|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.05.2018 Хәвеф-хәтәр
Башкортстанда 9 га мәйданда урман янаРоссиянең Башкортстандагы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дәүләт идарәсе республика территориясендә хәзерге вакытта табигать объектларында барган янгыннар турында мәгълүмат игълан иткән. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә. "Татар-информ" язуынча, бүген, 11 майда, иртәнге 08.00 сәгатьтә Белорет (Белорецкий) районынында Ишле авылына ерак түгел генә 9,4 га мәйданда урман яна. Янгынны сүндерүгә 8 кеше җәлеп ителгән. Янгынның көчәюе туктатылган.
Министрлыкның Башкортстан төбәк идарәсе мәгълүматлары буенча, ел башыннан республикада 165,71 га мәйданда - 27 урында табигать объекларында янгын чыгу теркәлгән. ТАСС хәбәр иткәнчә, Россиядә тулаем алганда хәзер 63, 6 га мәйданда урманнар яна, диелә "Башинформ" хәбәрендә.
--- |
Иң күп укылган
|