поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.05.2018 Хатлар

Дан сиңа, совет солдаты!

Минем әтиемнең бабасы- Абдуллин Хөрмәт Сибагат улы хәзерге Әтнә районы Яңа Өҗем авылында туган. Әтисе бик иртә үлү сәбәпле ул гаиләдә бердәнбер ир кеше булып кала һәм үзеннән кече ике сеңлесе, гәрип апасы, әнисе аның тәрбиясендә була. Шуңа күрә ул мәктәптә укуын дәвам итә алмый, колхозда иң авыр эшләрдә эшләргә мәҗбүр була.

Күп тә үтми аның бик тырыш, эшчән һәм намуслы булуын искә алып, аны ферма мөдире итеп куялар. 1937 елда аның авыл хуҗалыгында ирешкән зур уңышлары һәм тырыш хезмәтләре өчен  Мәскәүгә  Бөтен союз халык казанышлары күргәзмәсенә делегат итеп җибәрәләр. Аның тырышлыгы бушка китми. 1939 елда аны колхоз рәисе итеп сайлыйлар.Ул җитәкләгән колхоз районда гел беренчеләрдән санала. Авыл халкы ,колхозчылар аны хөрмәт итәләр,ә район һәм өлкә җитәкчеләре аның хезмәтен югары бәялиләр.

Әммә авыл халкының тыныч тормышын 1941 елның 22 июендә  башланган дәһшәтле сугыш тамырдан үзгәртә. Бөтен ил буенча “Туган ил куркыныч астында”, “Бөтенесе фронт өчен”- дигән өндәүләр берәүне дә битараф калдырмый. Минем бабам да үзенең броне булуына да карамастан сугышның беренче көннәрендә үк үзен фронтка алуларын сорап военкоматка китә. Әммә аның үтенечен кире кагалар, чөнки тылда да фронтны, сугышчыларны икмәк һәм авыл хуҗалыгы продуктлары белән тәэмин итеп тору өчен зур тырышлык һәм хезмәт көче сорала. 1941 елның 28 нче августында бик күп тапкырлар военкомат юлын таптаганнан соң аны бәйләнеш тоту өчен билгеләнгән аерым батальонның курсанты итеп фронтка алалар.

Сугышның утлы өермәсе бөтен илне айкап  үтте, һәр йортка, һәр гаиләгә гомерлек кайгы-хәсрәт,зур михнәтләр китерде, берничә буын совет кешеләренең бәгырен көйдереп, язмышларын җимереп узды. Сугыш кырларында, фронтларга тиң тылда миллионлаган кешеләрнең чәчәк кебек  яшь гомерләре өзелде. Явыз дошман белән көрәштә безнең бабаларыбыз үзләрен аямадылар, соңгы сулышларына кадәр изге антларына  тугры калдылар . Алар  азатлыкны буарга ирек куймадылар, Ватаныбыз халкын коллыктан саклап калдылар. Минем бабам да үзенең намусына тап төшермәгән, сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән«День Победы» жырындагы « Пол Европпы прошагали пол земли» дигән сүзләр минем бабаема багышланган кебек.Чыннан да авыр сугыш елларын үтеп Татарстаннан Берлинга кадәр барып җитә һәм исән кала .
Минем алдымда бабамның кызыл төстәге хәрби билеты, мин аны укыйм:
 
Абдуллин Хөрмәт Сибагат улы 1941 елның 28 нче августында  сугышка алына һәм  1942нче елның   апреленә кадәр унҗиденче аерым элемтә батальонының курсанты була.1942 елның 1944 елның сентябренә кадәр  384 нче элемтә ротасының бүлек командиры ,1945 елның октябренә кадәр 670 нче элемтә  батальонының бүлек командиры булып хезмәт итә.
 
Кидең өскә соры шинельне, 
Яклар өчен туган илеңне,
Ил өчен утка кердең син,
Ярты дөньяныгиздең син,-
Дан сиңа,дан,совет солдаты!
Эзең калды Карпат тавында,
Каның тамды Эльбаярында;
Авырпоходларүттең син,
Берлинга барып җиттең син,-
Дан сиңа,дан, совет солдаты!
 
