• 15.12-16.12 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Премьера. Кариев театры. 18.00
  • 16.12 "Казан" бию ансамбле концерты. Филармония. 18.00
  • 20.12-08.01 "Шүрәле белән Яңа ел!". Г.Тукай әдәби музее.
  • 21.12 Актаныш районы "Агыйдел дэулэт жыр hэм бию ансамбленен "Авылым кайтавазы" исемле ижат концерты
  • 22.12 XIX Татар жыры. КРК «Пирамида». 17:00
  • 22.12 "Без шундый театр төзербез...". Юбилей. Кариев театры. 16.00
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
Туган көннәр
  • 10 Декабрь Гариф Гомәр (1891-1974)
  • 10 Декабрь Ринат Мөхәммәдиев
  • 10 Декабрь Светлана Сабирова
  • 10 Декабрь Марсель Бакиров
  • 11 Декабрь Мансур Сәгъдиев
  • 11 Декабрь Зиннур Нурмөхәммәтов (1941-2003)
  • 11 Декабрь Габдулла Шамуков (1909-1981)
  • 11 Декабрь Азат Садриев
  • 11 Декабрь Вәгыйз Минһаҗев
  • 11 Декабрь Искәндәр Сираҗи
  • Подсилениега тэртипле 1 егет эзлибез. 2 комнатлы квартир , ямашева урамында, тулэу 6000 все включено. коментка + куегыз узем язам.89506660021
  • Яна Савин районында Ф.Амирхан урамы 95 йортта барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка сдавать итэм. Тэртипле татар кызлары яки татар гаилэсе булса эйбэтрэк булыр иде. Риелторлар комачауламаса иде. Бэясе 17000.тел. +79377796961
  • 3 ел элек брустан салынган ике катлы коттедж сатыла. 120 кв.метр. Гараж,6 сутый жир, Мунчага өйдән генә чыгасы, мунчада җылыткыч батареялар, утын һәм газ белән ягып була. Казаннан28 км. юлда пробкалар булмый. Лаеш районы Бима авылы. 8-917-279-10-83 Ашыгыч, бәясе түбән.
  • Ассаляму алейкум уа рахматуллахи уа баракатух. Требуется продавец - консультант мусульманка со знанием татарского языка. График работы: с 9.00 до 20.00 2/2день. Требование: Исполнительность Ответственность Грамотная речь Умение обучаться Заработная плата от 15000 до 18000руб. Условие для совершения намаза имеется. Резюме на эл.почту alsu.alsuorto@mail.ru Или на номер 89270394299. г. Казань
  • Кама Тамары районында ботлап или килолап угез ите сатыла. Элегэ суелмаган. Тел:89997583579
  • Суеласы угез итенэ заказлар кабул ителэ. Китереп бирү мөмкинлеге бар. 89997593579 Казан
  • Яна савин районынын Амирхан урамында(Казан)барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ.Татар гаилэсе яисэ татар кызлары булса унайлырак булыр иде. Бэясе 16 мен сум.Тел. 89173903748
  • Авылда йорт сатам. 2979205
  • Эгерже районында 500кг, кутэрелешле тельфер сатыла, бу 89600752822, 89179042260.
  • Февраль аенда бозаулыйсы тана сатыла. Теләче районы Шәтке авылы. 88436053850

 

 

 
Архив
 
 
22.05.2018 Дин

Исмәгыйль Шәңгәрәев: Рамазан кәрим

Күп ислам галимнәре фикеренчә, изге ураза – кешенең рухи потенциалын тулысынча ачу, миһербанлык һәм юмартлык күрсәтү, күңелдәге игелеклелекне, уй һәм ниятләрнең пакълыгын бу фани дөньяга ирештерү өчен иң яхшы мөмкинлек. Шунысын истә тотарга кирәк, Рамазан аендагы ураза – ашау-эчүдән тыелып тору вакыты гына түгел, ә иң беренче чиратта, ислам халыклары үсешендә әхлак нигезләре тәрбияләү, кешеләрнең рухын ныгыту вакыты ул.

