|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.05.2018 Шоу-бизнес
Гүзәлем: «Ураза тотып үземә зыян салырмын дип куркам»Инстаграмдагы һәр билгеле шәхеснең аккаунты нәрсә белән булса да кызыклы. Кемдер баласының кызыклы видеоларын элә, кемдер гаҗәеп фотолар белән шаккатыра... Ə менә Гүзәлем язылучыларны үзенең яулыклары белән «яулап» алган. Ул анда яулыкларын кайда алганы турында да сөйли, ничек бәйләргә кирәк икәнен дә күрсәтә... Өстәвенә, бу атнада үзенең яулыклар кибетен дә ачкан!
- Яулыклар белән электән мавыгам һәм интернет-кибетемне ачырга күптәннән әзерләнеп йөрдем. Яулыкларны шулай күп алырлар дип күз алдына да китермәгән идем. 2 көн эчендә 300дән артык яулык сатылыды.
Əлегә кибеттә бары тик яулыклар гына, киләчәктә ассортиментны киңәйтеп, төрле баш киемнәре, мөселман күлмәкләрен дә сатасым килә.
Мөселман стиле соңгы арада аеруча популяр. Əлеге стиль миңа бик ошый. Башка баш киемнәре килешми, ә менә яулык әйбәт утыра. Тик яулыкның шул ягы бар: һәрвакыт аның төсенә китереп бизәнергә, күлмәкне һәм аксессуарларны дөрес сайларга кирәк.
Салават өч елдан артык намазда. Шуңа күрә, хәзер без хәләл бизнеска күчеп барабыз. Алкоголь эчемлекләрсез барган чараларны уздыру күпкә күңеллерәк. Шунысы куандыра: көннән-көн күбрәк яшьләр аракысыз туй уздырырга дигән карарга килә. Бу бик матур күренеш һәм яшьләрнең үзләренә дә күпкә отышлырак.
Тиздән - изге Рамазан ае. Салават уразада булачак. Минем бик тотасым килсә дә, куркам. Артык ябыкмын, үз-үземә зыян салырмын дип куркам. Элек гәүдәм тазарак иде, хәзер ябыктым. Диеталарда да утырган юк. Белмим инде. Эшкә артык күп энергия түккәнгә микән?! Сәламәтлеккә зарланмыйм, бар да яхшы.
Зоя СОЛОШИНА |
Иң күп укылган
|