поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.03.2010 Шоу-бизнес

КОНЦЕРТ СЕЗОНЫ ТӘМАМ?

22 нче март көнне Казанның Галиәсгар Камал исемендәге театр сәхнәсендә бу сезонның соңгы зур тамашасы – «Зур концерт» узачак. Утызга якын җырчы катнашындагы мондый тамашаны бары көз көне генә күреп булачак, ди оештыручылар. Аның каравы, бу концертта чыгыш ясаячак җырчыларның барысы да концерт бирүдән туктый дигән сүз түгел әле. Кемдер Казан тамашачысын “сольный” концерт белән сөендерәчәк әле, кайберләре Татарстан районнары һәм РФ регионнары татарларын шатландырачак. Шулай да араларында бу сезонны төгәлләүчеләр бар.


 

 

2009-2010 концерт сезоны ничек үткән, дәвамы булырмы? Моның турында җырчылар, алып баручылар үзләре сөйли.

 

 

Айдар ГАЛИМОВ

 

“Казанда октябрь ахырында булып киттек. Шуннан бирле гастрольләрдән кайтып кергән юк. Яңа программаны Пермь, Оренбург, Свердловски өлкәләрендә, Башкорстанда күрсәтергә өлгердек. Хәзер Мәскәүгә, Санкт-Петербургка юл тотабыз. Шулай ук тиздән Удмуртия, Коми Республикасына, Ханты-Манси өлкәләрендәге тамашачыларыбызны барлап кайтырга ниятлибез.

 

Татарстанга килгәндә, мартта Бөгелмә, Әлмәт кебек шәһәрләрдә сольный концертларым булачак.  Ял турында уйлаган да юк.”

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 Резидә ШӘРӘФИЕВА

 

 «Быел концертлар бик күп булды. Аларның санын да белеп бетермим хәтта. «Татарча солянка» белән районнарда, регионнарда йөрдек. «Мәүлед кичә»ләренә һәм Рамазан бәйрәмнәренә багышланган концертлар уздырыла башлады хәзер, аларда да бик теләп катнаштым. Милли мәдәният үзәгендә дә гел җырлап торабыз. Банкет, туган көннәргә дә чакыралар. Аллага шөкер, җыр сөючеләр күп.

 

Свердловск, Төмән, Мәскәү, Түбән Новгород, Санкт-Петербургны урап кайттык. Быел чит илгә барырга туры килмәде. Гәрчә узган ел Казахстанга кадәр чакырганнар иде.

 

Тиздән, 28-29 нчы апрельдә, “Уникс” концертлар залында Равил Галиев белән яңа программабызны тәкъдим итәчәкбез. Концертта кемнәр чыгыш ясаячагын әле үзебез дә белмибез. Якын арада уйларбыз инде. Яңа программаны районнарга да күрсәтү исәбе бар. Казаннан соң Чаллы, Зәй, Әлмәт, Мамадыш якларына җыенабыз.»
 

 
 

 

 

Ринат РӘХМӘТУЛЛИН

 

“1992 нче елдан бирле илебез буйлап гастрольләрдә йөрим.  Казан сәхнәсендә еш күренмәсәм дә, Ульяновскида, Чабаксарда, Канашта, Дмитровоградта, Пензада, Сергачта мине яхшы беләләр. Аларга мин җырчы-композитор буларак таныш.

 

Инде быелдан “Татарча солянка”ларда чыгыш ясыйм. Февральдә Әлфинә Әзһәмованың концертында катнаштым. 16 нчы апрельдә Филармония концертлар залында үземнең “сольник” булачак.

 

Моңа кадәр зур сәхнәгә ашкынмадым. Шуңа мине радиода ишетеп, телевидениедән дә күреп булмады. Инде хәзер тамашачыларым чыгышларымны сорый. Шул уңайдан яңа җырлар яздырам, аларга клип төшерәбез, радиодан да җырлата башладылар.

 

Мәскәүдә дә еш булырга туры килә. Әле менә тагын чакырдылар. Булачак концертта минем җырларны Гүзәлия Шәрәфетдинова белән татар эстрадасының популяр җырчылары башкарачак.”

