• 14.06-30.06 Дельфинарий в Казани. "Ак Барс" яшьләр үзәге. 11:00
  • 21.06 Мәхәббәт FM. Г.Камал театры 19:00
  • 28.07 "VII Мунчәли-Укулары" дини җыен Чүпрәле районы Мунчәли авылы
  • 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
Туган көннәр
  • 19 Июнь Гөлгенә Шиһапова
  • 19 Июнь Илдус Әхмәтҗанов
  • 19 Июнь Илдар Хәкимов
  • 19 Июнь Ләйсирә Фазлыева
  • 20 Июнь Марат Мухин
  • 20 Июнь Рафаэль Сәхәбиев
  • 20 Июнь Венера Шәмиева
  • 21 Июнь Ренат Галиаскаров
  • 21 Июнь Ранил Шәрифҗанов
  • 22 Июнь Әминә Сафиуллина (1925-2015)
  • Казанда, Авиастрой районындагы Тэцевский урамында 2 булмәле квартира сатыла. Бәясе 1900000. 89172603269 Мунир.
  • Правка дисков от 400 руб. Аргон. Шиномонтаж. 89274847770
  • Авиатөзелеш районы, Лукина урамында (Лукина тукталышында ук) 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Метрога 5 минут. Бәясе 10000. Коммуналь түләүләр шул бәягә кергән.89063258451
  • Казан үзәгендә урнашкан йорттан 1 булмәле фатир тәртипле кешелэргә озак вакытка арендага бирелә. Квартира чиста, жылы, остановкаларга, метрога якын. Бәясе коммуналь хезмәтләрне кертеп 18000 сум. Телефон +79172757475.
  • Биектау районы, Ямаширмә авылында "зааненский" токымлы ак төстәге, бер тапкыр бәтиләгән кәҗә сатыла. Сөте күп, тәмле. 89375996368
  • Совет районыннан 10 көнгә булмә снимать итәм тел.89586285508
  • Автомат коробкалы булган Лада калина (хэтчбек) машинасы сатып алам 8927 2460326
  • Бакчачылык турында тәмләп, тәфсилләп һәм яратып язучы кеше кирәк (журналист булуы мөһим түгел, иң кыйммәтлесе - каләме һәм матур телле булуы). Язмаларыгызны nailfa00@gmail.com га җибәрегез.
  • Бозау ите сатыла. Авылдан, шәхси хуҗалыктан. Кыйбат түгел. 89178761613
  • Казанның Галия Кайбицкая урамында 1 бүлмәле фатир вакытлыча арендага бирелә. Фатирда кер юуу машинасы, суыткыч, җиһазлар бар. 16 мең сум. Коммуналь түләүләр шушы бәягә кергән. Т.8-962-558-58-42

 

 

 
Архив
 
18.05.2018 Җәмгыять

Дөреслек кайда?

Исәнмесез, хөрмәтле газета хезмәткәрләре! Бөек Ватан сугышының бер ятимәсе мин. Әтием фронтка киткәндә аңа бары 42 яшь кенә булган. Сугышта һәлак булуы турында кара мөһерле кагәзе килгәч, инәй 6 бала белән утырып калган. Мин шул балаларның иң кечесе, әти фронтка киткәндә миңа 15 көн генә булган.

Инәйгә безне үстереп, аякка бастыруның никадәр авыр булганын бер Ходай гына беләдер. Дәүләттән аңа бернинди ярдәм дә, ташламалар да булмады. Сугыштан исән әйләнеп кайтканнар һәрвакыт почетта йөрде: зур пенсия алып яшәделәр, бәйрәм саен алар күчтәнәчләргә күмелделәр. Соңгы елларда фатир да бирә башладылар. Үзләре вафат булса, ул фатирлар балаларына, оныкларына калды. Ә безгә, әтиләре сугыш кырында ятып калган ятимнәргә, ни өчен бернинди ярдәм дә булмады икән?! Безнең нинди гаебебез бар? 

