|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.05.2018 Сәясәт
“Ничек шулкадәр оятсыз булырга!” - Түрәләрнең ябык ишекләр артында ниләр майтарып ятуын сөйләделәрБалык башыннан чери. Татарстанда Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясе утырышында республиканың сәламәтлек саклау тармагындагы хәлләр турында сөйләгәндә әнә шундый фикер җиткерделәр. Баксаң, республика хастаханәләрендә табиблар шул дәрәҗәдә акча эшләргә остарып беткән ки, ир-атларга гинекология тикшерүе үткәрә башлаган. Көләргә дә, еларга да белмәссең! Утырышны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Билгеле булганча, хәзер түрәләр керемнәре турында шәхсән республика башлыгы алдында хисап тота. Президент әйтүенчә, бу – федераль канун таләбе һәм аны үтәмичә ярамый. Республика башлыгы декларацияләр тапшыру кампаниясе чорында җибәрелгән хаталар саны күп булуын да искәртте. Аның әйтүенчә, ялгышларның 90 проценты чамасы игътибарсызлык аркасында киткән. “Керемнәре турында хисап тотучыларның 5–10 проценты гына нидер яшереп калырга тели дип уйлыйм”, – ди Рөстәм Миңнеханов. Республика башлыгы мәнфәгатьләр бәрелеше, аерым алганда, туганыңны эшкә алу мәсьәләсенә дә тукталды. “Арада ниндидер туганлык мөнәсәбәтләре бар икән – моны рәсми рәвештә теркәргә кирәк, без дә белеп торырга тиеш. Бу соңыннан, ул-бу була калса, сезгә дәгъва булмасын өчен кирәк. Республика ул дәрәҗәдә үк зур түгел”, – ди Президент.
Узган ел нәтиҗәләре буенча, югары дәрәҗәдәге 9 түрәгә җәза белдерелгән, 370 дәүләт һәм муниципаль хезмәткәр җаваплылыкка тартылган. Рөстәм Миңнеханов күзәтүче органнарның эшен югары бәяләде. Былтыр прокуратура коррупциягә каршы канунны бозуның 2 мең 500 очрагын ачыклаган. Барлыгы 50 кешене административ җаваплылыкка тартканнар. “Канун бозу очракларының бу кадәр күп булуы – дәүләт органнары һәм җирле үзидарәләрнең тиешенчә эшләмәве нәтиҗәсе”, – диде республика башлыгы. Барыннан да бигрәк дәүләт сатып алулары, муниципаль милек, аукционнар кебек юнәлешләрдә проблемалар күбрәк. Коррупциягә каршы көрәш юнәлешендә артта сөйрәлүче башкарма хакимият органнарын да атадылар. Болар – республиканың Сәламәтлек саклау, Мәгариф һәм фән министрлыклары һәм Министрлар Кабинеты аппараты. Шулай ук Балтач, Балык Бистәсе һәм Тукай районнары “кара исемлек”кә эләккән.
Түрәләрнең ябык ишекләре артында ниләр майтарып ятуын да сөйләделәр. Элеккеге сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинга барыннан да күбрәк эләкте. “Элеккеге министр шактый вакыт тармакны җитәкләү белән беррәттән, медицина университетында кафедра җитәкчесе вазифасын да башкарган. Ул төп эшенә зыян салып, берьюлы ике урында эшләгән. Бу гына да түгел, элеккеге министр кафедрага министрлык вәкилләрен эшкә алган, вазифаларны бүлгән, ягъни җитәкчелек итү функцияләрен башкарган”, – ди Президент аппаратының коррупциягә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов. Тикшерү барышында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының вузга максатчан программа буенча студентлар кабул итүе дә ачыкланган. Юк, БДИ нәтиҗәләре буенча түгел, булачак табибларны әти-әниләренең кем булуына карап сайлаганнар. Марс Бәдретдинов әйтүенчә, министрлыкның коррупциягә каршы көрәш комиссиясе тиешле дәрәҗәдә эшләмәгән. Алар закон бозу очракларына күз йомган.
Түрәләрнең ябык ишекләре артында ниләр майтарып ятуын да сөйләделәр. Элеккеге сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинга барыннан да күбрәк эләкте. “Элеккеге министр шактый вакыт тармакны җитәкләү белән беррәттән, медицина университетында кафедра җитәкчесе вазифасын да башкарган. Ул төп эшенә зыян салып, берьюлы ике урында эшләгән. Бу гына да түгел, элеккеге министр кафедрага министрлык вәкилләрен эшкә алган, вазифаларны бүлгән, ягъни җитәкчелек итү функцияләрен башкарган”, – ди Президент аппаратының коррупциягә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов. Тикшерү барышында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының вузга максатчан программа буенча студентлар кабул итүе дә ачыкланган. Юк, БДИ нәтиҗәләре буенча түгел, булачак табибларны әти-әниләренең кем булуына карап сайлаганнар. Марс Бәдретдинов әйтүенчә, министрлыкның коррупциягә каршы көрәш комиссиясе тиешле дәрәҗәдә эшләмәгән. Алар закон бозу очракларына күз йомган. “Мондый хәлләргә вакытында чик куелмау аркасында, канун бозу очракларының берсе буенча җинаять эше кузгатылды һәм зур фаҗига килеп чыкты, – дип министр урынбасары Елена Шишмареваның үлемен искә алды ул. – Моны булдырмыйча калырга да мөмкин иде”.
Балык башыннан ук черек булгач, шәһәр һәм район хастаханәләрендәге хәлләрне дә чамалап була. “Документлар нигезендә, 2012 елда Түбән Кама район үзәк хастаханәсендә 11 мең кеше медицина тикшеренүе узган. Моның өчен 12 миллион сумнан артык акча түләнгән. Тик документларны өйрәнү барышында документларның дөреслеккә туры килмәве ачыкланды”, – ди Марс Бәдретдинов. Йә булмаган кешеләрнең исем-фамилияләрен язып куйганнар, йә ир-атларны гинеколог һәм маммологта тикшеренү үткәргәннәр. Бер меңгә якын кеше әнә шундый тикшеренү узган. “Ничек шулкадәр оятсыз булырга!” – дип гаҗәпләнде Марс Бәдретдинов.
Быелның мартында хокук саклау органнары игътибары үзәгенә эләккән Республика клиник-офтальмология хастаханәсе турында да искә алдылар. Билгеле булганча, дәвалау учреждениесенең баш табибы Айрат Әмиров башта эшеннән читләштерелде, аннары үз теләге белән эштән китте. “Коррупцион схемалар һәм арадашчы оешмалар хезмәтеннән файдаланып, линзаларны җитештерүченекеннән бер ярым тапкыр диярлек кыйммәтрәк бәягә сатып алганнар”, – ди Марс Бәдретдинов. Соңгы ике елда хастаханә шундый дүрт меңнән артык линза алган. Бәяләр кыйммәт булгач, бушлай дәвалануга чират торучылар саны ике елдан да күбрәккә сузылган. Бүген 18 мең кеше операцияне көтә. Хәер, тикшерүчеләрнең чиратта торучыларга да сораулары җитәрлек. Исемлектә үз хисабына операция ясатучылар да, инде фани дөньяга күчүчеләр дә бар, ди. Утырышта республиканың Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыкларын да тәнкыйтьләделәр.
Эльвира ВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|