кәҗә тәкәсе сатыла, бәтиләре дә бар. 89534010031
  • Продаю коляску-трансформер. Все аксессуары, сумка-переноска, переходники. Универсальная коляска зима-лето Качество коляски отличное. возможна доставка. Казань тел 89274544590
  • Требуется личный водитель для руководителя. Все вопросы по тел. 89503243636
  • Продаются кресло-коляски с приводом для управления одной рукой комнатная и прогулочная,в том числе для детей-инвалидов. Цена договорная. 89179150564

 

 

 
Архив
 
24.05.2018 Язмыш

Кичер, улым! (ЯЗМЫШ)

Һәр авылның акылга зәгыйфь яки гарип кешесе була. Кемдер алардан курка, читләшә, кемдер, киресенчә, изге җан дип, хәер сузып китә. Безнең авылда да бар ул. Көн саен авыл урамнары буйлап акрын гына атлап, һәр кеше белән исәнләшеп, тирә-якны барлап йөри.

Авыл халкы да тыныч күңелле бу кешене үз итә, йортларына керсә, чәйсез җибәрми. Мин элек, нинди гөнаһлары өчен Ходай бу бәндәне шулай яратты икән, дип уйлый идем. Ә аны Ходай түгел, үз анасы шулай гарип иткән икән...
 
***
Мәдинә кайчандыр сүз куешып, сугышка озаткан Гомәрен озак көтте. Инде Җиңү көне дә гөрләп узды, авылның һәр өенә йә солдат кайтты, йә «кара хатлар» килде. Ә Гомәр турында ник бер хәбәр булсын. Әйтерсең ул шушы авыл урамнары буйлап атлап йөрмәгән, гомумән, җир йөзендә булмаган. Мәдинә көтте... Иптәш кызлары, яшьтәшләре инде күптәннән, артык сайланып тормыйча, үз ярларын тапты. Бер-бер артлы бишек тибрәтә башладылар. Ә Гомәр һаман юк. Аптыраганнан, Мәдинәнең әниләре кызларына үзләре кияү сайлый башлады. Мәдинә генә кемгә дә булса тукталырга ашыкмады.
 
«Кайтмас инде... Юк, ул кайтачак! Исән булса, бер кайтыр әле! Ә кайтмаса?...» Мәдинәнең көне шулай башланды, шулай тәмамланды. Яшең дә бара, авыл җирендә ирсез яшәү авыр булачак, дип, әти-әнисе аны күрше урам егетенә кияүгә чыгарга үгетләде. Мәдинә шуңа күнде. Галәм яхшы кеше иде. Йөзгә-биткә әллә ни булмаса да, башкалар кебек эчеп, тавыш чыгармады, хатынына кул күтәрмәде. Бер кимчелеге бар – юаш кына. Менә шуның өчен башкаларны да, хатынын да санлаттыра алмады.
 
Яратмады ирен Мәдинә. Бар күзәнәге белән кабул итә алмады аны. Ире кагылып китсә, бөтен тәне чемердәп куя иде. Ә төннәрен бергә яту, аның кыяр-кыймас кагылган куллары эчне пошырды. «Ир булсаң, ал инде үзеңә кирәген, ала алмасаң, тик кенә ят!» – дип кычкырасы, иренең күкрәгенә бәрә-бәрә елыйсы килде аның.
 
Ярты еллап ир белән хатын булып яшәгәннәрдерме-юкмы, Гомәр кайтты. Шуннан соң Мәдинә бөтенләй алмашынды. Ире белән яту түгел, аңа карау, аның белән бер йортта булу да аңа җирәнгеч иде инде. Ындырга менсә дә, берәр кая йомыш белән барса да, күзләре белән Гомәрне эзләде. Егет тә, шуны гына көткән кебек, кызны күзли. Ләкин хәл белеп исәнләшер өчен дә янына килми.
 