Төрле чыганаклар күрсәтүенчә, бүгенге көндә планетаның һәр бишенче кешесе ислам динендә, мөэминнәрнең гомуми саны 1,6 миллиардка якынлашып килә. Бу көннәрдә алар барысы да Рамазан шәриф кануннары буенча яши, Аллаһка гыйбадәт кыла, уй һәм ниятләрендә пакъланалар, изге гамәлләр кылу, тынычлык, миһербанлык, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар белән күңелләрен баеталар. 

РАМАЗАН – ГАИЛӘДӘ
 
Коръәндә әйтелгән (мәгънәсе): “Ий, Раббыбыз, безгә тәкъва хатыннар вә игелекле балалар бир, аларның Сиңа итәгать иткәннәрен күреп күзләребез вә күңелләребез шатлык илә тулсын” (25, 74). Минем гаилә зур һәм тату, мин намаз укыганда кайвакыт минем белән бергә унбер улым да намазга баса. Безнең гаиләдә Рамазан ае – олуг бәйрәм, миһербанлык илә, уй һәм ниятләрнең пакълыгы илә тулы көннәр, иманны һәм рухны ныгыту көннәре. 
 
Мин, Исмәгыйль Шәңгәрәев – имам Кыяметдин хәзрәтнең улы, гомеремнең күп елларын Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итүгә багышладым, тормыш елларым “пәйгамбәр яшенә” җитеп барганда да мөбарәк Рамазан шәриф ирештергән җан һәм тән пакълыгы минем өчен үзенең яңа кырлары, яңа сыйфатлары белән ачыла бара. Изге Рамазан аеның төп рухи кыйммәтләре үсеп килүче буын өчен аеруча әһәмиятле булуын әйтеп китәсем килә. Ул шәхеснең әхлак нигезләрен формалаштыруда, һәр инсанда миһербанлык, мәрхәмәтлелек, уй һәм ниятләрнең пакълыгы кебек сыйфатларга табигый ихтыяҗ булдыруда зур роль уйный. 
 
РАМАЗАН АЕ ТУРЫНДА КОРЪӘНДӘ НИ ӘЙТЕЛГӘН
 
Минем балалар Коръәнне иңдерелгән телдә укыйлар, мин моның белән ихлас горурланам. Мин бу мәкаләмдә Валерия Иман Порохованың Коръәннең мәгънәви тәфсиреннән өзекләр китереп китәм. Ул – безнең гаиләнең якын дусты. Шул фактны әйтеп китү мөһим, Порохованың бу тәфсире әл-Әзһәр әл-Шәриф Ислам фәнни-тикшеренү академиясе (Мисыр, Каһирә) һәм Россия Мөфтиләр Шурасы тарафыннан хупланган тәфсир. Бу – бик мөһим, чөнки Рамазан шәрифнең чын мәгънәсен аңлауга ирешү Коръәнне укудан, бик гади, ләкин мөэминнәр өчен бик тә мөһим хакыйкатьләрне аңлаудан башланып китәргә тиеш. Коръән Кәримдә әйтелгән (Порохова тәфсире):
 
“Ий мөэминнәр! Сезгә дә 
Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгәне кеби, 
Ураза тоту фарыз ителде, 
Сез тәкъвалыкка ирешсен өчен” (2, 183)
Санаулы көннәргә
Чирләүче яки юлда булучыларга 
Фарыз ураза көннәре өчен 
Башка көннәрдә ураза тоту лязымдыр. 
(Авырлык) белән ураза тотучыларга
Ач бәндәләрне туендыру лязым.
Әгәр дә үз теләге белән моңа
(Башка игелекле эшләр) дә өстәсә,
Аның өчен хәерлерәк булыр.
(Ләкин фани дөнья авырлыкларына карамыйча)
Сез (үзегез) ураза тотсагыз, 
Сезгә хәерлерәк булыр 
(Раббыбыз рәхмәтен ирештерер)
Әгәр дә сез белгән генә булсагыз (2,184).
 
