|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.05.2018 Мәдәният
Татарлар карамагында Лев Толстой биләмәсе
Бөек Җиңү көне алдыннан безнең Татар Моклокасы мәктәбенең 8 лкасс укучылары класс җитәкчеләре Рузалия Калимуллина белән, шулай ук авыл башлыгы Салех Щегалев, завхоз Әббәс Хайруллин һәм минем катнашымда күп еллар буе хыялланган максатыбызны тормышка ашырдык. Әлеге сәфәребезне Бөек Җиңү көне алдыннан оештыру очраклы түгел иде, чөнки максатыбыз – Бөек Ватан сугышында һәлак булган гаскәриләр монументын төзекләндерү булды. Урынга килеп җиткәч, беренче булып куаклыклар, чүп үләне белән чолгап алынган һәм шактый тузып беткән һәйкәл күзебезгә бәрелде. Озак уйламыйча эшкә керештек - ир-егетләр иске агач-куакларны кискән арада, укучылар апалары белән иске үләнне, чүп-чарны арытты һәм һәйкәлне буярга кереште. Авыр эштән арыган булсак та, кылган изгелегебездән күңелләребез горурлык һәм партиотлык хисе белән тулды. Аннары бергәләшеп вотчинаның истәлекле урыны – юкә аллеясына бардык, биредә йөзләгән табигый чишмәне берләштереп аккан уникаль шарлавыкны күрдек. Ахырда бергәләшеп истәлеккә фотога төшеп, кайтыр юлга чыкктык.
Сания МАГҖАНОВА, өлкән вожатый.
Татар Моклокасы.
--- |
Иң күп укылган
|