поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.03.2010 Җәмгыять

ЯШЬЛӘРГӘ УРЫН БИРЕГЕЗ!

Бозмасын мәҗлес хозурын акчасы беткән кеше,

Измәсен яшьләрне дә күптән яше үткән кеше.

 

                                                         Г. Тукай

 

Троллейбус тукталыштан узыбрак туктаганлыктан, арткы ишегеннән кердем. Халык күп. Басып торучылар да шактый. Салонның алгы башындагылар бары тик троллейбус як-якка авышканда яки кыртрак тормоз салынганда гына күренеп-күренеп куялар. Кинәт кенә алгы тарафтан транспортта еш ишетелә торган сүзләр яңгырый башлады:

 

– Ну и теперышная молодеж-ж-ж!..

 

– Оятсызлар инде, оятсызлар! Биссәүиснәйләр! Картларга да урын бирмиләр. Без яшь чакта...

 

– Ыржаешып утыралар ишшу, җитмәсә...

 

Алдымда басып торучылар кузгалышып-янтаешып алганда ике матур гына егетнең бер-берсенә караша-караша елмаеп утыруларын һәм алар алдында урын сорап басып торучы картны күрдем. Аркасы, башы гына күренсә дә, бу картның кемлеген киеменнән, гәүдәсеннән чамалап алган идем инде. Бер мизгелгә башын борып алганда йөзен дә күрдем. Әйе, шул бу, шул! Ничә яшьтә икәнен дә беләм-чамалыйм – сигезенче дистәсен ваклый. Чөнки ул да каләм иясе.

 

Урын өмет итеп торучы каләм иясе егетләрне урысча әрләсә-кызартса да, тегеләрнең берсе саф татарча әйтеп куймасынмы моңа!

 

– Үпкәләмә, абый, сез картлар да урын бирмисез яшьләргә!

 

Оялдым... саф татар егетләре икән бит әле, җитмәсә, идрит-күдритләр!

 

Алдымдагы халыкны ерып, теге егетләр янына үтәрлек һәм каты гына бер-ике сүз әйтерлек җаем бар иде барын, ләкин анда таба ыргылуны кирәк тапмадым. Беренчедән, Гамил Афзал әйтмешли, «үз кыюлыгымнан үзем курыктым», икенчедән, үзем берчакта да утырып баручы яшьләрдән урын өмет итмәдем, инде дә үзләре тәкъдим иткән чакларда йә рәхмәт кенә әйтеп басып баруымны дәвам иттем, яки, кыстый-кыстый торып бассалар, утыргаладым да. Болайрак та уйлыйм андый чакларда: минем алардан урын таләп итәргә хакым да юк. Алар да акчаларын түләп билет алган, мин дә. Минем үз максатым, үз юлым булган кебек үк, аларның да үз эше, үз гаме бар. Шунысын да онытмыйм: хәзер генә «без яшь чакта алай түгел идек, болай идек, картларны хөрмәт итә идек» дип яшьләрне кыздырырга, сүгәргә күнеккән буынымны, ягъни кордашларымны да беләм. Алдамасыннар: алар да хәзерге яшьләрдән артык түгел иде. Алар да янында, алдында басып торган картларны күрмәү өчен йә кулларындагы гәҗиткә, йә конспектларына текәләләр, йә күзләрен йомып, черем иткән булып кыланалар иде. Ике чабата – бер кием, икесе бергә бер тиен кебегрәк безнең буыннар. Һич кенә дә «без болай идек» дип мактанырлык хәлебез юк...

 

Бәй, уйга бирелеп киткәнмен бит. Кемдер җилкәмә кагылгач, башымны күтәрдем. Ни күрим, теге егетләрнең берсе бу! Әлеге «каты» сүземне әйтергә авызымны ачкан идем, ләкин үз сүзен ул әйтеп өлгерде:

 

– Әйдә, Фәнзаман абый, утыр минем урынга... Өлкән кеше бит син...

 

Кем әйтмешли, башым бер мизгелдә кырык якка борылды. Алда басып торган кешеләрнең өч-дүрте генә калган икән, теге каләм иясе дә төшкән троллейбустан, әнә, бөкрәя төшеп, аякларын шудыра-шудыра атлап, юл аркылы чыгып бара, картлыктан элпәләнгән карашын «Идел-Пресс» нәшриятына төбәп.... Әйе, эшкә бара ул, андагы бик күп редакцияләрнең берсендә эшли... Хәтта кечерәк кенә бер түрә дә түгелме икән әле... Ә бу ягымда, йомшак кына елмаеп, теге егет тора, хәерсез!