«Аерылышам! Нәрсә генә дисәләр дә, аерылышам!» дип җитди карарга килде Мәдинә, өзгәләнеп. Иреннән китсә, Гомәр аны кичерер, кабат бергә булырлар күк иде аңа. Бу ниятеннән йөрәк астында яралып килгән сабые да туктата алмады аны. «Баладан да котылырга кирәк!» Эзләгән табар, диләр. Мәдинә дә, ындырда эшләгәндә, олырак хатыннарның бала алып кайтмас өчен ни эшләргә кирәк икәннәрен колагына киртләп куйган иде инде. Түбән очта яшәүче Хәтимә карчык бала мәсьәләсен тиз хәл иткәнен дә бик яхшы белә. Шул ук төнне, кеше күрмәсен дип, бакча башыннан, тигәнәккә, кычытканга бата-бата, түбән очка юл тотты.
 
– Котылырга иде баладан, Хәтимә апа, – дип ялварды Мәдинә.
 
Бу сорау белән хатыннар еш килә карчык янына, ләкин Мәдинә кебек яшь, бала тапмаган, ирдән уңган кыз-хатынның беренче килүе. Мәдинәнең түгәрәкләнеп килгән эчен капшап карады да:
– Соң инде, бәбкәм, җан кергән балаңа! – дип, аның мөрәҗәгатен кире какты. Хатын ничек кенә ялварып, тезләнеп еласа да, баласын төшертергә ризалык бирмәде карчык. Елап, шешенеп беткән Мәдинәне өйгә озатканда да: – Башкаларга да барма. Барыбер котыла алмаячаксың! Балаң сине дә үзе белән алып китәчәк! Сүземне тыңла, – дип кат-кат кисәтте ул.
 
Ләкин Мәдинә тыңламады аны. Баладан котылса, иреннән дә аерылачак, Гомәр белән бергә булачак дип татлы хыяллар дөньясында саташты ул. Ә карынында яралып килгән сабыйга аның тәнен, җанын суыручы бер корт, сөлек кебек карый иде. Юк, котылырга кирәк баладан! Бу уйлары аны авылның икенче башында яшәүче им-томчыга илтте. Сихерче, бозым куючы дип күрше авылларга кадәр даны таралган бу хатын Мәдинәне ниятеннән кире күндермәде. Тиешле түләвен алды да төнәтмә ясарга тотынды. Соңыннан яулык кадәрле ситсы белән Мәдинәнең эчен кысып бәйләп куйды.
– Кеше сизмәсен дисәң, менә шулай кысып йөрт. Берничә көннән үзеннән-үзе чыгачак, – дип киңәшләрен бирде.
 
Инде шактый калкып чыккан эчен кысып куйгач, тыны кысылган кебек булды Мәдинәнең. Әйтерсең кабыргалары сынып, үпкәсенә кадалып торалар.
 
– Төнәтмәне иртә-кич ач карынга эчәрсең. Алдан ук кисәтеп куям, бик нык укшытачак. Ләкин борчылырлык берни юк, миңа шулай бик еш киләләр, – дип җибәрде аны сихерче хатын.
 
Шулай эшләде дә Мәдинә. Башлары әйләнеп йөри алмас дәрәҗәдә булса да, тырыша-тырыша эчен буды. Иртә-кич төнәтмәсен эчте. Соңыннан җирдә ауный-ауный косты. Өч атна шулай интекте. Күзләре шешенеп, йөзләре саргаеп бетте. Дөрес әйткән Хәтимә карчык, бу бала аны да үзе белән алып китәчәк... Мәдинә урын өстеннән тора алмас дәрәҗәгә җитте. Хатынының карышуына карамастан, хафага калган ире аны район хастаханәсенә алып китте.
 
Табиблар озак кайнаштылар. Кичкә таба гына, ир янына килеп, хәлне аңлаттылар. Галәм, аңы белән, «хатыныгыз баладан котылырга теләгән, аның тормышына куркыныч янамый, ә балагыз гарип туарга мөмкин...» дигән сүзләрне генә кабул итә алды. Калганын ишетмәде. Күзләре томаланып, колаклары шаулый башлаган иде инде аның.
 