184 аятьнең соңгы юллары нәсыйхәтнең эмоциональ көчен, ихласлыгын аеруча тулы чагылдыра, анда иманга килгән инсаннарның рухи һәм физик хәле турында кайгырту сизелә. Алга таба Коръәндә шулай дип әйтелә (Порохова тәфсире):
 
Рамазан ае шул айдыр,
Ул айда (Раббыбыз) Коръән иңдерде
Кешеләргә ачык нәсыйхәт итеп,
Аның белән җитәкчелек итсеннәр,
(Яхшы белән яманны) аера белсеннәр өчен.
Кем бу вакытта (өендә) була
Аның дәвамында ураза тотсын,
Ә кем фарыз ураза көннәрендә
Чирли яки сәфәрдә була
Башка көннәрне ураза тотсын.
Аллаһ сезнең тормышны авырайтырга теләми,
Җиңеллеккә мөмкинлек бирә,
Ул билгеләгән көннәрне 
Сез тәмам итә алсын өчен.
Сезне туры юлга күндергәне өчен
Аны зурлавыгыз һәм Аңа шөкер итүегез өчен, 
Сез рәхмәтле була алсын өчен (2,185). 
 
Яхшыны яманнан аера белү – монда төп фикер, ураза тотучы һәр инсан шуны һәрвакыт исендә тотарга тиеш, үзен физик яктан пакълап та, мин инде алда әйтеп китүемчә, – рухи пакълыкка ирешеп тә. Рамазан шәриф – кешенең эчке, рухи яктан үсеш вакыты, миһербанлык вакыты һәм бу дөньяны тагын да яхшырак итәргә омтылу вакыты.
 
Валерия Иман Порохова һәм Исмәгыйль Шәңгәрәев Абдулла бине Әхмәд әл-Гурейр белән очрашуда
 
МИҺЕРБАНЛЫК ҺӘМ ХӘЙРИЯЧЕЛЕК
 
Рамазан шәриф безне миһербанлы булырга өйрәтә. Фитыр сәдакасы (гарәпчә: زكاةالفطر‎ – ифтар сәдакасы) – Ураза гаетенә кадәр мохтаҗ мөселманнарга бирелергә тиешле сәдака. Бине Габбас әйткән: “Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) фитыр сәдакасын ураза тотучы кешеләргә бирергә дип йөкләде, мохтаҗларга ризык итеп, буш сүзләрдән пакълану өчен. Кем аны гает намазына кадәр бирә – ул фитыр сәдакасы булып кабул ителә, ә кем гает намазыннан соң – гади сәдака булып кына”. Рамазан аенда бирелергә тиешле фитыр сәдакасы – пакълануның бер өлеше генә түгел, ә мөэминнәр тормышының аерылгысыз бер өлеше, мохтаҗларга ярдәм итәргә кирәклеген тирәнтен аңлап, шуңа омтылу. 
 
Бу мәкаләдә шуны әйтми китеп булмый: мәдәният өлкәсендә Россия – гарәп илләре диалогын урнаштыру җәһәтеннән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә үткән Евразия халыклары ассамблеясе көннәрендә аның делегатлары әмирлекләр сәяси элитасының күренекле вәкилләренең берсе Абдулла бине Әхмәд әл-Гурейр белән очрашты, ул үзенең бар байлыгының өчтән берен диярлек Якын Көнчыгыш илләрендә мәгарифне үстерү өчен бүләк иткән.   
 
Евразия халыклары Ассамблеясе делегатлары оешманың Генераль секретаре Андрей Юрьевич Бельянинов җитәкчелегендә Абдулла бине Әхмәд әл-Гурейрның кабул итү Йортында 
 
Шуны әйтеп китү мөһим, бүгенге көндә дөнья халыклары ислам цивилизациясе идеяләрена, ислам дине һәм мәдәниятына һаман да күбрәк тартылалар, алар берләштерүче зур гуманитар көчкә ияләр.
 
