|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.05.2018 Язмыш
“Өйдән килгән хатлар яшәтте”Мәктәп еллары ветераннар янында узды. Без – балалар өчен аларның тормыш юллары, яудагы хатирәләре бик кызык иде. Ул чакта әле кемнәргә кунакка йөргәнебезне аңлап та бетермәгәнбез икән. Вахит авылында яшәүче Сәгыйдулла абый Усманов йортыннан бер дә кеше өзелми икән. Кукмара районындагы чираттагы сәфәребездә без дә 95 яшьлек Сәгыйдулла абыйларга кереп чыгарга булдык. Ишек келәсенә үрелгәндә, эчке яктан моңлы бер көй ишетелде. Баксаң, Сәгыйдулла абый җыр суза икән.
– Безнең әти әнә шулай җор күңелле инде ул. Боегырга яратмый, авырлыкларны уен-көлке белән уздыра, ял иткәндә гел җырларга ярата, – дип каршы алды улы Рөстәм. Сәгыйдулла абый исә, күптәнге танышларын күргәндәй, сөйләшеп китте. “Сугыш башланганда, мин Киров шәһәрендә мотоциклчылар әзерләү курсларында укып йөри идем. Озак та үтмәде, 19 яшемдә, сугышка чакырып, кәгазь килде. 1942 елның декабрь ае иде бу, – дип искә ала Сәгыйдулла абый. – Ул чакларда үлем белән еш күзгә-күз очраштым. “Беттек” дигән чаклар булды. Мине фәрештәләр саклап кала иде. Мотополкта хезмәт иттем. Гел алгы сафларда булдык. Ут ачуга, немецларга каршы кереп китә идек. Еш кына разведкага йөрдек. Тора-бара остардык, – ди Сәгыйдулла абый. Олы яшьтә булуына карамастан, ул барысын да хәтерли.
“Сугышның башыннан ахырына кадәр яуда идем. Әллә ничә кат яраландым. Әмма гомерем бетмәгәч, бик күп Җиңү бәйрәмнәрен күрергә насыйп булды. Күкрәгемдәге һәр медалемнең ни өчен бирелгәнен беләм. Халкым алдында, Ватаным алдында намусым чиста. Без илне явыз дошманнан саклап калдык, дип горурланып әйтәм. Әле ярый, ул чакта сугышка алганнар. Хәзерге яшьләргә сөйләрлек сүзләрем бар, – ди ул. – Өйдән килгән хатлар яшәтте мине”.
Сәгыйдулла абый, сугыштан кайткач, гаилә корып җибәрә. Хатыны Нурзидә апа белән матур гына гомер кичерәләр. Бер-бер артлы балалары туа. 1991 елда хатыны үлеп китә. Сәгыйдулла абый балалар, оныклар тәрбиясендә гомер кичерә. Улы Рәсүл, килене Шәмсия белән бергә яшиләр.
– Тормышымнан зарлана алмыйм. Әле дә газеталар укыйм. Дөньядагы бар яңалыкны белеп торам. Хәтерем бик яхшы. Бер күргән кешене гомергә онытмыйм. Вакыйгаларны да төгәл итеп истә калдырам. Сәламәтлегем дә зарланырлык түгел. Бер генә тапкыр да табибларга барганым булмады. Хастаханәдә минем язуым да юк. Сәламәт булуым нәселдән киләдер, мөгаен. Әбием йөз яшен тутырган. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, ул яшькә дә җитәрмен әле. Бер генә теләгем бар: балаларым сау-сәламәт булсын, борчу-хәсрәт күрмәсеннәр иде. Килен-кияүләремә дә чиксез рәхмәтлемен. Алар тату яшәгәч, күңелем тыныч. Әле менә күптән түгел мәктәп укучылары килеп китте. Барысы да сугыш хакында сорый. Алар белән сөйләшеп утыру рәхәт. Сабыйлар бәхетле булсын, сугыш турында бары тик бездән генә ишетеп белсен иде дип телим, – ди Сәгыйдулла абый.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|