поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.05.2018 Җәмгыять

Ятимнәр барын да онытмыйк (ЯЗМЫШ)

Лаеш районы Габиш бистәсендә яшәүче хезмәт ветераны Ягъфәр Габдрахмановның игелек­ле гамәлләре турында очраклы рәвештә генә белдем. Кырык елга якын “Юбилейный” кошчылык фабрикасында бергә эшләгән хезмәттәше Рифкат Идиятуллин, редакциягә килгәч, сүз арты сүз чыгып сөйләгән иде.

Бер карасаң, шәхси ху­җалыгында күпләп кош-корт, мал-туар асраучы, 15 сутый бакчасында төрле яшелчә, җиләк-җимеш үс­терүче Ягъ­фәр Миңнияз улы­ның һәр нәр­сәдән мә­четкә, тирә-күршеләренә, мох­таҗларга өлеш чыгаруы гаҗәп түгел. Мөселман ке­шесенә фарыз гамәл бу. Тик Казаннан ерак түгел урнашкан бистә шартларында, кем әйтмешли, бер төргәк печән, фураж, башка кирәк-ярак­лар алтын бәясенә төшкән­дә, эре мал асраучылар ки­мегәннән-кими. Мондый шартларда, махсус тәрбиядә асраган дүрт центнерлы үгезеңне сатып, ятим балалар йорты аш бүлмәсенә җиһазлар алуга тоту өчен күңелең бай булу да кирәк. Аеруча, гаиләң ишле, өең тулы ул-киленнәрең, онык­ларың булганда.
 
– Ягъфәр абый кебек ятим балаларга чын күңел­дән ярдәм итүчеләргә рәх­мәт. Башкача ятимнәр йортындагы яшәү шартларын тамырдан үзгәртеп кору эшләренә алынып та булмас иде. Мо­ның өчен дәү­ләттән бирелгән акчаны җиткереп булмый. Максатыбыз – төр­ле яшьтәге бер­ничә дистә ятимне аерым төркемнәргә бүлеп, һәр­кайсының телә­ген искә алып, тату гаиләгә берләш­терү. Ягъ­­фәр абый кебек фидакарьләр булмаса, мондый максатка ирешү кыен булыр иде, – ди Лаеш балалар йорты директоры Рузалия Вәлиуллина.
 
Балалар ятимлекне тоймасын өчен биредә һәр төркемнең үз аш бүлмәсен булдырырга җыеналар. Ягъ­фәр абый исә шундый төр­кемнең берсенә җи­һаз­лар кайтартуны үз өстенә алган. Изге күңелле ке­ше­ләр ярдәме белән 600 мең сумга якын акча җыел­ган. Ярдәм итүчеләр арасында хезмәт ветераннары да, беренче Президенты­быз­ның оныгы Тимур Шәй­миев тә бар. Алар ярдәме белән Лаеш балалар йортында ре­монт-төзәтү эш­ләрен инде тәмамлап та киләләр. Ярдәм итүчеләр­нең һәркайсына рәх­мәт­ләребез­не җит­кер­сә­гез иде, – ди Рузалия Вәлиул­лина.
 
Кылган игелекләре турында үзе сөйләргә телә­мәсә дә, күршесе Рифкатъ Идиятуллинга рәхмәт. Аның тырышлыгы белән Ягъфәр Габдрахмановны күреп сөй­ләшү насыйп булды. Әлеге гаилә чыгышы белән Мамадыш районы Күк Чишмә авылыннан икән. Әтиләре Миңнияз ага гомере буе шунда ферма мөдире, әни­ләре Гөлсирә апа колхозда төрле эшләрдә эшләгән. Эшчән, тату гаиләдә өч бала тәрбияләп үстерәләр. Туганнары Миңнегаяз, Фаягөл апа белән һәрчак аралашып яшиләр.
 
Тормышта бер генә нәр­сә дә юктан бар булмый, диләр. Шул исәптән туганлык хис­ләре дә. Үзара яр­дәм­ләшү, авыр сынауларны бергә­лә­шеп җиңү аша ныгый андый якынлык. Күк Чиш­мәдә яшәүче әти-әни­ләре олыгыйгач, туганнар, киңәш-табыш итеп, картларны үз яннарына чакыралар. Һәркайсы кулыннан килгән­чә өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтә. Туксанга җитеп бакыйлыкка күчкән әби-ба­байга булган җылы мө­нәсә­бәт үрнәк буларак онык-онык­чаларга күчә. Бүген дә бу гаилә, бер-бер­сенә ярдәм итеп, ки­ңәшләшеп яши. Ягъ­фәр ага белән хатыны Рәм­зия апа – уллары Илназ, ки­леннәре Рәзилә, оныклары Гадел, Рамил һәм Сәет­кә төп таяныч.
 
Тормышта төрле чаклар була. Туганнар кайгы-хәс­рәт­не дә бергәләшеп күтәрә. Икенче уллары Алмаз кинәт вафат булгач, берничә айлык сабый ятимлекне тоймасын өчен, киленнәре Сиринә, ко­да-кодачалары, барлык туганнары кулдан килгәннең барысын да эшли. Габиш бистәсенә баргач та, Ягъфәр аганы инде садикка йөри башлаган Ислам белән бергә очраттык. 
Күршеләре Рифкатъ Нә­биулла улы әйтүенчә, араларында кем дә булса бәла-казага тарыса яки чирләп китсә, нәселләре белән күтә­релеп, ярдәм итәргә тырышалар. Табиблар Ягъфәр агада яман шеш авыруы булу мөм­кинлеген ачыклагач та шулай була.
 
– Туганнарыма, дәвалау­чы табибә Әлфия Вадигуллинага рәхмәт. Вакытында чарасын күрә башлагач, Ходай рәх­мәте белән яман шеш авыруы да чигенә икән, – дип сөенә Ягъфәр ага.
 
Гомер дигәннәрең аккан су сыман – күз ачып йомарга да өлгермисең, үтә дә китә. Тормышта изге гамәлләр кылып яшәүчеләрнең генә хә­тере мәңгелек. Әйтик, гомере буе Казан читендә мал-туар асрап, ятим балаларга ярдәм итеп яшәгән Әсгат ага Га­лимҗановны ничек оны­та­сың? Шөкер, андыйлар бүген дә бар икән әле.

Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.05.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»