поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.05.2018 Җәмгыять

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләр яңача үзгәрә

Россия халкы 1 июньнән торак-коммуналь хезмәтләр өчен яңа квитанцияләр алачак. Әлеге яңа түләү кәгазьләре искесеннән нәрсә белән аерыла һәм анда төп игътибарны нәрсәгә юнәлтәчәкләр?

Алдагысыннан аермалы буларак, анда күп мәгълүмат күрсәтеләчәк: түләү суммасы арту, бурыч һәм штраф күләме, шулай ук анда идарәче компаниянең яки торак-коммуналь хуҗалыгының штрафлары турындагы белешмәләр дә булачак, дип хәбәр итә «Российская газета».
 
Белгечләр һәм Төзелеш министрлыгы вәкилләре, фатир яки йорт өчен түләүләр аңлаешлырак һәм «ачыграк» булачак, дип ышандыра. Аларда, мәсәлән, капиталь төзекләндерүгә кагылышлы ике аерым бүлекчә дә булмаячак. Дөрес, түләвен исә иске тарифлар белән түләргә туры киләчәк.
 
Моннан тыш, кәгазьдә түләү документының идентификаторы һәм бердәм исәп-хисап счеты да күрсәтеләчәк. Әлеге мәгълүматлар квитанциянең дөреслегенә ышанырга һәм коммуналь хезмәтләрне торак-коммуналь хуҗалыгы Геомәгълүмати системасында онлайн түләргә мөмкинлек бирәчәк.
 
Моннан соң гомуми милек өчен тотыла торган коммуналь ресурсның һәр төре өчен түләү тарифын да, бер айда кулланылган күләмне дә, ахыргы нәтиҗә суммасын да күреп булачак.
 
Шунысын да әйтергә кирәк: түләү кәгазенең формасы бу әле ахыргы вариант дигән сүз түгел. Икътисад шәһәре Институты юристы Дмитрий Гордеев әйтүенчә, әлеге форма мәҗбүри түгел, ә тәкъдим итү рәвешендә генә каралган.
 
– Кагыйдә буларак, һәр шәһәрнең үзенең түләү документлары бар. Аларда теге яки бу торак пунктының үзенчәлекләре искә алына, – дип аңлаткан эксперт.
 
Һәр төбәк, һәр шәһәрнең үзенчәлекләре булса да, тәкъдим ителгән формада юлларның гына урыны алышынырга мөмкин, ә төп мәгълүматлар теләсә нинди квитанция өчен бердәм.
 
Шул ук вакытта Дмитрий Гордеев аңлатуынча, бердәм түләү документы буенча түләү бердәм мәгълүмати-исәп-хисап үзәгенең банк счетына түгел, ә турыдан-туры коммуналь хезмәтләрне башкаручыларга (туры килешү булган очракта), идарәче компаниянең исәп счетына, капиталь төзекләндерү операторының счетына күчәргә тиеш.
 
Шунысын да искәртеп узарга кирәк, быел федераль хөкүмәт инде икенче тапкыр торак-коммуналь хуҗалык темасына игътибарын юнәлтә. Апрельдә Россия Президенты Владимир Путин квитанцияләрдә коммерцияле реклама бастырмау турындагы законга кул куйган иде. Яңалыкның максаты – халыкка реклама белән бәйле булмаган кирәкле мәгълүматны җиткерү. Ә менә белешмә-мәгълүмати характердагы игъланнарны бастырырга ярый.

---
Шәһри Казан
№ --- | 23.05.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»