РУХИ ЭЗЛӘНҮЛӘРНЕҢ НӘТИҖӘЛӘРЕ
 
Рамазан шәрифнең мөбарәк көннәрендә үткән юлга борылып карыйсың, ниләр эшләгәнеңне барлыйсың. Үткән елның минем өчен иң әһәмиятле вакыйгаларының берсе “Ислам һәм дөнья” китабының нәшер ителүе булгандыр. Мин аны билгеле интеллектуал, фәлсәфәче Нурали Латыйпов белән берлектә яздым. 
 

“Ислам һәм дөнья” китабы авторлары Исмәгыйль Шәңгәрәев һәм Нурали Латыйпов
 
“Ислам һәм дөнья” китабы – ислам мәдәниятен Көнбатыш цивилизациясе һәм рус дөньясының аерылгысыз бер өлеше буларак карау максатында төзелгән әдәби-тарихи проект. Авторлар бөтендөнья тарихында төрле цивилизацияләр арасында мәдәни уртаклыклар эзли. Китап диалог алып бару рәвешендә төзелгән, ул Пушкин, Лермонтов, Толстой, Хлебников, Бунин, Монтескье, Гёте иҗатларында ислам рухи кыйммәтләрен тирәнтен ачыклауга юнәлтелгән. Китап – бу авторлар иҗатында ислам мотивларын өйрәнү буенча киң масштаблы тәҗрибә үрнәге. Бу иҗади тәҗрибә мисалында төрле мәдәният һәм конфессияләр вәкилләре бер-берләренә яңача карый ала, кешелекнең гомуми киләчәге өчен үзара аңлашу һәм хезмәттәшлекнең яңа юлларын ача.  
 
Һәр Рамазан аенда мин карашымны тарихи ватаныма юнәлтәм. “Ислам һәм дөнья” китабында мин “Бар юллар да Казанга илтә” дип юкка гына язмадым инде. Менә бүген дә мин якташларыма үз теләкләремне ирештерәсем килә: “Изге Рамазан аенда Аллаһ сезнең күзләрегезне Раббыбызның сөеклеләре дуслыгында, Аллаһыбызның рәхим-шәфкате, тәкъвалар җәннәте, ямьле кичләр белән куандырсын!”. 
 
УРАЗА – ОЗАК ЯШӘҮ ҺӘМ СӘЛАМӘТЛЕК ЧЫГАНАГЫ
 
Аеруча шунысын билгеләп үтү мөһим, соңгы фәнни тикшерүләр ачыклавынча, мөселман уразасы – озак яшәү һәм сәламәтлек чыганагы. 
 
Ашау-эчүдән тыелып торуны тикшергән күпсанлы фәнни хезмәтләр бар, алар дөньяның төрле илләрендә үткәрелгәннәр. Профессор С.А.Филонов шул хезмәтләрне, аеруча Америка галимнәре хезмәтләрен гомумиләштереп күзәнәкләрдәге кызыклы бер механизмны ачкан. Ул механизм ашап-эчүдән тыелып тору белән кеше һәм башка имезүчеләрнең гомер озынлыгы арасында бәйлелек барлыгын күрсәтә. Ислам дине Рамазан аенда көн дәвамында ашап-эчүдән тыелып торырга куша. David Sinclair галимнәре һәм аның хезмәттәшләре ашап-эчүдән тыелып торган вакытта SIRT3 һәм SIRT4 геннары активлашуын ачыклаганнар, ә ул геннар күзәнәкләрнең гомерен озайтучы геннар. 
 