 

 

 

Гөлназ СӘФӘРОВА

 

 “Дүрт ел рәттән концертлар оештыруда катнашам. “Татарча солянка”, “Зур концерт», “Җанлы концерт», «Татар җыры” һәм башка күп тамашаларда алып баручы булып кына калмыйм, ә сценарийларын да үзем язам. Казандагы татар дискотекалары да миннән башка үтми. (Көлә).

 

Концертларны рус телендә дә алып бару тәҗрибәсе бар. Бәйрәм уңаеннан уздырылган чараларда да мине конферансье итеп күрәселәре килә. Танышларым бу җәйдә АКШка чакырырга йөриләр. Анда америка татарлары “Сабантуй” бәйрәмен уздыра икән.

 

Быел гастрольләргә чыкканым юк әле. Бу сезонда районнарга, регионнарга “Татар радио”сының башка ди-джейлары йөри. Казан тамашаларында гына күреп була мине. 22 нче мартта узачак концертны Фәнис Җиһанша белән алып барачакбыз.”

 
 


 

Вәсилә ФӘТТАХОВА

 

“Гастрольләр дигәне безнең Башкортстан районнарыннан узмый әлегә. Бүгенге көндә тамашачылар “Назлы гөл”, “Мин барыбер сине яратам” кебек җырларымны яратып тыңлыйлар. Кызганыч, татар радиоларында минем яңа җырлар яңгырамый шул. 

 

Татарстанда чыгыш ясамаганга күп вакытлар узган. Соңгы тапкыр 2009 нчы елның “Татар җыры” фестивалендә катнашкан идем. Сольный концертларымны әле Казанда куйганым юк. Ә менә быел җыенам. Май айларында килергә уйлыйм. Казаннан соң Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллыга барып кайтасы иде.

 

Концертларымның кунаклары, гадәттә, Башкорстанның җырчылары. Татарстанда иҗат итүчеләрдән Алинә Шәрипҗанованы бик теләп үземә чакырыр идем.”

 

  

 

 

Алинә ШӘРИПҖАНОВА

 

 “6 нчы март көнне JIVE төркеме белән Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында чыгыш ясадык. Программабыз “Джазда хатын-кызлар гына түгел” дип атала. Бу төркем белән без 10 ел элек танышкан идек, мин әле аларның солисты да булдым.

 

Татар концертларына килгәндә, “Иң яхшы дуэтлар” программасы белән регионнарда йөреп кайттык. Бу гастрольләрдә Резидә Шәрәфиева, Равил Галиев, Рәсим Низамов, Алинә Сафиуллина, Ленар һәм Илнар Сәйфиевлар, Илназ Минвәлиев һәм Алсу Хәбибуллина, Иркә һәм Мөнир Рахмаевлар белән бергә чыгыш ясадым.”

 

 

 

 

 

 

 

Дилә НИГЪМӘТУЛЛИНА

 

 “Гастрольләргә абыем Булат белән йөрибез. Татарстанны урап кайттык инде. Җәй Башкортстанга, көз Себер якларына юл тотарбыз дип уйлыйбыз. Безне Сургут, Төмәндә бик көтәләр дип ишеттек. Әлбәттә, Казан тамашачысына да бүләгебез бар. Апрельнең 10-11ендә “Уникс” залында концерт бирәчәкбез. Тамашабыз “Бәхет ачкычы” дип исемләнгән. Концертыбызның үзенчәлеге шунда: ул үз эченә мюзикл элементларын ала. Татар эстрадасында мондый жанрда тамашалар күрсәтелгәне юк әле.

 

Концертка ел дәвамында әзерләнәм. Сәхнә костюмын гына да 5-6 төрлене тектерергә кирәк, барысы да яңа булырга тиеш.

 

Мине еш кына дискотекаларга чакыралар. Яшьләр арасында “Бәллүр савыт”, “Вакыт”, “Йөрәгем”, “Ком сәгате” җырларына remixлар бик популяр.

 

Шунысына шатланам, өлкән яшьтәге тамашачыма да, студент кызлар-егетләргә дә ошарлык җырларым бар.

 

Концертлардан алган керемебезнең бер өлешен хәйрия итеп картлар йортына, балалар бакчаларына һәм йортларына тапшырабыз. Ислам кануннары буенча һәр кеше дә үз кеременнән зәкать бирергә тиеш бит.”

 

 

 

 

 

 

 


Наилә ХӘБИБУЛЛИНА
Барс-Медиа
№ |
Барс-Медиа печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»