поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.05.2018 Мәдәният

Резида Зарипова: 6 яшьлек кызым белән бер сәхнәдә уйныйм

Бу актрисаның тавышын башка беркемнеке белән дә бутап булмый. Ниндидер бер аһәң бар. Рәхәтләнеп тыңлыйсың. “Мишәр кызы - мин. Театрда татарча сөйләшергә өйрәндем”, - ди ул. Уфа “Нур” татар дәүләт театрының сәхнәсендә куелган бер генә комедия дә аңардан башка үтми.

Тамашачы аның чыгышларын көтеп ала. Йөзендәге нур, шаянлык, дәрт беркайчан да сүрелми, диярсең. Ә бит язмыш аны һәрвакыт иркәләп кенә тормый. Кайчак бик усал шаярта. Канатлары да ныгып өлгерми, якын кешеләрен югалта ул. Зур тормыш юлында үзенә үзе юл яра. 1991нче елны “Нур” театры өчен беренче тапкыр җыелган махсус курста белем алып, менә инде 25 ел үз һөнәренә тугры хезмәт итә. Театр дөньясына гашыйк, тамашачыларын ярата. 
 
Бездә кунакта - Башкортстан Республикасының атказанган артисты Резида Зарипова.
 
 
Тулы исеме: Резида Фидай кызы Зарипова
Туган көне: 27 апрель, 1974 ел
Туган җире: Башкорстан Республикасының Караидел районы Сөендек авылы
Гаилә хәле: кияүдә, ире Рәсим, улы Алмаз – Уфа нефть-техник университеты студенты, кызы Азалиягә - 6 яшь
Мактаулы исемнәре: Башкортстан Республикасының атказанган артисты
Тормыш девизы: “Гаиләң һәм эшең белән янып яшәргә, матур эзләр калдырырга!”

Тормыш баскычлары
* Караидел районы Сөендек сигезьеллык авыл мәктәбе
* Караидел районы Кортлыкүл урта мәктәбе
* Уфа дәүләт сәнгать институты
* Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы

Рольләре
* Камилә - Ш. Камал “Хаҗи әфәнде өйләнә”
* Нәфисә - Х. Ибраһимов “Җизнәкәй”
* Расиха – Ш. Хөсәенов “Әниемнең ак күлмәге”
* Римма – Э. Яһүдин “Мәхәббәт зилзәләсе” һ.б.
 
- Авыл кызын нинди язмыш җилләре театр дөньясына алып килде?
- Әйе, мин – гади авыл кызы. Әти-әнием икесе дә колхозда эшләделәр. Әнием Рәйсә, әтием Фидай бик матур җырлый иделәр. Ике апам, ике абыем бар. Мин – төпчек. Биш бала арасында иркәләнеп кенә үстем, кайгы көтелмәгәндә килде. Миңа 17 яшь булганда, әнием якты дөньялардан фаҗигале китеп барды. Абзар башыннан егылып төште ул. 58 генә яшь иде аңа. Кулыма аттестат алган гына идем. Юл чатында торып калдым. Техникумга барып, “Механизация учета” бүлегенә документлар тапшырдым да авыл клубы мөдире булып эшкә кердем. Үземә урын таба алмадым. 
 
28 август көнне, Уфага эшкә керергә дип, авылдан чыгып киттем. Бу вакытка уку йортларында кабул итү имтиханнары тәмамланган иде инде. Абыем, гәзиттә белдерү күреп: “Менә сәнгать институтына студентлар җыялар, әйдә, барып карыйк”, - дип тәкъдим итте. Барсак, ишек төбендә идән юучы гына каршы алды: “Иртәгә укулар башлана бит инде. Имтиханнар күптән бетте, - дип, безгә карап торды да, берчә кызганып. – Директор урынында да ул, аңа кереп карагыз”, - диде. Габдулла абзый Гыйләҗев та шул ук сүзләрне кабатлады. Абыем: “Менә бит гәзиттә язылган...”, - дип, һаман бирешергә теләми, теге гәзитне чыгарып күрсәтте. Ниндидер реклама гәзитенең 14 июнь саны булып чыкты ул. Мәгълүматлар күптән искергән. Институт директоры, үтенечебезне кире кагып, безне борып чыгарырга кыймый: “Нур” театры өчен җыелган студентлар Ульяновлар урамында урнашкан мәдәният сараенда шөгыльләнә башлады инде. Ярый, барып карагыз әле, бәлки, алып та куярлар”, - дип, өметебезне өзмәде. Уфаны белмим. Берүзем бишенче санлы трамвайга утырып, шәһәрнең икенче башында урнашкан ВЛКСМның 40 еллыгы мәдәният сараена киттем. Сораша-сораша, барып керсәм: “Режиссер иртәгә килә”, - диделәр. Гомумән, режиссер дигәннәре кем була икәнен дә белмим, икенче көнне тагын килдем. Сәхнәгә чыгардылар. Байрас Надыйм улы Ибраһимов: “Ни өчен актер булырга телисез?” дип сорады. Мин: “Әнием үлде. Кайда укырга барырга белми, монда килдем”, - дип җавап бирдем. Режиссер елмаеп куйды. Мин берни аңламый басып торам. “Ниһаять, беренче кеше ихлас җавап бирде. Калганнары: “Театрны яратам. Театр – минем язмышым”, дигән булалар”, - диде ул. Шулай мине укырга алдылар. “Нур” театры өчен тәгаенләнгән төркем студентлары исемлеге тулмаган булып чыкты. Байрас Надыйм улына рәхмәтлемен. Ул безнең курсның җитәкчесе булды.
 