 

– Әйдә, абый, утыр...

 

Ачуымны басарга тырышып сорап куйдым:

 

– Каян беләсең мине?

 

– Син бит язучы. Күргәләп тә йөрибез. Укып та беләбез.

 

Үзең дә күреп белмәгән кешеләрнең сине танып белүләре һәр иҗат әһелен сөендерә, әлбәттә, әсәрләреңне укыганлыкларын белү йөрәккә җылы май булып ята. Ләкин моңа үртәлүем күңелне эретеп өлгерә алмады.

 

– Соң, атаң башы, каршыгызда урын сорап торган картны кем дип белдегез?! – димен тегеңә. – Ул да каләм иясе бит! Әле миннән картрак та ул!..

 

– Аның да кем икәнен беләбез, абый... Бик беләбез. Ләкин...

 

Сөйләшеп киткәч, «ләкин»е аңлашыла башлады. Бу егетләр теге заманда мин укыган Ленин-Ульянов исемендәге университетта укып чыкканнар икән. Җитмәсә, мин укыган журналистика факультетында! Анда укыган чакларда әлеге «Идел-Пресс»та практика үтеп тә йөргәннәр. Укып чыккач, диплом алгач, шундагы редакцияләр буйлап эш сорап йөргәннәр. Кабул итмәгәннәр... Биек баскычның иң түбән басмасына да утыртмаганнар.

 

– Язу сәләтегез түбәндер алайса...

 

– Юк, мактап та тордылар язганнарыбызны... Маладис, булдырасыз, дип, язганнарыбызны бастырып та сөендерделәр...

 

– Димәк, эш урыннары, ягъни вакансияләре юктыр...

 

– Юк, кәнишне, анда бит алтмыштан ашкан, җитмешне үткән, хәтта сиксәнгә килеп терәлгән бабайлар яулаган урыннарны... Тотынмый гына аякларына да торып баса алмыйлар инде үзләре югыйсә. Чал сакалларына батып, мүкләнеп, өстәл артында бөкләнеп утыралар. Үз язганнарын үзләре дә таный алмый кайберләре... Әнә теге бабайга да ачу килде бүген. Көн саен диярлек бер үк коридорлардан үтеп-сүтеп, очрашып йөрдек бит, аңа сәлам биреп үтмәгән көн юк иде... Ул менә монда танымады да безне...

 

– Эшсез яшисез, алайса?

 

– Эшләми яшәп булмый инде...

 

Берсе балалар бакчасына – төнге каравылчы, икенчесе торак йортлар идарәсенә ишегалды себерүче булып урнашкан. Йокысыз төннәрен, бушрак көннәрен каләмнәрен «шомарту», алган һөнәрләрен югалтмау өчен язып үткәрәләр икән...

 

Һай, нинди кадерсез, нинди мәгънәсез бу дөнья! Кай тарафка карама, озак еллар буена югары уку йортларында укып, үз һөнәрләре белән кинәнеп эшләүгә өмет баглап үскән, ахыр чиктә үзләрен кирәксез итеп тоя башлаган яшьләргә тап буласың. Еллар буе эш эзләп, каңгырап йөри торгач, каһәрле дөньяга кул селтәп, нинди генә «яңа һөнәрләр» тапмыйлар!.. Наркота сәүдәгәрләре, сутенерлар, «досуг» түшәкләре, базарда, ишәк кебек җигелеп, товар ташучылар, подъезд ишекләренә, шул ишекләрнең чит-читләренә белдерү-рекламалар ябыштырып йөрүчеләр һәм тагын әллә кемнәр... әллә кемнәр!..

 

...Беркөнне ишегем кыңгыравы чылтырады. Ишекне ачсам, бер кордашымның улы басып тора. Кулында ниндидер брошюралар – юка китапчыклар... Ике-өч ел элек университетның татар теле бүлеген тәмамлаган иде. Мине күрүгә, кем әйтмешли, дертләп куйды, кулындагы китапчыкларын артына яшерде.

 

– