поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.05.2018 Шоу-бизнес

Тәтешлегә Хәния Фәрхи моңы кайтты

Район үзәгендә Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи исемендәге төбәкара җыр бәйгесе узды.

Бәйге Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов теләктәшлеге белән үткәрелә. Фестивальнең идея авторы - артистның бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина.
 
"Хәния апаны мәңгелеккә югалту кинәт булды. Барыбыз да шок хәлендә калдык, гаиләбез дә, әниебез дә, шулай ук аны яраткан тамашачы да. Суга төшкән кебек югалды бит ул. Тамашачылары апабызны бик сагынып, юксынып яши. Социаль челтәрләрдә, аның истәлегенә булдырылган төркемдә, Белоруссиядән Владимир дигән ир-ат көненә бишәр шигырь яза. Тугры, яраткан тамашачыларының сагыну, югалту ачысы, үзебезнең ярату белән бергә кушып уйланылган проект инде бу. Башта без аны болай гына уйлаган кебек булдык. Ул тормышка ашты, Аллага шөкер. Апа үзе дә изге күңелле, уңай кеше булгангамы икән, бөтен юллар ачык булды. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовка мең рәхмәтлебез. Безгә фестивальне үткәрү өчен 90 мең сум грант бүлде. Шулай ук үзебезнең Тәтешле районы хакимияте башылыгы Рушан Гәрәевка мең рәхмәтләр ирештерәбез. Идеябезне бер сүздән күтәреп алды ул", - диде Фирүзә Ибәтуллина.
 
Конкурс ике этапта узган. Беренчесе - читтән торып үткәрелгән. Катнашучылар 1 майга кадәр җырларын электрон рәвештә җибәргән. Барысы 200 гариза кабул ителгән. Сайлап алу турында 56 башкаручы катнашкан.
 
Катнашучыларның географиясе гаять киң: Башкортстанның күпчелек районнарыннан, Татарстанның Сарман, Ютазы районнарыннан, Түбән Кама, Казан, Яр Чаллы, Ханти-Мансийск, Чиләбе, Екатеринбург, Ижау шәһәрләреннән, Пермь, Ырынбур, Свердловск өлкәләреннән, Ямал-Ненец автономияле округыннан килүчеләр бар иде.
 
Башкаручылар ике төркемдә һәм ике яшь категориясендә көч сынашты.
 
Конкурс 20дән 35 яшькә, 35 һәм аннан өлкәнрәкләр категориясендә узды. Бәйге шартлары буенча, үзешчән һәм профессиональ башкаручыларны жюри аерым бәяләнде.
 
Бәйгедә катнашучылар Хәния Фәрхи репертуарыннан ике җыр башкарды, дип яза Татар-информ.
 
Конкурсантларны Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Русиянең атказанган, Башкортстанның Татарстанның һәм халык артисты Идрис Газиев һәм Хәния Фәрхинең олы кызы Алия Гәрәева бәяләде.
 
Жюри тарафыннан лаеклы дип табылган конкурсантлар "Җиңүгә омтылыш өчен", "Өмет", "Ышаныч", "Халыкчанлык", "Иң ихлас башкаручы", "Тәэсирле тавыш", "Хисле башкаручы", "Үзенчәлекле башкару", "Конкурс ачышы", "Иң яшь башкаручы" номинацияләрендә бүләкләнде.
Беренче һәм икенче урыннар "профессионаллар" һәм "үзешчәннәр"гә бүленеп бирелде.
 
"Профессионаллар" төркемендә II дәрәҗә диплом белән Руфина Ямбелдина (Нефтекама), Светлана Шәехова ( Тәтешле), Рәвис Суфияров (Тәтешле) бүләкләнде.
 
"Үзешчәннәр"дән икенче урынга Светлана Галиева (Балтач районы), Гөлфинә Илтимерова (Тәтешле) лаек булды.
 
Беренче урынга "профессионаллар"дан Алия Шамукова (Нефтекама), "үзешчәннәр"дән Миләүшә Гыйлемханова (Уфа), Илнур Газизов (Туймазы), Илсөяр Зарипова (Яр Чаллы) лаек дип табылды.
 
Бәйгенең төп бүләге - Гран-прига Тәтешле кызы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Нәфисә Назарова лаек булды.
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 21.05.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»