Авыл белән районны бүлеп торган 20 чакрым араны бер-берсенә күз күтәрергә батырчылык итмичә кайттылар алар. Мәдинәнең башында шомлы уйлар: «Өйгә кайткач, тотып ярыр инде, түзмәс». Ләкин Галәм хатынына кул түгел, бармак та күтәрмәде. Мәдинәне сәкегә күтәреп салды да, борылмыйча гына: «Баланы табасың!» – диде. Ир ничек кенә йомшак әйтергә тырышса да, бу сүзләр хатын күңеленә пычак күк кадалды. Ул инде баланы табарга да риза иде. Ләкин табибларның «гарип туачак» дигән сүзе йөрәген ертып-ертып алды.
 
Урын өстеннән торып озак йөрмәде Мәдинә, берәр айдан тулгагы башланды. Әнисен, үзен таптырган кендек әбисен чакырттылар. Озак азапланды ул. Әйтерсең Ходай биргән баласын табасы килмәгәне өчен хөкем итә! Хәле бетеп, көчсезләнеп үләрмен, ахры, дигәндә генә, сабыеның ачы итеп елаганы аны кабат аңга китерде. Шунда ук акылдан шашкан сыман, баласын капшарга тотынды, йөрәге туктап куйгандай булды, аяк-куллары бераз кәкрәйгән, башка балаларныкыннан зәгыйфьрәк, нечкәрәк. Әнисе кызының шашкан күзләреннән барысын да аңлады булса кирәк:
– Үсә-үсә турыланыр әле, – дип кенә тынычландыра алды.
 
Менә шулай үләр дип көткән сабые хәзер аның күкрәген имеп утыра. Күзләре зәп-зәңгәр, шундый шук... әтисенеке кебек. Хәзер Мәдинә ничек бу адымга барганын үзе дә башына сыйдыра алмый, ничек итеп сабыен үз куллары белән үтермәкче булган икән ул?! Галәм дә улын бик яратты. Балага Гаяз дип исем куштылар.
 
Гомәр исә авылда озак тормады. Колхоз рәисе итеп куймакчы булсалар да, 18 яшьлек күрше кызы белән никах укытып, калага китте. Соңрак Мәдинә аның заводта эшләгәнен, фатир алганнарын, өч ул тәрбияләп үстергәнен ишетте. Гомәр киткәч, Мәдинә белән Галәмнең дә тормышлары җайлашты. Гаязга иптәшкә өч кыз алып кайттылар. Табиблар хаклы булып чыкты. Үсә төшкәч, Гаязның аяклары тагын да кәкрәйде, ул бик соң гына йөреп китте. Йөреше дә ничектер кыек иде. Әйләнә-тирәдәгеләрне аңласа да, теле ачылмады. Авыз эченнән нидер мыгырданып, үзенә генә хас авазлар чыгарып йөрде. Мәдинә үз хатасын танып, баласын кызганып еласа да, Галәм бу хакта бер сүз дәшмәде. Кызлары буйга җитеп кайсы кая таралыштылар, читтә гаилә кордылар. Галәм дә озак яшәмәде, 45 яшендә йөрәк белән китеп барды. Бушап калган йортта ана белән улы гына калды.
***
Гаяз төрлесе-төрле якка караган бармаклары белән чәйнекне көчкә газ плитәсенә күтәреп куйды. Ниндидер зур эш башкарган сыман, бер канәгатьлек белән, әнисенең йөзенә карады. Берәү дә аңламаган үз телендә нидер ыңгырашты. Чәй куйдым, ди, янәсе. Инде 80гә җиткә Мәдинә баласының сүзләрен тиз абайлап алды. Өстәлгә шикәр, прәннеген чыгарып куйды. Тын гына, сөйләшмичә чәйләп алдылар. Кайчандыр карынында буып үтерәсе килгән сабые картлык көнендә бердәнбер терәге, юанычы булыр дип кем уйлаган. Шуны исенә төшерә дә күзләре кабат яшьләнә. Мендәр кочаклап, «кичер, улым!» дип күпме йокысыз төн үткәрсә дә, бер тапкыр да баласының күзенә карап бәхиллеген сорарга батырлыгы җитмәде ананың.
 

Алисә ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 23.05.2018
Шәһри Казан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments