поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.05.2018 Җәмгыять

Илфак Шиһапов: «Гафу үтенә алмый калдым»

Илфак Шиһаповның берничә ел элек үтеп барышлый гына туган уйлануларын сезгә тәкъдим итәбез. Анда - тирән мәгънә, тормыш фәлсәфәсе. Бу айда аның арабыздан киткәненә бер ел була.

Автовокзалдан такси белән редакциягә кайтам. Таксист, 40ның өстендәге ир, алдыбызга терәлеп диярлек бер машина кергәч, сүгенү сүзләре кулланмыйча гына шундый итеп әйтеп куйды - бала тәннәре чыгарлык булды.
 
Аннары рөхсәт сорап, тәмәке кабызды. «Ташлап караганыгыз юкмы?» - дидем мин, үземнең дә шул әшәке нәрсәне ташлый алмавымны искә төшереп. «Уразага кергәч ташлыйм, - диде таксист, бик ышанычлы гына. - Ул чакта авыр булмый».
 
Киттек. Казан «бөкеләре» сөйләшергә мөмкинлек бирә ул. Таксист миңа карамыйча гына ачылып китте:
- Әлмәттән мин. 42 яшемнең 35 елын тартам. Шулай үстек бит инде. Әни укытучы иде. Мөстәкыйльлек кирәген аңлагандыр, җиде-сигез яшемдә үк өлкәнрәк малайлар белән төнгә балыкка җибәрә иде. 90нчы елларның бөтен дәһшәтен үттем. Сугыштым да, талаштым да. Төрлесе булды.
 
Төрмәдән чак калдым, барлык дусларым да диярлек утырып чыкты. Күбесе җир куенында инде. Ә мин менә исән. Эчтем, яшермим дә. Әнигә 80 яшь тулгач, эчүемне ташларга булдым. Әнине бик нык яратканмын икән. Шулкадәр юксынам! Бер генә тапкыр булса да сөйләшеп утырасы иде, бер генә кочаклыйсы иде үзен. Ташладым аракыны, айлар буе эчеп ятулар бетте. Әни шул ук елны вафат булды. Яшермим, вакыт-вакыт үтереп «саласы» килә. Тик эчмим - ярамый. Менә хәзер тәмәке тартуны да ташларга уйлыйм. Әле исәнлек бар, яши башлаган гына кебек. Эчү аркасында аерылдым инде, үзем генә яшәргә өйрәндем. Килеп-китеп йөрүче хатын-кызлар бар, тик берсе дә ышанып гаилә корырлык түгел кебек. Бәлки мин ялгыз яшәргә өйрәнеп беткәнмендер. Эчмәгәч, рәхәт бит. Баш авыртмый, акча бар...
 
Таксист ир, тәмәкене ташлая­чагы турында сөйләп, күңелне кымырҗытты. Шундый ышанычка нинди сәбәп барлыгын сорадым.
- Әни вафат. Эчкәнем, тартканым өчен аңардан гафу үтенә алмыйм. Менә шул гына, - диде ул, бераз уйланып баргач. - Брат, исән булса, мөмкинлегең булу белән, әниең янына кайт, безне бу җирдә яраткан бердәнбер кешеләр - әниләр ул...
 
Таксидан төшеп калуга ук, урам уртасында баскан килеш, әнигә шалтыраттым. 1 марттан тәмәкене дә ташлаячагым турында әйтеп шатландырасым килде үзен.
 
Илфак Шиһапов 

---
Шәһри Казан
№ --- | 21.05.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»