Әткәйсез безгә укырга да мөмкинлек булмады бит. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, фермага эшкә урнаштым, бүген 43 ел хезмәт стажым белән муниципаль пенсия алам. Бөек Җиңү көненә карата, әз генә булса да, күчтәнәч ясарлык мөмкинлеге юк микәнни бу хөкүмәтнең? Безнең әткәйләр кем өчен, ни өчен сугыш кырларында ятып калдылар икән? Кайда монда дөреслек?

76 яшьлек Хәтимә әбиегез БИЛАЛОВА.
Балыклы авылы,
Камышлы районы.
 
 
“Сиңа ярдәм тиеш түгел”
 
“Бердәмлек” газетасын 2003 елдан бирле яздырып алам. Ул минем якын дустыма әверелде дисәм дә дөрес булыр, мөгаен. Шуңа моң-зарларымны да аның белән уртаклашырга булдым.
 
Мин 1939 елда туганмын. Балачагым, яшүсмер елларым сугыштан соңгы авыр чорга туры килде. 15 яшемнән кызу кояш астында да, коеп яңгыр яуганда да өлкәннәр белән бертигез  кырда көлтә бәйләдем, чөгендер басуында эшләдем. Ун ел кул көче белән фермада сыер саварга да туры килде. Авырып, операция ясатканнан соң гына башка эшкә күчтем. Барысын бергә кушып санасаң, колхозда гомум хезмәт стажым 38 ел да 9 ай. 
Бүген исәнлегем юк, буыннар сызлый, таякка таянып кына йөрим. III группа инвалидлык буенча акча алам, ә менә хөкүмәт тарафыннан сугыш чоры балаларына бернинди дә ярдәм күрсәтелми, “Сиңа тиеш түгел”, - диләр. Нинди закон соң бу?!
 
Минҗария 
МИНГОЛОВА.
Иске Погрузный бистәсе,
Кошки районы.
 
РЕДАКЦИЯДӘН:
Без укучыларыбызның хатларын игътибарсыз калдыра алмадык. Халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча өлкә идарәсенә шалтыратып: “Регионыбызда сугыш чоры балаларына нинди социаль ярдәм күрсәтү каралган?” - дигән сорау бирдек.
 
- Соңгы берничә елда Россия төбәкләре тарафыннан Дәүләт Думасына “сугыш чоры балалары” статусын билгеләү турындагы закон проектлары әледән-әле тәкъдим ителеп тора. Тик аларның барысы да кире кагыла килә. Хәзерге вакытта кайбер субъектларда әлеге төр категориядәге кешеләргә ярдәм итү максатыннан өстәмә норматив хокукый актлар кабул ителгән.  
 
Самараның КПРФ фракциясе дә 2013 елда Самара губерна Думасына “Сугыш чоры балалары” закон проектын тәкъдим иткән иде. 2014 елның 25 мартында ул кабул ителде. Аның буенча 1927 елның 3 сентябреннән 1945 елның 2 сентябренә кадәр СССР территориясендә туган гражданнарга Җиңү бәйрәменә 1000 сум акчалата өстәмә түләү каралган. Моның өчен гражданин федераль һәм өлкә кануннары буенча каралган (юлга бүлеп бирелгән 270 сум акчадан кала) башка бернинди дә акчалата түләүләр алмаган, ә пенсиясе ике яшәү минимумыннан (15 444 сумнан) артмаган булырга тиеш, - дип җавап бирделәр идарә юристлары.
 
Ач-ялангач, ятимлек ачысын күреп үскән, сугыштан соң илне торгызуга күп көч куйган сугыш чоры балаларының күбесе бүген шул 1000 сум акчаны да ала алмый газаплана. Чынлап та, кайда соң монда дөреслек? Моңа кем җавап бирер икән?
 

---
Бердәмлек
№ --- | 18.05.2018
Бердәмлек печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments