поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.03.2010 Җәмгыять

БӘЛӘКӘЙЛӘР

Ак җилкән»дә яңа сәхифә ачарга булдык әле. Танылган шәхесләребез хәзер шундый да бит, ә менә бәләкәй һәм үсмер чакта нинди булдылар, ниләр кыландылар икән? Белербез!

Яңа сәхифәне «Казан утлары» егете Алмаз Хәмзиннән башлап җибәрик әле.

БӘЛӘКӘЙ АЛМАЗ

 

Сагынам шул җәйләремне

 

Әй, ул без бәләкәй чаклардагы җәйнең матурлыклары!

 

Әтәчләрнең гайрәтләнеп кычкырган тавышыннан уянган таң офык читеннән зәңгәрсулана башлый. Шулчак йолдызларның ашыгып саубуллашкан җемелдәвен күреп каласың. Кояш та, мине көтәләр дигән сыман, кабаланыбрак күтәрелә, ахрысы, шул як кызыллана төшә. Әнә, бер чите тоемлана да бугай. Төне буе сайрап чыккан сандугач тавышына барлык кошлар чыркылдавы кушыла. Казлар каңгылдый, үрдәкләр бакылдый, сыерлар мөгри... Таң җанлана. Бу җиһанда көн саен кабатлана, яңгырый торган гүзәл симфониянең увертюрасы!

 

Мин әле йоклыйм. Кичә арыганмын. Җәйнең көннәре озын булса да, уйнап туярга җитми. Төннәре кыска, йокы туймый. Төштә әллә нинди җен-пәриләр белән саташып, сугышып бетәм. Бабай бит әллә нинди куркыныч әкиятләр сөйли. Уянгач, мунчага керергә куркып йөрим. Әле бер төн өйдәге мич аралыгында шайтан лилипутлары белән бәргәләшеп алдык, хәзер аннан үтәргә дә шелләтә.

 

Көндез уйнап күрсәтәбез инде! Әни әйтмешли, дөньяны онытып уйныйбыз. Ашарга кайту да онытыла. Инештә балык тотабыз, «тәпәчле» (городки) уйныйбыз, ярамаса да, колхозның яшелчә бакчасыннан кыяр-помидор урлыйбыз, гөнаһ булса да, Сәүбәннәрнең алма бакчасына керәбез. Ай тәмле дә инде шуларның кытай алмалары! Әле беркөн кибет каршында үзен дә сыйладым. Башта ашады, карале, безнекенә ошаган тәме, ди, аннан сизеп: «Аһ, сез, караклар!»– диеп кычыткан йолкырга тотынды. Ыхы, тоттырды ди!..

 

Минем әби белән бабай ураза тоталар. Җәй көннәренә дә туры килә икән ул. Мин, ураза тотмасам да, ураза аен бик яратам. Кич белән вакытында ашарга кайтам. Анда әби авыз ачарга тәмле әйберләр пешерә. Табынга җимешләр дә куя. Шикәрне дә зуррак кисәкләргә вата. Бабай белән рәхәтләнеп күп итеп чәй эчәбез. Чү, туктагыз, иң бәхетле минутларымны сикертеп үткәнмен икән бит. Бабай миңа лапас түбәсенә менеп кояш баеганны карарга куша. Уразада кояш баегач кына ашарга ярый бит. Югыйсә уразаң кабул булмый. Мондый көннәрне ул хәтле биеккә– түбәгә менәргә рөхсәт итмиләр. Бабаем әйбәт минем, ул мине бик ярата, бар, улым, ди, кояшны кара әле, бату белән миңа кычкырырсың, ди. Мин атылып менеп китәм, ничек менәсен беләм инде, өйдәгеләр күрмәгәндә кырык тапкыр менгән бар. Әй андагы рәхәтлек, хозурлык– бөтен дөнья күренә. Мин әле Казан хәтле Казан да күренә дип уйлаган идем, ул күрше урыс авылының чиркәве булып чыкты. Казан безгә ике йөз чакрым ераклыкта икән ул.

 

И рәхәтлек түбәдә! Чыпчыклар да синең биеклектә генә очып йөриләр. Ишек алдындагы әтәч тә миңа кырын карап әллә нинди тавыш белән кикереп куя. Көнләшә бугай. Менә алмыйсың шул!..

