|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.05.2018 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда балалар бакчасына ут төрткәннәр (ФОТО)Әлмәттә "Ивушка" балалар бакчасына ут төрткәннәр. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Агентлык язуынча, янгын бүген таңда Әлмәттә Радищев урамында урнашкан ике катлы бинада килеп чыккан. Ун квадрат метр мәйданда җиһазлар янган.
Янгын сүндерүчеләр берничә минут эчендә утны туктаткан. Якынча мәгълүмат буенча, янгын ут төртүдән килеп чыккан.
--- |
Иң күп укылган
|