Мишәрчә сөйләшүем зур авырлыклар тудырды. Суфия Корбангалиевага аерым рәхмәт, минем белән нык эшләде. “Булмый, татарча сөйләшә алмый бу бала”, - дисәләр дә тырыштым һәм бүген мин, киресенчә, мишәрчә чыкылдап сөйләшә алмыйм. Караиделгә кайтсам: “Кара Фидай кызы, шәһәргә китеп, телен бозып сөйләшә”, - диделәр. Каникуллардан соң укырга килгәч: “Тагын авылда телеңне бозгансың”, - диләр иде. Шулай, ике арада йөреп, телле дә, һөнәрле дә булдым.  
 
- Зур сәхнәдә беренче чыгышыгыз кайчан булды? Театр дөньясы белән бәйле күңелегездә уелып калган иң зур вакыйга?
- Балачактан әти-әниемнең җырларын тыңлап үсүем дә мине сәнгать дөньясына тарткандыр. “Нур” театры өчен махсус әзерләнгән беренче чыгарылышта сәләтле яшьләр җыелган иде. Безнең белән бергә Рушат Мөдәрисов, Миңнинур Сәетова-Гыйззәтуллина, Лиана Хәертдинова, Айсылу Гомәрова, Эльмир Газиззуллин, Алсу Галина белән Азамат Гафаровлар укыды. Бүгенге көнне “Нур” театры директоры Илдар Әзгам улы Хаҗиев та – безнең төркемнән. Беренче курстан ук спектакльләрдә күмәк сәхнәләрдә уйный башладык. Беренче зур ролем Т.Миңнуллинның “Кулъяулык” спектаклендә Диләрә иде. 
 
Бу пьесаны Туфан абый махсус безнең курска һәрберебез өчен аерым рольләр белән язды. Мин кыска буйлымын. Әсәрдә Диләрәнең кушаматы да “Кәпәнә” иде. Казанда бу спектакльне уйнагач, икенче көнне Бауман урамыннан китеп барам. Каршыма Туфан абый Миңнуллин очрады. Мине танып алып: “Син бит кичә Кәпәнәне уйнадың. Кая әле мин сиңа күчтәнәч алып бирим”, - дип, киосклар ачыла башлаган чак кына иде, киосктан плиткалы шоколад алып бирде. Китаплардан гына укып белгән Туфан Миңнуллинның миңа шоколад бүләк итүе онытылмаслык вакыйга булды. Мин бу шоколадны ашамый, әллә өч ел сакладым. Бу очрашу бүгенгедәй күз алдымда. Күңелемдә мәңгелеккә уелды.

- Иң яраткан ролегез бармы? Чынбарлык тормышта да актриса булырга туры киләме? 
- Рольләрем бик күп, санап беткесез. Барысын да яратам. Аерып әйтә дә алмыймдыр. Гомеребез театрда үтә. Без сәхнәдә яшибез. Ике сәгать эчендә кемнеңдер язмышын яшәп күрсәтәбез. Шуңа күрә чынбарлык тормышта да кайчак актриса булырга да туры киләдер.
Мин үз эшемне, театр дөньясын бик яратам. Һәр көнне эшемә шатланып барам. Төрле образлар тудырырга, төрле режиссерлар белән эшләргә туры килде. Күңелдә уелып калган рольләр булган кебек, үз иткән режиссерлар да була. Минем режиссерым – Илдар Иршат улы Вәлиев. Башкаларны да бик хөрмәт итәм. Әмма мине аңлаган, мин аны аңлаган режиссер ул. Аның белән эшләве, иҗат итүе җиңел, шул ук вакытта катлаулы һәм мавыктыргыч та. Ул куйган спектакльдә эшләү минем өчен бәхет. Бу спектакльләрдә мин үземне шигырь язучы буларак та сыныйм. Менә инде 8-9 спектакльдә минем шигырьләргә җырлар җырлана. Көйләрен Урал Иделбаев иҗат итә. “Хаҗи әфәнде өйләнә” спектаклендә минем шигырьгә 18 җыр җырлана.
 