 

Кояш әле Сарсаз тавы артыннан хәйран күренеп тора. Әбием өстәлгә аш китереп утыртты. Миңа барысы да күренә. Алмагачы янындагы тәрәзә ачык. Тәмле аш исе түбәгә хәтле менә. Бабай кул-битләрен юып тастымалга сөртә-сөртә аш янына килә. Тәлинкәдән пар күтәрелеп сузыла-сузыла өскә тарала. Мин бер кулым белән түбә сыртына ябышып, икенче кулым белән ялан тәпиемнән черки куам. Аһ, явызлар, кояш баемаган килеш...

 

Бабай бераз тәрәзәгә иелә төшеп миңа карый.

 

– Ничек анда, улым, Кояш?

 

– Бабай, бер чирек бар әле баерга!

 

– Алай икән.

 

Бабай утырган урыныннан кубып бераз әйләнеп килә.

 

Мин кояшны күзәтәм. Әзрәк офыкка иелебрәк карасаң, кереп тә киткән кебек инде ул. Туры карасаң, бар икән шул әле, бар, батмаган икән. Бабай тагын аш артына утыра. Суынмаган әле, пары чыга.

 

– Улым, ну, ничек анда хәлләр?

 

Бабайны кызганып батты дип әйтер идем дә инде– гөнаһлы буласым килми. Ялганласам, Ходай Тәгалә түбәдән сугып төшерер. Ярамый. Юк, ярамый ялганларга!

 

– Бар шул әле, бабай, бер бармак калынлыгы.

 

Бабай тагын урыныннан кузгалып күрше бүлмәдән әйләнеп килә. Мин җәйге шәфәкънең шул кадәр матурлыгына сокланып онытылыбрак киткәнмен, ахрысы.

 

Бабайның тагын бер:

 

– Улым, булдымы инде? – дигәненә сискәнеп куйдым.

 

Кояш югалган иде бугай. Мин бабайның сүзләренә үк ияреп:

 

– Бабай, давай!– дип кул изәдем.

 

Әтәч көнләшерлек итеп түбәдән очып төштем дә, тавыкларны пыркытып өстәл артына кереп утырдым.

 

– Җәй рәхәт, әйеме, бабай?!

 

– Яшәүнең тәмен белеп яшәсәң, кышы да әйбәт аның, улым.

 

Патриот

 

Минем кыш көне иң яраткан уеным «кых»лы, ягъни мәсәлән, сугышлы уйнау. Билгеле, бүтән уеннарны да рәхәтләнеп уйныйм. Мәсәлән, таудан чана, чаңгы шуу, кар көртләрен казып крепостьлар ясау, кәшәкәле... Бу уеннарны берүзең генә уйнамыйсың инде. Дуслар белән, әлбәттә.

 

Авылда элек кар урамның як-ягында эреп бетә торган иде. Уртадагы юл карлы чана, ат эзләре белән тигезләнеп, соңгарак кала, җитмәсә, анда салам, печән төшкәләп, ат тизәкләре белән буталып, ул эрү хәйранга сузыла. Койма кырыйларына сукмак төшә, ә теге юл тора.

 

Без «кых»лы уйныйбыз. Берәүләр– «нимесләр», икенчеләр– «безнекеләр». Берәүнең дә нимес буласы килми, барысының да безнекеләр булып, соңыннан җиңеп каласы килә. Нимес булмыйча да булмый, чөнки уен килеп чыкмый, оешмый. Ләкин бер бүленгәч китә ул уен кызып, «нимесләр» дә шәп сугыша башлый. Мин– «безнекеләр» яклы. Инде «нимесләр» безнекеләрне байтак кырды. Әллә тагын берүзем генә калдым. Дошман төрле яктан ут ача. Шул агач мылтыклар белән инде, таяклар белән. Чүт баш калкыттың, беттең, аталар, үләсең– уен шарты шундый. Дошманнарның позициясе яхшы, алар безнекеләрнең окопларына төшеп аталар. Бөтенесенең уты миңа ява. Мин баш калкытырга куркып, әлеге дә баягы эреп бетмәгән тизәкле юлдан шуышам. Күз алларыма сөекле Ватаным килеп баса. Нишләр ул мин һәлак булсам?! Шул вакыт колхоз идарәсеннән әле генә клуб туфрагында ятып Ватан өчен «һәлак булган» дустым Разил Вәлиевның әтисе председатель Озын Исмәгыйль белән минем әтием– парторг Наил Хәмзин чыгып килә. Урам уртасыннан пычрак сөреп шуышып барган мине күрде дә, әти:

 

– Исмәгыйль абый, карале, кичә алган яңа пәлтә,– дип, протезлы аягы белән арт ягыма китереп типте. Мин:

 

– Чур, чур! Атарга ярамый!– диеп, клуб нигезендәге тузанга дөпелдәдем. «Дошман» белән аяусыз сугыш төнгә хәтле дәвам итте. Барыбер безнекеләр җиңде.

 

Ә менә өйдә мине...

 

Әнием сабагы

 

Җәй буе иркенгә күнеккән күңел көзге мәшәкатьле көннәргә ияләшә алмый интегә. Инде укулар башланды. Дәрес хәзерләү өстенә бәрәңге алу, бакча казу, мал-туар карау өстәлә. Көтүдән кайтышлый уҗым басуына каерган мәнсез сыер шикелле гел уенга, урамга чыгуга хәйлә корам. Җитмәсә, бәрәңгесе дә алынып бетми. Әти көн-төн эштә, әни дә укытудан бушагач кына бакчага чыга ала. Тагын көннәре дә явымлы булып, җүнләп эш башларга ирек бирми. Әнә тагын куерып кара болыт килә. Әни белән икәү генә иртүк әти казып киткән бәрәңгеләрне ашыга-ашыга җыябыз. Ә мин мырлап урамга шылмакчы булам. Әни: «Ичмасам берәрегез булса да кыз булып тумадыгыз бит»,– дип, тагын ике энекәшне дә күздә тотып җанны кыра. Инде яңгыр да сибәли башлады. Әти бераз кипшерсен, җилләсен дип калдырган җир өстендәге бәрәңгеләр юешләнеп бетте. Шулчак урам ягыннан, көтү кайтканны белдереп, сыерлар мөгрәве ишетелде. Каршыларга кирәк. Әни тагын да тизрәк кабалана башлады. «Уф, үтерәсез сез мине, бар, капканы гына ачып сыерны гына керт әле!» Турсайдым. Сыерны да каршыламыйм, уенга чыгармагач, бәрәңгене дә җыймыйм. Балчык кәнтәрләре белән казык башына кунган карганы куркытам. Шулчак әни бәгърем янәшәдә сабагы калган көнбагышны төбе-ние белән кубарып алды да, ун кило чамасы туфракны төйнәгән тамырын җилкәмә сылады. Җиргә сеңдем. Йөрәгем үк сызлап куйды хәтта, шунда аңладым әниемнең хәлләрен. Шуннан соң мин аңа беркайчан да сыкрау китермәдем.

 

Уенны аны уйнап бетереп булмый.

Каргалар да һаман карылдый.

 

Шалапай

 

Миңа велосипед алдылар. Ул вакытта без аны «сәпид» дип кенә йөртә идек. Әби почтальон булып эшли. Гәҗит-хатларны күрше авылга барып аласы. Үзәк почта шунда– Кызыл Чапчак авылында, аралар– җиде чакрым, урман аша. Әле яңа вельвет кәчтүм-чалбар да алып, сәпидтә дә әйбәт йөри башлагач, бабай мине шул күрше авылга почтага алып барырга булды. Әби урынына бу юлы ул бара. Нигә шулай ният кылгандыр инде?.. Үземә егет булып үскәнне сиздерер өчен микән? Киттек. Ул ат җигеп, тарантаста, мин яңа кәчтүм киеп, сәпидтә. Тарантас артыннан сәпид әйләндерәм. Менә урманга кердек. Урман куе, хәтта куркыныч. Яңгыр да явып киткән, чокырларда су. Мин җайлап кына иярәм, бабайдан калмыйм. Бабай гел сөйләштереп, мактап бара:

 

– Менә, улым, үсеп җиттең, бергәләп икәү урман кисәрбез әле. Булышырсың бит!

 

– Әлбәттә, бабай!

 

– Икәү буралар бурарбыз, әйеме?

 

– Әйе, бабай!

 

– Яңа өй салырбыз!

 

– Салырбыз, бабай!

 

Инде урманны чыгып киләбез бугай. Ерактарак ачыклык күренә. Бабай миңа:

 

– Улым, син турыга кит, әнә урман авызы. Ә минем юл әйләнгечрәк, син чыгачак сукмактан барып булмас,– диде.

 

Мин турыга бәрдем. Сукмак кына шул. Ике яклап тирән чокырларга су җыелган. Тар сукмактан боргаланмыйча барып та булмый, җитмәсә, анда-монда агач тамырлары сукмакка чыгып, бүлтәеп торалар. Берсендә минем сәпиднең алгы тәгәрмәче тамырны үтеп чыкты, ә арткысы үтә алмады. Алга-артка атынып тордым-тордым да сазлыкка чумдым. Көчкә сәпидемне өстерәп урман кырыена, бабай каршына килеп бастым. Бабай миңа карап шаккатып тора.

 

– Нәрсә булды, улым?

 

– Егылдым,– дип елап җибәрдем.

 

– Елама, улым, хәзер без аны,– диде дә, яңгыр суы җыелган чокырда кәчтүмне юарга тотынды.

 

Су болганып, кәчтүм көрән төстән җир төсенә керде.

 

– Булмады әле бу, улым, әйдә, Зәй буена төшкәч, әйбәтләп юарбыз, кайгырма!

 

Сәпидне тарантаска салып, үземне үз кәчтүмемә төреп, бабай мине Зәйгә алып төште. Су коендырып, кәчтүмне кабат юып, тарантас артына элде. Почтага кергәнче бабай мине кодаларында калдырып китте. Мине мунчада, кәчтүмне җылы суда сабынлап кабат юдылар. Кипкәнен дә көтмичә яхшылап үтүкләделәр. Киеп карасам, җиңнәр– беләктә, балаклар– балтырда. Кәчтүм утырган, кечерәйгән, җитмәсә, төсе дә качкан.

 

Шундый кыяфәттә бабай мине әтиләргә тапшырды. Әти сугып җибәрерме әллә дигән идем, ул матур итеп «Шалапай!» гына диде. Рәхмәт.

 

Ә шулай да үскәч без бабай белән урман да кистек, менә дигән өйләр дә салдык.

 

Кышкы мунча

 

Кем шук булмаган инде ул бала чакта?! Синме, минме?

 

Кышкы зәһәр суык көннәр. Андый чакта мәктәптә укулар булмый. Безнең мәктәп тә бит әле күрше авылда, ике чакрым йөреп укыйбыз. Кайбер кышларны суыклар шул хәтле озак була!.. Укымыйча йөрүгә күнегелә. Күнегелгәч, мәктәпкә бару ирендерә, ялкауландыра башлый. Без суык дип алай кайгырмыйбыз, сөенәбез генә, чөнки мәктәпкә барасы булмагач, кәшәкәле уйнарга чыгабыз. Бөтен авыл баласы инеш буенда шар суга. Салкынлык бер дә комачауламый. Борын очлары, колаклар бераз агарып ала инде, өши диюем, әй, ул бәла мени?! Уку туйдыра, ә менә уен беркайчан да туйдырмый!

 

Шулай бервакыт укый-укый тәмам арыгач (көннәре дә бит аның гел җылы тора, минус егерме биш, утызга җитми) Разил дустым белән егерме бер градус суыклыкта иртүк торып мәктәпкә киттек. Икәү яшерен сөйләшү буенча мәктәпкә барысыннан да алдан барып, кайтышлый каршы очраган укучыларга «Бүген уку булмый, бик суык, шулай әйтергә куштылар»,– дип әйтергә килештек. Һәм шулай иттек тә. Әлбәттә ул көнне уку булмады– рәхәтләнеп уйнадык.

 

Тик икенче көнне кичәге рәхәтләнеп уйнауларны кире чыгардылар. Барлык укучыларны һәм укытучыларны җыеп «мунча» керттеләр. «Чабындырдылар», «юындырдылар». Ай-яй эссе булды!

 

 

  


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»