|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.05.2018 Криминал
Казандагы бер йорт лифтында 13 яшьлек кызны мәсхәрәләгән ир-атны эзлиләр (ФОТО)Казанда 13 яшьлек кызны мәсхәрәләгән ир-атны эзлиләр, дип хәбәр итте Татарстан Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Тикшерүчеләр ачыклаганча, гадәттән тыш хәл 8 май көнне, Серов урамындагы бер йортта килеп чыга. Кыз мәктәптән өенә кайта, лифтка керә, аның артыннан билгесез ир-ат йөгереп керә һәм оятсыз гамәлләр кыла башлый. Кыз куркып кычкыра һәм ир-ат качып китә.
Әлеге факт буенча җинаять эше ачылды, дип яза Татар-информ.
Хәзерге вакытта тикшерүчеләр әлеге хәлнең нечкәлекләрен өйрәнә һәм ир-атны эзли.
Тикшерүчеләрдә әлеге җинаятьне кылуда шикләнелгән кешенең йөзе сурәтләнгән фото бар. Фотодагы ир-ат турында мәгълүматлары булган кешеләрне хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.
--- |
Иң күп укылган
|