|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.05.2018 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда юл һәлакәтендә алты кеше зыян күргән
Татарстанның Балтач районында юл һәлакәтендә бер кеше үлгән, биш кеше зыян күргән, дип хәбәр итә “Татар-информ”га Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат сәркатибе Айгөл Сәлимҗанова. Фаҗига бүген иртәнге якта Доргадан ерак түгел Чепья – Куныр юлында килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматлар буенча, юл һәлакәтенә ике җиңел автомобиль сәбәп булган, дип яза агентлык.
Юл-транспорт һәлакәтендә алты кеше зыян күргән, берсе табиблар килгәнче урында ук үлгән. Зыян күргән өч кеше уртача авырлыктагы имгәнү һәм җәрәхәтләр белән - Арчага, тагын берсе авыр хәлдә Балтач үзәк хастаханәләренә озатылган. Бишенчесен табиблар өенә амбулатор дәвалауга җибәргән.
Һәлакәт сәбәпләре ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|