поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.05.2018 Шоу-бизнес

Җырчы Гүзәлия йорт салса...

- Татар эстрадасында танылгач та, сезнең иҗатыгызныбик күпләр тиз арада яратып өлгерде. Сәхнәгә “юл яру” кыен булдымы? Сәнгать өлкәсендәге беренче адымнарыгыз хакында сөйләсәгез иде...

- Зур сәхнәгә менү күпләр өчен җиңелдән түгел, мин исә беренче адымнарымны “Татар җыры” фестивалендә ясадым. Анда үзем язган җыр белән, дипломант исеменә лаек булдым. Исемдә: бәйге вакытында, барысы да минем җырны көйләп йөрделәр. Ул “Ана җыры” иде. Бүген әлеге иҗат җимешемне “Казан егетләре” башкара. “Татар җыры”нда минем чыгыш тәэсир калдырган булса кирәк, әлеге бәйгедә күреп алып, “Заман егетләре” төркеме үзләренә беренче җырларымны яздырып карау тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттеләр. Шуннан соң алар белән бергә биш елга якын эшләдем, ике альбом яздырдым.
 
- Бүген исә үзегез талантлы яшьләр белән эшлисез, яңа йолдызлар “кабызасыз”. Сүзем яшь җырчы Хәким белән иҗатыгыз хакында. Бу тандем ничек барлыкка килде?
- Хәкимне мин очраклы рәвештә социаль челтәрдә күреп алдым. Тавышы бик ошады. “Тембрың матур”, – дип үзенә дә язып җибәрдем. Икенче көнне, әле ул вакытта аның белән иҗат итүче аранжировка ясаучы, композитор Артур Замалетдинов шалтыратып, Хәким белән дуэт җырларга тәкъдим итте. Бераз уйлагач, мин риза булдым. Гәрчә, Элвин Грейдан соң башка дуэт яздырмам дигән идем.
 
- Ни сәбәплемондый карарга килгән идегез?
- “Үз гомеремдә дуэтлар бик күп булды” дигән фикердә идем.
 

- Бүген эстрадада җырчылар шактый. Кайберләре турында: “Җырлый белмәгән килеш сәхнәгә чыккан”, – дип әйтүчеләр дә бар. Андыйларга җавап итеп нәрсә дияр идегез?
- Сәхнәдә һәр җырчы үз стилен булдырырга хаклы. Чын артистның тамашачыга әйтер сүзе, фикере булырга тиеш. Бер “алтын тавыш” белән генә дә ерак китеп булмый.
 
- Үзегезгә тәнкыйть яки киңәш белән мөрәҗәгать итүчеләрне еш ишетергә туры киләме? Бәлки, күңелгә үтеп кергәннәре дә бардыр?
- Тәнкыйтьне ишетергә туры килә. Ләкин мин аны үз эшен оста башкарган, белемле, абруйлы кешеләрдән генә кабул итәм, ә башкаларныкын исә мин колагыма да элмим. Киңәшкә килгәндә, аны мин китаплардан табам. Бигрәк тә бөек шәхесләрнең автобиографик әсәрләрен күп укыйм. Алар миңа зур файда китерә.
 
- Шулай да адәм баласының тормышында төрле вакыйгалар була. Кайбер хәлләрне, кеше әйткән сүзләрне кабул итүе авыр. Шундый вакытларда көчне нәрсәдән, кайдан табасыз?
- Авыр булганда мин камыр басып, төрле тәм-томнар пешерергә яратам. Намаз да укыйм, әлбәттә, ярдәме зур – үземәтынычлык табам.Кайвакыт елап алсаң да, рәхәт булып китә бит.
 
- Сезнең кимчелекләрегез бармы? “Эх, Гүзәлия, дөрес эшләмәдең”, – дип үзегезне еш тәнкытьлисезме?
- Минем кимчелекләрем күп (көлә). Игьтибарсыз , үзсүзле, кире дип әйтә алам үзем хакында. Шырпы сыман кабынам да тиз сүнәм.

- Гүзәлия, автор-башкаручы буларак моң, музыка сезнең өчен нәрсә ул? Шулай ук кайсы жанрдагы көйне тыңлап илһамланасыз?
- Музыка ул шәхсән минем өчен – яшәү мәгънәсе. Ул мине канатландыра һәм хыялландыра.Җырларның төрле стильдәгесентыңларга яратам.Аеруча этник, сыйфатлы инди-поп музыка, соул, андеграунд ошый.
 
 
- Киләчәктә аерым бер йортыгыз булса, аны ничек күз алдына китерәсез?
- Хыялымда мин ике катлы агач йортны күз алдына китерәм. Аның эчендә иң мөһиме мич булырга тиеш. Өй тирәли матур бакча, анда күп итеп алма һәм чия агачлары үссен иде. Шулай ук янәшәдә зур мунча булырга тиеш.

- Азакка укучыларга җиткерер фикер, теләкләрегез дә бардыр...
- Иң мөһиме дөньяларыбыз тыныч, якыннарыбыз исән-сау булсын. Кешеләр бер-берсенә карата йомшаграк һәм игътибарлы булсыннар иде. Эшләребез һәрвакыт уңсын, илһам чишмәбез саекмасын!  

 


Алинә ЮНЫСОВА
Gong-TV
№ --- | 13.05.2018
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»