АКШта үткәрелгән тагын бер эксперимент кызыклы. Бу эксперимент вакытында үз ирке белән тәҗрибәдә катнашкан кешеләр арасында лаборатор тикшеренүләр үткәргәннәр, канның химик составын тикшергәннәр, шул исәптән анда липопротеиннар микъдарын да, организмның иммун системасы эшчәнлеген өйрәнгәннәр, аның өчен кан составында лимфоцитлар, аларның төрле төрләре чагыштырмасы микъдарын, ул лимфоцит төрләренең эшчәнлеккә сәләтлелеген, кандагы антитәнчекләр микъдарын ачыклаганнар. Алар шундый нәтиҗәгә килгән: “Үткәрелгән экспериментлар уразаның организмның иммун системасына уңай тәэсир итүен күрсәтә: лимфоцитларның функциональ күрсәткечләре ун тапкыр яхшырды, аларның гомуми саны үзгәрешсез калса да, авыруларга каршы торучы төрләренең саны башка төрләр белән чагыштырганда байтакка артты”. 
 
Мөселман уразасы гигиеник чара буларак Гарәп ярымутравы шартларында барлыкка килүен истән чыгармаска кирәк. Ул андагы климат һәм ландшафтның үзенчәлекләренә бәйле. Уразада ризык кабул итүнең үзенчәлекләре дә шуннан. Әбү Гайсә Мөхәммәд бине Гайсә әт-Тирмизи әйткән: “Пәйгамбәр (عليهالسلام ) намаз алдыннан яңа өзелгән хөрмә җимешләре белән авыз ача иде, әгәр дә андый җимешләр булмаса, киптерелгән хөрмә җимешләре белән, әгәр дә анысы да булмаса ул берничә йотым су эчә иде”. 
 
Бүген без беләбез, кешенең туклыклы матдәләр белән бер көн тәэмин итү өчен бер хөрмә җимеше дә җитә. Доктор А.П.Продеус бик дөрес билгеләп үтә, “Хөрмә җимешләре 75% глюкозадан тора. Бер уч хөрмә җимеше кеше организмы бер көн буе яхшы эшчәнлек алып барсын өчен зарур глюкоза микъдарына ия”. Ашау-эчүдән кыска вакытка тыелып торганда, ә мөселман уразасы – шундыйлардан, хөрмә җимешләре иң кулай ризык булып тора. Әбү Гали бине Сина “Китаб әл-Канун фи-т-тыйбб” хезмәтендә “хөрмә җимешләре үскән урынында кулланылырга тиеш” дип яза. Минемчә һәр илдә дә мөэминнәргә шундый ук ризык бирелгән, тик Аллаһның рәсүле (عليهالسلام) тәкъдим иткән бу ризыкның җирле аналогларын таба белергә генә кирәк.  Монда иң мөһиме – ризыкта чаманы белү. 
 
Аллаһның рәсүле (عليهالسلام) “Ураза, ул аны җиңгәнче, – кеше өчен калкан” дигән. Ягъни, кеше ураза белән гөнаһлардан, шайтан коткыларыннан саклана, дошманнан калкан белән сакланган кебек. Рамазан аенда гыйбадәт кылып, ураза тотып һәм ихлас күңелдән игелекле гамәлләр кылып без рухи һәм физик көч алабыз, бу – Аллаһның кешеләргә ирештергән олуг рәхмәте. Аның асылы бик гади – уй һәм ниятләрнең пакълыгын саклау, кешеләргә карата мәрхәмәтле булу, дөнья рәхәтлекләреннән тыелып тору һәм чаманы белү. Шулай гына дөнья кешелеклелек сыйфатларына күбрәк ирешә башлар, шулай гына кешеләр бу дөньяда үзләрен яңадан табарлар, шулай гына “Аллаһтан башка иләһ юк, Мөхәммәд Аның рәсүле” дип әйткән һәр кеше өчен дә Раббыбызның Хак юлы ачылыр.
 
Автор турында белешмә:

Исмәгыйль Шәңгәрәев – мәдәният белгече, язучы-публицист, җәмәгать эшлеклесе, “Евразия халыклары Ассамблеясе” каршындагы мәдәни-тарихи пространствоны кино-видеолаштыру Советының рәистәше, Евразия Телевидение һәм Радио Академиясе (ЕАТР) Президиумы әгъзасы.
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 22.05.2018
Матбугат.ру печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Кариев театры
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты