|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.05.2018 Мәдәният
«Илһамият» артистлары Татарстан районнарында концертларын дәвам итәТатар филармониясе сәхнә ветераннарының «Илһамият» клубы Татарстан районнарында концертларын дәвам итә. 5 майда Теләчедә «Солдат озату» бәйрәмендә катнашканнан соң, 9 май – Җиңү көнендә – артистлар Буа мәдәният йортында чыгыш ясадылар. Концертта Татарстанның халык артистлары Фердинанд Сәлахов, Лена Бичарина, Георгий Ибушев, Рамил Курамшин, Татарстанның атказанган артисты Сания Фәйзуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәйдәр Сафин катнашты. Бүген – 17 майда «Илһамият» артистларын Кукмара көтә. Район мәдәният йортында узачак концертта Татарстанның халык артистлары Фердинанд Сәлахов, Лена Бичарина, Зөһрә Шәрифуллина, Зөһрә Сәхәбиева, Татарстанның атказанган артистлары Азат Хәлимов, Газинур Фарухшин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәйдәр Сафин катнашачак. Концерт 18 сәгатьтә башлана. 18 майда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов, Татарстанның халык артистлары Рәшит Сабиров, Хәмдүнә Тимергалиева, Лена Бичарина, Фәрит Хатыйпов, Рабига Сибгатуллина, Георгий Ибушевлардан торган сәхнә корифейлары «десант»ы Саба районының Шәмәрдән бистәсенә төшәчәк.
29 майда сәхнә ветераннары Казанның Осиново бистәсендә концерт куялар.
Уңышлы юллар, рәхмәтле тамашачылар телибез сиңа, «Илһамият»!
--- |
Иң күп укылган
|