Бу сүзләр дә минем бабаем өчен язылгандыр кебек. Сугышның иң  дәһшәтле җирләре: Орлов-Курс дугасы, Новгород өлкәсе, Гомель, Днепр елгасы, Минск, Беларуссия, Прибалтика , Көнчыгыш Пруссия, ( анда данлыклы  генерал Булатов  дивизиясе белән очрашу), һәм ниһәят Берлин, Эльба елгасы буенда  союздаш гаскәрләр – Америка сугышчылары белән очрашу , сугышның алгы сызыгына  маршал Рокоссовскийның килүе һәм аерым батырлык үрнәкләре күрсәткән өчен бабама рәхмәт белдерүләре – болар бар да бабам үткән авыр сугыш юллары .
Һаман истә ут-давыллы еллар, 
Онытылмас сугыш мәхшәрләре.
Зур җиңүләр яулап алга барды
Маршал Рокоссовский гаскәрләре.
Барды анда гаскәрләрне кырып, 
Гвардияче кыю егетләр.
Батырлыгы белән дан калдырган
Газинур һәм Муса кебекләр.
Куды алар Туган илебездән
Явыз илбасарлар өерен.
Көтмәгәндер дошман батырларның
Эльбагача җиңеп килерен.
Берлин өчен булган сугышта да
Булды алар алгы сафларда.
Көрәшләрдә бөек җиңү яулап, 
Кайтты туып-үскән якларга.
 
Җиңү  көннәрен Берлинда каршылаганнан соң да бабам әлетиз генә  туган якларга әйләнеп кайта алмады. Аны  Польшаның бер шәһәрендә  шәһәр халкының тыныч тормышын  саклау  һәм  Беларуссия  халкына бәрәңге җибәреп тору өчен комендат итеп билгелиләр. 1945 нче елның 28 нче октябрендә генә Мәскәүдән мобилизация  турында боерык килә һәм ноябрь аенда гына бабам туган якларына  әйләнеп кайта.
 
Өй каршында туктады олау,
Берәү менеп килә баскычтан.
Ана чыга елап шатлыктан.
Нинди бәхет улны каршылау!
Ул аяусыз, ярсып көрәшкән,
Күп  җырланган поход, юл җыры,
Күкрәгендә  күпме ордены-
Үсеп чыккан кебек йөрәктән.
Һич кирәкми сорап торырга,
Кичергәне ачык  һәммәсе,
Чәчләренә кунган чал бәсе
Үзе сөйли барсы турында.
 
Җиңүгә юл бик озын һәм авыр булган.Фронтта да, тылда да һәр кешедән зур рухи киеренкелек һәм фидакарьлек таләп иткән. 700 мең татарстанлы, кулына корал тотып, Ватанны саклаган, 200гә якын якташларыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган , дистәләрчә мең кеше хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнгән. 
 
Менә минем алдымда да бабамның орденнары  һәм медальләре  теркәлгән  кечкенә мендәр. Болар бар да бабамның сугыш елларында күрсәткән батырлыклары  өчен бирелгән:
-1943 ел-“Сугыштагы батырлыклары” медале Старое Руссо янында  берөзлексез элемтә  белән тәэмин иткәне өчен.
-1943 ел май ае “ Кызыл йолдыз” ордены Орел   шәһәрен азат дә катнашканы  өчен.
- 1944 ел “ 1 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы” ордены Беларуссияне азат итүдә катнашканы өчен.
-1944 ел “ 2 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы” ордены Польшаны, Краков шәһәрен азат  итүдә катнашканы өчен.
-1945 ел “ Дан” ордены зур дәрәҗәдәге немец офицерын  “ тел” итеп алганы өчен.
- 1945 ел “ Берлинны  алган өчен” медале Берлин шәһәрен азат  итүдә катнашканы өчен.
 
Фашистларны тар-мар итүдә күрсәткән батырлыкларын искә  алып сугыштан соң да аны күп кенә юбилей медальләре һәм орденнары белән бүләкләделәр.
 
Сугыштан соң туган якларына әйләнеп кайткач  бабам баштан- аяк авыл хуҗалыгы эшләренә чума . Аны көчле ихтыярлы, намуслы, батыр йөрәкле булганы өчен тагын колхоз рәисе итеп сайлыйлар.Сугыш елларында  кичергән зур югалтулар, күңел яралары тиз генә төзәлми ,һәрвакыт күз алдында сугыш кырларында ятып калган солдат дуслары искә төшеп йөрәкне әрнетә.
 
