поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.05.2018 Шоу-бизнес

Гөлназ Сәфәрова: "Туйганчы йоклый алганым да юк"

Татар радиосы”, “ТМТВ” каналы алып баручысы Гөлназ СӘФӘРОВАны ишетмәгән, белмәгән, танымаган кеше юктыр. Радионы кабызсаң — Гөлназ, телевизор каршына утырсаң — ул, концерт карасаң да, алып баручы — Сәфәрова! Ничек өлгерәдер?! Әле чараларның сценарийларын да үзе яза, проектлар уйлап таба... Күптән түгел “ТНВ”да эфирга чыккан “Мин” тапшыруын да Гөлназ алып бара. Артык популяр булу, танулары кайчак комачаулый да икән.

— Берсендә ЮХИДИ хезмәткәре туктатты. “Сез бит Сәфәрова!” — ди. Таныды бу. Җибәрер, бәлки, дим эчтән генә, — ди Гөлназ көлеп. — “Әйе, мин”, — дим. “Беләсезме! Сез — иң яратмаган алып баручым”, — диде дә штраф язды. Шулай да була! 
 
Очрашып сөйләшү өчен, Гөлназның “Дуслык күпере” фестивале белән Русияне аркылыга-буйга йөреп кайтканын көттем. Эшләп тә күрсәтә, ичмасам! Гаиләсен генә бераз кызгандым...
 
— Эшләрең күп... Ничек өлгерәсең? 
 
— Соңгы ярты елда шактый чакырулардан баш тарта башладым. “Сольный” концертларга сценарийлар язып бирүемне сорыйлар. Аңа һич вакытым калмый. Зинһар, ачуланмасыннар. Хәзер зур проектлар белән генә эшлим. Дөресен әйткәндә, туйганчы йоклаганым да юк. Менә 13 көн рәттән чит төбәкләрдә концерт алып бардым, Казанга кайткач, тагын тезелеп китте... Әле бит шәхси чараларым да бар: туй-мәҗлесләр, оешма юбилейлары... 
13 көн йөреп, төнлә арып-талып кайткач, йокларга яттым. Күз генә йомган кебек идем, инде таң аткан. Иртүк улым Айдан өстемә менеп утырды. “Әни, син торасыңдыр бит?” — ди. Шулхәтле арыганмын. “Улым, берәр нәрсә җылытып ашамассыңмы?” — дим. Әкрен генә торып, аш бүлмәсенә чыгып китте. 6 яшьлек сабый әнисен берәр сәгать күбрәк йоклатыр өчен, йомырка пешереп ашады...
 
— Ялсыз да булмый бит. Аны ничегрәк оештырасың? 
 
— Ел саен диңгезгә барырга тырышам. Иң яхшы дәва шул. Тән дә, баш та ял итә, иммунитет ныгый. Бакчаны бик яратам. Мунча өчен үлеп китәм. Аны озаклап, шартын китереп керәм: үлән төнәтмәләре, чәчкә тегесен-монысын сөртү, дисеңме... Рәхәтләнеп чабынам. Шунда бөтен арыганлык бетә. Яңадан туган кебек чыгам. Эш күп булса да, арытса да, зарланасым килми. Эшсез бер көн тора алмыйм. Шул темпка ияләшкәнмен. Олыгайгач, ял итәрбез әле. Әлегә энергия, көч бар! Алга! 
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 12.05.2018
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»