|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.05.2018 Матбугат
Шәймиевка премия, Ризвановка машина - “Бәллүр каләм” нәтиҗәләре билгеле (ФОТО)Бүген “Пирамида"да Татарстан журналистика һәм массмедиа өлкәсендә “Бәллүр каләм” XXI бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды. Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевка “Бәллүр каләм” премиясе тапшырылды. Ул ел дәвамында матбугат чараларының игътибар үзәгендә булып, “Танылу” номинациясендә билгеләнеп үтте. Бүләкне Шәймиевка Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм Республика “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов тапшырды.
Шулай ук “Ватаным Татарстан” газетасы мөхәррир урынбасары Габделбәр Ризванов Республикада төп журналистика премиясе Гран-при иясе булды. Аңа шулай ук “Бәллүр каләм”, акчалата премия һәм Лада Калинa автомобиле ачкычы тапшырылды.
--- |
Иң күп укылган
|