поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.05.2018 Спорт

Эмиль Гарипов бар халыкны гади татар авылы Сабан туена чакыра

Быел «Ак Барс» хоккей командасы яулаган Гагарин Кубогын гап-гади татар авылларында да күрергә мөмкинлек туа. Эмиль Гарипов Кубокны Арча районына алып кайтса, Данис Зарипов Алабуга төбәге халкын шатландырырга җыена.

Моннан берничә ел элек ул чакта әле Магнитогорск «Металлург»ы уенчысы Данис Зарипов команда яулаган Гагарин Кубогын Алабуга районы Дөм-Дөм авылына алып кайткан иде инде. Ул чакта хоккейчы үзе белән иптәшкә, ни кызык, «Ак Барс» капкачысы Эмиль Гариповны да иярткән иде. Данис әлеге гамәлен быел да кабатлыйм дигән иде, ничегрәк булыр — әлегә белмибез.
 
Ә менә Эмиль Гарипов быел инде үзе дә Гагарин Кубогына ия булды. Нәтиҗә буларак, капкачыбыз дәрәҗәле трофейны әтисе, татарча көрәш буенча Россиянең спорт остасы Рамил Гариповның туган авылына алып кайтырга җыена икән. Әйе-әйе, Кубокны Арча районы Урта Бирәзә авылында күреп, тотып, фотога төшеп булачак. Эмиль белән бергә, Сабан туена Данис Зарипов һәм Альберт Яруллин кайтыр дип көтелә.
 
Кайчан? Алданрак 23 июнь дип язган булсак, бу дата 24 июньгә үзгәрде. Билгеле булганча, 23 июньдә Сабан туе Казанда узачак. Ә Гариповларның үз авылларында милли бәйрәмебезгә республиканың иң көчле көрәшчеләрен чакыру нияте бар икән. Сабантуйда абсолют батыр исемен яулаган көрәшчегә «Лада-Гранта» автомобиле бүләк ителәчәк. Әлеге бүләкне дә Эмиль Гарипов куячак. Алай гына да түгел, Сабан туеның традицион уен һәм ярышларында җиңүчеләрне дә кыйммәтле бүләкләр көтә. Көрәш ярышларының баш хөкемдары Айрат Гәрәев булыр дип көтелә.
 
Димәк, Арча районының Урта Бирәзә авылында көрәшле һәм хоккейлы Сабан туе 24 июнь көнне узачак. Килегез, үкенмәссез!
 
 

Радик САБИРОВ
Идел
№ --- | 22.05.2018
Идел печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»