|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.05.2018 Мәгариф
Разил Вәлиев: Бер халыкның да үз теләге белән юкка чыгасы килмиБу дөньяда кеше өчен әти-әнидән соң иң кадерле өч нәрсә бар. Аның берсе – туган ил, икенчесе – туган җир, өченчесе – туган тел. Туган илгә һөҗүм янаганда бар халык берләшеп яуга ташланган, туган җиргә куркыныч килгәндә, тормышларын да кызганмыйча, аны яклап көрәшкә чыкканнар. Проблемалар хәттин ашкан булса да, әлегә илебез имин, Аллага шөкер, туган җиребез, Ватаныбыз – Татарстаныбыз бар. Ә менә туган тел проблемасы, республикабызның дәүләт теле мәсьәләсе соңгы арада бик авыр чорга килеп керде, дөресрәге, аны шундый хәлгә дучар иттеләр. Туган телебезгә, Россиядәге күп санлы милли телләргә куркыныч янаганда без – халык вәкилләре үзебезнең катгый сүзебезне әйтергә, аларны яклап конкрет гамәлләр кылырга тиешбез. Ә туган телебезгә һөҗүм, ни кызганыч, һич тә туктарга җыенмый, киресенчә, көннән-көн көчәя генә бара.
Шушы елның 10 апрелендә бер төркем Россия Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан тәкъдим ителгән Россиянең “Мәгариф” законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты бүгенге милли сәясәтнең һич тә милләтләр файдасына булмавын тагын бер кат дәлилләде. Яңа тарихтагы мондый сәясәт 2007 елда мәгариф системасыннан милли-төбәк компонентын алып ташлау белән башланып, Бердәм Дәүләт имтиханын бары тик рус телендә генә бирү карары белән ныгытылды һәм бу карарлар милли мәгариф системасының тамырына балта белән чапкандай булды. Ә инде Дәүләт Думасы депутатлары тәкъдим иткән әлеге закон проектын туган телләргә җеназа чыгарга әзерләнү белән генә тиңләргә мөмкиндер. Бу закон проектында депутатлар милли республикаларның дәүләт телләрен һәм туган телләрне бары тик ирекле, факультатив рәвештә генә укытуны гамәлгә куймакчы. Ә факультатив ул – теләсәң, укыйсың, теләмәсәң, юк дигән сүз, совет чорында без аны үз башыбыздан кичергән идек инде. Факультатив фәннәр өчен бюджет хисабына дәреслекләр алу да каралмый, димәк, дәреслекләрне ата-аналар үз хисапларына яки мәктәпләр үз акчаларына сатып алырга тиеш була, факультатив фәннәрне укыту өчен бюджет хисабына педагоглар әзерләү дә мөмкин булмаячак. Ә милли мәктәбе булмаган милләтнең киләчәге юк. Чөнки милли мәктәпсез халыкның туган теле дә әкренләп юкка чыга, ә туган тел булмаган җирдә милли мәдәният, милли сәнгать, милли әдәбият, милли фән, милли гореф-гадәтләр дә, димәк, милләт үзе дә бөтенләй бетүгә дучар була.
Закон проекты авторлары “туган тел” һәм “республиканың дәүләт теле” төшенчәләренең бер үк мәгънәдә булмавын игътибарсыз калдырганнар. Дәүләт телләрен билгеләү хокукы – республикаларның конституциячел-хокукый статусын Россия Федерациясенең башка субъектлары статусыннан аерып торучы үзенчәлекләрнең берсе. Россия Федерациясе республикаларының дәүләт телләрен тиешенчә укытуны бетерү котылгысыз рәвештә әлеге телләрнең дәүләт телләре буларак кулланылышына зыян салачак. Монда Россия Федерациясе Конституция Судының хокукый нәтиҗәсе дә исәпкә алынмаган, аның 2004 елның 16 ноябрендәге карары белән Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрен Татарстан Республикасы дәүләт телләре буларак укыту турындагы нормалары Россия Федерациясе Конституциясенә каршы килми, дип танылган иде.