- Ә шигырь язу сәләте кайдан килә?
- Балачактан. Бер кочак булып яталар. Гәзиткә дә биргәнем юк. “Ник китап итеп бастырмыйсың?” диючеләр дә бар. Әмма мин шигырь язам дип уйламадым. Сәхнәдә җырлаганда да, сүзләремне онытсам, үземчә өстәп, дәвам итә идем. Тамашачы сизми дә кала иде. 
Әни үлгәч язган шигыремне бүген дә кулыма алып укыйм. Үсмер бала күңелендә шулкадәр сүзләр, сагыш ничек сыйгандыр?
Хәзер инде мин шигырьләремне сәнгать кешесе буларак та язам, уйлап язам диюем. Ниндидер уңышларым да бар кебек.
Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен Риф Габитов куйган “Ак морзалар” биюендә хорга җыр сүзләрен яздым. Диплом белән дә бүләкләделәр.
 
Җырларым Айгөл Габдуллина, Азат Арысланов, Руслан Хисаметдиновның репертуарында бар. Аларга көйләрне күпчелек очракта Урал Иделбаев яза.
 
- Тормышта да Сезгә юмор хисе хасмы?
- Тормышка юмор белән карасаң, күпкә җиңелрәк. Холкым белән шаян кеше мин. Юмор хисе күңелемдә, булмышым белән шундый мин. Әти-әнием дә җор телле иде. Якыннарым – шат күңелле кешеләр. Актриса булуымны аңлап кабул итәләр. Терәк-таяныч алар миңа. Бердәм без.
Шуңа күрәдер дә комедиядә уйнау миңа җиңел бирелә. Рәхәтләнеп, кинәнеп башкарам рольләремне. Әлбәттә, драматик рольләрдән дә баш тартмыйм.
 
- Бүгенге көнне Сезнең кызыгыз “Нур” театрның иң яшь актеры. Аның уңышлары белән дә бүлешегез әле.
- Улыбызга 22 яшь булса, кызыбыз Азалия балалар бакчасына гына йөри. Бию, вокал түгәрәкләренә дә йөртәбез.
 
Шәриф Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” драмасында онык ролен башкара. Актерыбыз Рушат Мөдәрисовның кызы Җәмилә бу рольдә иде, бик сәләтле кызыбыз Константин Хабенскийның Уфадагы студиясендә дә шөгыльләнә. Ул гастрольдә булганда, аңа дублер кирәк булды. Театр дөньясы белән таныш кызым. Актерлар да аны белә. “Резида, булдырса, Сезнең кыз булдыра”, - дип тәкъдим иттеләр.
 
Репетиция вакытында көйсезләнеп алды, бала гына бит, шулчак режиссерыбыз Илдар Вәлиев: “А Вы, девочка, не мешайте артистам”, - дигән иде, өйгә кайткач: “Мама, ты слышала? Режиссер ко мне на Вы обратился”, - дип, эшенең җаваплылыгын аңлады.
 
 Спектакль алдыннан Сәвия апа Сираева янына килеп: “Ә Сез сүзләрегезне онытмадыгызмы?” дип, кабатлап чыгалар. Шулкадәр бирелеп уйный. Пәрдә төшкәч: “Мин Сәвия ападан да начаррак уйнадыммыни? Миңа чәчкә бирмәделәр”, - дип тә әйтеп куя.
 
 
Күптән түгел, авылдан шалтыратып, авыр хәлдә яткан каенанам вафат булуы турында хәбәр иттеләр. Кызым йоклый иде. Шулвакыт ул, уянып: “Әнием, я в “Белое платье мамы” играла. Сәвия апа түгел, ә нәнәй в белом платье была. Она на меня посмотрела и ушла”, - диде.
 
- Тормыш иптәшегез кайсы өлкәдә эшли, Сезнең спектакльләрегезгә йөриме? 
- Тормыш иптәшем Рәсим - Дүртөйле районы Манчар авылы егете. Менә инде 23 ел матур дөнья көтәбез. Газпром өлкәсендә эшли. Укыган чакта бер тулай торакта яшәдек, шунда таныштык. Әлбәттә, спектакльләремә йөри. Эшемне аңлап һәм яратып кабул итә. Ул да театр тормышы белән яши. Эшкә мине илтеп куя, барып ала. Кайчак шаяртып: “Мин бүген театрга барам. Син барасыңмы?” – дип сорап куя. Шулай да сәхнә кешесе белән яшәве җиңел түгелдер. Минем эшем соң тәмамлана, ә аңа иртәнге сәгать алтыдан эшкә. Командировкалары да еш була. Ул өйдә булмаса, автобус белән эшкә йөрим. Балалар өчен дә ныграк борчылам.
 
