|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.05.2018 Фаҗига
Казанның Автосервис урамында чыккан янгында бер кеше зыян күргән (ВИДЕО)Казанның Автосервис урамында чыккан янгында бер кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Моңа кадәр агентлык Казанның элеккеге 3нче тимер-бетон эшләнмәләр заводы территориясендә ягулык мичкәләре януы хакында хәбәр иткән иде. Янгынның мәйданы 100 квадрат метр тирәсе тәшкил иткән. Ут белән көрәшүчеләр 9.41 сәгатьтә янгынны сүндергән.
Янгында 32 яшьлек шәхси предприятие хезмәткәре зыян күргән. Балтыры һәм аркасы пешкән ир-атны Республика клиник хастаханәсенә озатканнар.
--- |
Иң күп укылган
|