Ал нурларга төренеп кояш байый
Үткән юллар килә күңелгә,
Җиңүләрне яулап алган көннәр
Онытылмас гомер-гомергә.
Югалтулар алып килде сугыш,
Күпме дуслар кайтмый калдылар,
Шул дусларның йокыларын саклап, 
Ак каеннар моңсу шаулыйлар,
Таралыштык илнең кырларына,
Очрашырбыз микән без тагын?
Сагынам сезне, җиңү юлларыннан
Бергә үткән солдат дусларым!
 
Һәм чыннан да күпме еллардан соң солдат дуслары яңадан бергә очрашалар. 1970 еллар ахырында бабамны эзләп Беларуссиядән ,Украинадан сугышта бергә булган иптәшләреннән хатлар килә. , Менә хатларның берсендә шундый юллар бар – “ Кадерле һәм хөрмәтле фронтташ дустым Хөрмәт Сибагатович , сине һәрвакыт бары тик яхшы сүзләр белән генә искә алам.  Син  безнең өчен батыр, кыю йөрәкле , бик эшчән, таләпчан һәм һәрвакыт безне якларга әзер торучы иптәш һәм командир булдың. Синнән нинди дә булса берәр хәбәр алсам, күңелем тынычланып китә.
 
Әйе, Хөрмәт  исән һәм сәламәт икән-, дип шатланып куям. Ә 1980 елда бабам янына Беларуссиядән фронтташ дусты  Савилий Франсович Суслов  кайтты.Күпме еллар үткән, күпме сулар аккан ,инде үзләре бабай булган солдат дуслар сугыш хәтирәләрен яңгартып таң атканчы сөйләшеп тә сөйләшеп туя алмыйлар.Дәһшәтле сугыш  елларын үтеп, исән-иман туган якларына әйләнеп кайткан ветераннарның сөйләсе сүзләре  чыннан да күп булгандыр.
 
Олыгайган саен йокылар сак.
Үткәннәргә хәтер еш кайта.
Кайчак таңнарның да алсулыгы
Сугыш яраларын кузгата.
Утны-суны кичкән ирләрнең дә
Күңелендә күпме моң ята!
 
Менә дәһшәтле сугыш еллары артта калды, әмма сугыш китергән  авыр яраларны , җимерек  хуҗалыкларны  торгызыр өчен бик күп көч һәм түземлек сорала. Фронттан кайтуның беренче көннәреннән үк бабам җиң сызганып шушы эшкә алына. Эшне һәрвакыт төгәл һәм җиренә җиткереп эшләргә өйрәнгән бабам  монда да үз-үзен сынатмый. 1950 елда  ТАССР ның Верховный Советы Президиумы Татарстан АССР ның 30 еллыгы уңае  белән һәм  авыл хуҗалыгын үстерүдә ирешкән казанышлары өчен бабамны  Почет Грамотасы белән бүләкли.
 
Сугышта да сынатмаган,
Эштә дә алда бара,
Кайда булса да бурычын
Батырларча башкара 
 
Менә шундый  батыр, эшчән,олы йөрәкле, киң күңелле,хезмәттә дә дан тотучы булган минем бабам. Мин карт бабам белән бик горурланам  һәм үземдә дә шундый  матур сыйфатларны булдырырга тырышам.
Бөек җиңүнең  70 еллыгы якынлашып  килә. Безнең буын  безгә Бөек җиңүне , тыныч тормышны алып килгән ветераннарны онытмаска тиеш.  Аларга кулдан килгән кадәр ярдәм иту, аларның тыныч картлыгын  саклау безнең бурычыбыз.Аларның олы батырлыгын, тиңдәшсез хезмәтләрен бөтен дөнья халкы олылый һәм мәңгелек тарих битләренә язып калдырыла. Бабам  инде күптән дөнья  куйган ,әмма аның яу кырларында күрсәткән тиңдәшсез батырлыкларын без аның  уллары , кызлары һәм оныклары онытмаска тиешбез,һәм аның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге яшәр.
 
Картаймагыз әле, ветераннар,
Европпаны саклап калган ирләр,
Хәтерлиләр сезне данлы юллар,
Хәтерлиләр сезне азат илләр.
Илләр җырлый бәйрәм көннәрендә
Сезнең яшьлек-җиңү көннәрендә,
Сез аларга ирек китердегез,
Шатлык китердегез өйләренә.
Яшәгез әле , ветераннар,
Илгә дан китергән тынмас җаннар,
Сезгә тиеш әле бик куп назлар,
Сезгә тиеш әле бик күп язлар.
 
Римма Нәбиуллина
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 08.05.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»