Безне бу закон проекты авторларының Россия Федерациясе халыклары телләрен укытуны вариатив – уку-укыту программасының мәҗбүри булмаган өлешенә күчерергә тырышулары аеруча борчый. Россия Федерациясе Конституциясенең 68 статьясындагы 3 өлеше нигезендә Россия Федерациясе барлык халыкларга туган телне саклау, аны укыту һәм үстерү өчен шартлар тудыру хокукын гарантияли. Ә бу закон проектын гамәлгә ашыру гамәлдәге туган тел кануны бозылуга, ахыр чиктә туган телләрне мәктәптә укытуның мәгънәсе югалуга китерәчәк. Моннан соң туган телләрне укыту системасындагы кадрларның кирәксезгә чыгуы котылгысыз, һәм аларны кире кайтару бик кыен яки бөтенләй мөмкин булмаячак. Әгәр без туган телне укытуны факультатив дәрәҗәгә төшерсәк, киләсе буыннарга туган телләрен һәм милли үзаңнарын югалту куркынычы янаячак.
Әгәр дә мәгариф системасы укучыларның һәм аларның ата-аналарының ихтыярыннан гына чыгып эшләсә, кемдер математиканы, кемдер физиканы укымас иде, кайберләре исә гомумән укудан баш тартыр иде. Әмма баланы төрле яклап үстерү һәм тәрбияләү, аның белем дәрәҗәсен арттыру, фикерләү мөмкинлеген киңәйтү дә бар бит әле. Безнең фикеребезчә, Россия мәктәпләрендә белем бирүнең эчтәлеген күпмилләтле җәмгыятьнең һәм дәүләтнең мәгариф өлкәсендәге мәнфәгатьләре, мәдәниятләр һәм телләр күптөрлелеген саклауны һәм үстерүне тәэмин итә торган уртак карарлар билгеләргә тиеш.
Татар телен саклап калу буенча карашларыбызны эзлекле рәвештә якламаган өчен Дәүләт Советына һәм Президентка карата шактый тәнкыйть сүзләре яңгыравын без матбугатта күреп, ишетеп һәм тоеп торабыз. Аның Россиядәге зур абруен истә тотып, Президентыбыздан әлеге мәсьәләне хәл итүдә активрак катнашуын өмет итәргә безнең хакыбыз бар. Ә депутатлар һәм рәисебез Фәрит Мөхәммәтшин республика халкының конституцион хокукларының гамәлгә ашырылуын даими контрольдә тотарга тиеш.
Соңгы арада матбугат чараларында һәм Мәскәүгә җибәрелгән күпсанлы доносларда “Татар телен көчләп укыту” – “насильственное изучение татарского языка” дип ешаеп киткән лаф орулар, минемчә, бернинди кысага да сыймый. Бәлки, ул тар карашлыктан, тар күңеллелектән, законнарны белмәүдән килә торгандыр? Югыйсә дәүләт теленең теләсә кайсы дәүләттә һичшиксез укытылырга тиешлеген исбатлап торасы да юк кебек. Россиянең Конституциясендә һәм “Мәгариф” законында да “Обязательное среднее образование” дип акка кара белән язылган бит. Ничек инде ул, хәтта бүген Россияне дошман күргән чит илләрнең безнең өчен чит телләре дә мәктәпләрдә укыту өчен “обязательный – мәҗбүри” булып та, урыслар белән бергәләп шушы дәүләтне корган татар халкының туган телен укыту гына “насильственный – көчләп укыту” дип аталырга тиеш соң әле?
Россия дәүләте бүген бик катлаулы чор кичерә. Халыкара масштабта хәлләребез гаять катлауланган чорда, ил эчендә ыгы-зыгы тудырырлык законнар тәкъдим итүне мин һич кенә дә җәмгыятьне берләштерүче гамәл, дөрес милли сәясәт дип атамас идем. Әллә бу яман ниятле кешеләр тарафыннан махсус эшләнәме икән дигән шигем дә бар хәтта...
Россиянең Төп законы – Конституциясендә дә туган телләрне ирекле укыту турында бер сүз дә юк. Ә Россиядә Конституция белән тәңгәлләшми торган законнар кабул итү катгый рәвештә тыела.
Күренекле кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматов: “Үз акылында булган бер кеше дә бу дөньядан үз теләге белән китми. Ә халыклар синең-минем кебек кешеләрдән тора”, – дип әйткән иде. Әйе, бер халыкның да үз теләге белән юкка чыгасы килми. Ә юкка чыкмас өчен безгә үз илебезне, үз республикабызны, туган телебезне, милли мәктәпләребезне күз карасыдай сакларга кирәк. Без “бетәбез, үләбез“ дип түгел, ә “яшибез, көчәябез, алга барабыз” дип өметләнеп яшәргә тиешбез. Сан ягыннан Россиядә икенче урында торган татар халкының һәм башка халыкларның гомерләрен озайту өчен без кулдан килгәннең барысын да эшләргә бурычлы.
--- |
Иң күп укылган
|