• 14.06-30.06 Дельфинарий в Казани. "Ак Барс" яшьләр үзәге. 11:00
  • 21.06 Мәхәббәт FM. Г.Камал театры 19:00
  • 28.07 "VII Мунчәли-Укулары" дини җыен Чүпрәле районы Мунчәли авылы
  • 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
Туган көннәр
  • 21 Июнь Ренат Галиаскаров
  • 21 Июнь Ранил Шәрифҗанов
  • 22 Июнь Әминә Сафиуллина (1925-2015)
  • 23 Июнь Әнәс Хәсәнов
  • 23 Июнь Римма Никитина
  • 23 Июнь Җәүдәт Миңнәхмәтов
  • 23 Июнь Әмирҗан Моталлапов
  • 24 Июнь Илназ Сафиуллин
  • 24 Июнь Вадим Захаров
  • 24 Июнь Эльза Әхмәтҗанова
  • Казанда, Авиастрой районындагы Тэцевский урамында 2 булмәле квартира сатыла. Бәясе 1900000. 89172603269 Мунир.
  • Правка дисков от 400 руб. Аргон. Шиномонтаж. 89274847770
  • Авиатөзелеш районы, Лукина урамында (Лукина тукталышында ук) 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Метрога 5 минут. Бәясе 10000. Коммуналь түләүләр шул бәягә кергән.89063258451
  • Казан үзәгендә урнашкан йорттан 1 булмәле фатир тәртипле кешелэргә озак вакытка арендага бирелә. Квартира чиста, жылы, остановкаларга, метрога якын. Бәясе коммуналь хезмәтләрне кертеп 18000 сум. Телефон +79172757475.
  • Биектау районы, Ямаширмә авылында "зааненский" токымлы ак төстәге, бер тапкыр бәтиләгән кәҗә сатыла. Сөте күп, тәмле. 89375996368
  • Совет районыннан 10 көнгә булмә снимать итәм тел.89586285508
  • Автомат коробкалы булган Лада калина (хэтчбек) машинасы сатып алам 8927 2460326
  • Бакчачылык турында тәмләп, тәфсилләп һәм яратып язучы кеше кирәк (журналист булуы мөһим түгел, иң кыйммәтлесе - каләме һәм матур телле булуы). Язмаларыгызны nailfa00@gmail.com га җибәрегез.
  • Бозау ите сатыла. Авылдан, шәхси хуҗалыктан. Кыйбат түгел. 89178761613
  • Казанның Галия Кайбицкая урамында 1 бүлмәле фатир вакытлыча арендага бирелә. Фатирда кер юуу машинасы, суыткыч, җиһазлар бар. 16 мең сум. Коммуналь түләүләр шушы бәягә кергән. Т.8-962-558-58-42

 

 

 
Архив
 
10.05.2018 Авыл

101 яшен тутырган Миңҗамал әби озак яшәү серен чишкән

Гомерне сорап алып булмый, диләр, Аллаһы Тәгалә күпме язса, шулкадәр яшисең. Тукай районы Таулы Дөреш авылында гомер кичерүче Миңҗамал Хәсәнова бу яктан бик бәхетле: 4 мартта әбекәйгә 101 яшь тулган.

Башкалар тәрбиясенә мохтаҗ булса да, Миңҗамал әби бүген дә үз-үзен йөртә, вак-төяк эшләрне башкара, саулыгы Аллага шөкер әле, күңелендә яшәү дәрте сүнмәгән-сүрелмәгән.
 
Миңҗамал әби ялгызы яшәсә дә, аңа күз-колак булып торучылар бар: Чаллыда гомер итүче үги оныгы Зилә ханым гаиләсе белән атна саен азык-төлек алып кайта, өен җыештырып, мунча кертеп китә. Социаль хезмәткәр Гөлчәчәк атнасына берничә тапкыр җылы аш алып килеп, аны тәрбияли, күршедә яшәүче 83 яшьлек Рәсимә әби көнгә берничә мәртәбә кереп, ашатып, чәй эчертеп чыга. 
 
— Әбинең саулыгына, физик көченә шаккатабыз, — ди Миңҗамал апаның үги оныгы Зилә Солтанова. — 100 яшендә дә бәрәңге алуда катнашты! Иртәнге сәгать 8 дә бакчага чыккан иде, көндезге 1 гә кадәр, тезләнеп, бәрәңге сабагы, чүп җыйды. Миңа 50 яшь тә юк, әмма аныңча булдыра алмыйм! Хезмәттән курыкмый, элек-электән тырыш. 100 яшенә кадәр ашарга пешереп, хуҗалыктагы бөтен эшне үзе башкарды. Соңгы елда гына аңа тәрбия кирәк була башлады...
 
 
Озын гомеренең серенә төшенү өчен, Миңҗамал әбинең яшәү рәвеше белән кызыксындым. Оныгы Зилә апа әйтүенчә, әби беркайчан да эче тулганчы күп итеп ашамаган. “Ак ипи белән сөтле чәй, карлыган кайнатмасы булса, шул җиткән”, — дия торган гадәте бар икән. Хәзер дә әби эремчеккә каймак кушып ашарга, ипи белән чәй эчәргә ярата. 
 
 
— Аның ныклап чирләгән чагын хәтерләмим, — ди Зилә апа. — Гомере буе мунча керергә яратты. Сәгатьләр буе чабына, янына керерлек булмый иде. “Әй, бүген юньләп чабынмадым да”, — дигәндә дә миллеге таушалып беткән була иде. Әтисе дә шулай чабынган, үзе сөйләвенчә, мунчадан кайткан да ятып үлгән. Әби хәзер дә мунча ярата, алып чыгып булмый (көлә). Нәселләрендә аның кебек озак яшәүчеләр юк, бертуганнары күптән вафат. Күрәсең, бу Аллаһның рәхмәте, аңа шулай башкаларны шаккатырып, озын гомер кичерергә язган. 
 

Рәзилә РӘСИМ
Ирек мәйданы
№ --- | 10.05.2018
Ирек мәйданы печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments