поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
22.05.2018 Киңәш-табыш

Кырыкны узгач хатын-кызлар нигә тазара?

Их, ябыгасы иде... Теләсә кайсы хатын-кыз телендә иң еш яңгырый торган сүз бугай бу. (Кайчак кычкырып әйтмәсә дә, уенда гел бар инде ул аның!) Бигрәк тә хәзер, җәй җиткәндә барыбызның да сылу, зифа күренәсе килә. Әмма кырык яшьтән узгач, артык килограммнардан котылу бик җиңел генә түгел шул... Нигә шулай соң бу?

Сәбәбе нидә? Дүртенче дистәне ваклый башлагач, нигә күп хатын-кызлар кинәт кенә калынаеп китә?
 
Белгечләр моның берничә сәбәбе бар диләр.
 
1. Гормональ дисбаланс
Кырыкны узгач, хатын-кызларның авырлыгы арта башлауның иң зур сәбәбе шушы. Бу чорда аналык бизләре эстроген эшләп чыгаруны киметәләр. Аның җитмәвен сизгән организм, гормональ дисбалансны саклау өчен май тупларга тырыша. Менә шушы факторлар тазаруга китерә дә.
 
2. Прогестеронның күләме кимү
Хатын-кыз менопаузага якынлашканда, аның организмы прогестеронны азрак эшләп чыгара башлый. Бу исә үз чиратында гәүдә авырлыгы артуга, эч күбүгә, организмда суның тоткарлануына китерә. 
 
3. Аппетит үсә
Гормональ тайпылышлар булу аркасында, аппетит үсә. Нәтиҗәдә, хатын-кыз гадәттәгедән күбрәк ашый башлый. Ә гәүдә авырлыгы артуның төп сәбәпләренең берсе, билгеле булганча, артыгын ашау. 
 
4. Яшь барган саен метаболизмның акырынаюы
Кырык яшьне узган хатын-кызларның тазара башлавының тагын бер сәбәбе – метаболизмның акрынаюы. Моның белән аларның барысы да очраша. Матдәләр алмашы акырыная башлау белән, организм калорияләрне азрак «яндыра». Нәтиҗәсе күз алдында инде: бил тирәсендә шунда ук артык кирәкмәгән май туплана. 
 
5. Стресс 
Кырыктан узган хатын-кызларда борчулар, көн дә булып тора торган стресслар гына җитәрлек инде анысы. Үсеп килә торган балалары өчен дә борчыла ул, үзенең сәламәтлеге өчен дә... Һәртөрле стресска җавап итеп, организм кортизол бүлеп чыгара. Ә ул ябыгырга комачаулый. Шуңа күрә, артык килограммларны ташлыйм әле дип күпме генә тырышсаң да, берни дә килеп чыкмаска мөмкин. 
 
6. Физик активлык җитмәү
Кырыкның өске ягына чыккач, хатын-кызларның күбесе физкультура белән шөгыльләнүгә артык зур игътибар бирми башлый. Кыскасы, тормыш баса... Физик яктан актив булмаган килеш ул калорияләрне ничек «яндырырга», май катламын ничек киметергә соң? Кырыктан соң тазара башлауның иң җитди сәбәпләренең тагын берсе шушы менә. 

7. Тукланудагы начар гадәтләр
Алдарак әйткән идек инде: кырыктан узган хатын-кызларда борчулар бермә-бер арта. Картаеп килә торган әти-әниләр, әле үз юлларын сайларга өлгермәгән балалар, эш... Тормыш мәшәкатьләре артыннан чабып, күп чакта вакытында ашарга да оныталар. Ашасалар да, кул астына ни эләгә, шуның белән генә тамак ялгарга тырышалар. Нәтиҗәсе тагын бер инде: зур порцияләр алып, кирәгеннән күбрәк ашыйлар – тазаралар. 
 
8. Гәүдәдәге яшь белән бәйле үзгәрешләр
Менопауза чорына якынлашкан саен, хатын-кыз мускулларның массасын югалта. Ә май катламы шул килеш кала бирә. Организм менә шулай көйләнгән инде. Баштарак мәлләрдә бу аерма бик сизелми, әмма матдәләр алмашы акырынайган саен, ул гәүдә авырлыгының артуына китерә. 
 
9. Дарулар 
Кырыкны узгач, күп хатын-кызларның сәламәтлеге белән бәйле проблемалар башлана һәм алар төрле дарулар эчәргә мәҗбүрләр. Ә кайбер препаратлар, бигрәк тә, мәсәлән, антидепрессантлар аркасында кеше тазара башлый. 
 
Иң киң таралган 9 сәбәп шушылар. Гел сылу, зифа гәүдәле булып калу өчен, бу сәбәпләрнең кайберләрен читләтеп үтәргә дә мөмкин, әлбәттә. Моның өчен организмда барган үзгәрешләргә игътибарлы булыгыз. Үзегезне яратудан туктамагыз. Гомумән, яратудан туктамагыз! Гашыйк кеше өчен бернинди диета да кирәкмәгәне күптәннән мәгълүм икәнен онытмагыз. 
 
Матур булыгыз! 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 22.05.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»