- Икегез дә эштә, спектакльләрегез дә кичке вакытта, гастрольләрдә дә йөрисез, балаларыгызны кем карашты?
- Күршләремнән уңдым. Венера һәм Михаил Нуйкиннар - күпләргә үрнәк булырлык күркәм пар. Венера ханым бүгенге көнне хаклы ялда.
Алар миңа: “Резида, бар эшеңә чык. Балаңны карашабыз”, - дип, декретта озак утыртмый, яраткан эшемә тиз генә кайтарга мөмкинлек бирделәр. Ул вакытта кызым Азалиягә 1 яшь тә 3 ай гына иде. Менә инде ничә ел дәвамында бер авырлыксыз театр белән гастрольләргә дә йөрим. Чөнки мин беләм: балам – ышанычлы кулларда, каралган, ашатылган. Ходай изге күршеләремә сәламәтлек, озын гомер һәм минем кызым белән түземлек бирсен. (Көлә.)
 
- Тормышыгыздагы нинди хәл-вакыйгалар Сезне үзгәртте, чыныктырды?
- Әнием вафат булгач, озак тормый, дүрт елдан әтием дә үлеп китте. Туган нигезебезнең нуры сүнеп, бушап калды. Бүгенге көнне балачагыбыз истәлекләрен сакларга тырышкан кыйшаеп кына утырган ялгыз авыл йортларының берсе ул. Якын кешеләремне бик иртә югалтуым нык булырга, сынаулар килгәндә дә елмаерга өйрәткәндер. Кызганычка каршы, әти-әнием минем нинди уңышларга ирешеп, кайда эшләгәнемне дә, гаиләмне дә күрә алмадылар.
 
Бәхетемә тормыш иптәшемнең әти-әнисе мине үз кызлары кебек яратты. Мин ятимлек ачысын тоймадым. Алар мине әти-әниле итте. Минем бик якын, кадерле кешеләрем булдылар. Әмма кыска гына вакыт эчендә каенанамны да, каенатамны да соңгы юлга озаттык. Җәй көне 24е иртән әти вафат булса, нәкъ 7 айдан 24е көнне төнлә әни китте. Бу вакыйгалар барысы да йөрәк аша үтә.
 
- Гәзите укучыларына нинди теләкләр юллар идегез?
- Дөньяның матурлыгы, яхшы, матур күңелле кешеләр илһам чыганагы булып тора.
Яшәү көче бервакытта да бетмәсен иде. Омтылыш югалмасын. Гаиләң, эшең белән янып яшәргә, бервакытта сүрелмичә, матур эзләр калдырырга язсын!
 
Кеше нинди генә очракта да кеше булып калырга тиеш. Әгәр без эчке матурлыгыбызны, күңел җылысын өләшсәк, язмышыбыз да безгә карата матур һәм эчкерсез булыр.
 
Бәхетле булыйк!
 
Әлбәттә, “Нур” театрына чакырам Сезне! 

- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Иҗади уңышлар Сезгә! 
- Рәхмәт!
 
Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА әңгәмәсе.
“Диләфрүз” гәзитенең март саныннан. 2018 ел

ЯЛГЫЗ АНА
Ялгыз ана тәрәз каршысында
Өзелеп көтә газиз улларын.
Өметләнеп юлга карый ана, 
Кайтыр, диеп, бәлки, кызларын.

Кайталмый шул, никтер юллар төшми
Балаларның ана янына.
Вакытлары җитми кала гелән,
Мең төрле эш туа яңадан.

Өзгәләнә, әрни ана күңеле,
“Балам” диеп, тибә йөрәге.
Аның бары башларыннан сыйпап,
Күзләренә багу теләге.

“Балаларым кайтмас микән?” – диеп,
Көтә ана шулай көн саен.
Аңа бары яфракларын болгый
Тәрәз каршындагы ак каен.
***
Күзләреңә синең баксам,
Диңгезгә чумам төсле.
Сөюемне белгертергә
Кайлардан табыйм көчне?

Яна йөрәк, дөрләп яна,
Басылмас су сипсәң.
Күңелкәем тынычлана,
Яннарымнан үтсәң дә.

Башларымны әйләндерде
Синең назлы карашың.
Канатланып, күккә очам,
Бер елмаеп карасаң.

Моңсулана күңелләрем,
Сине бер көн күрмәсәм.
Исем исем булмасын,
Үземнеке итмәсәм!

Резида ЗАРИПОВА
 

---
Диләфрүз
№ --- | 22.05.2018
Диләфрүз печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»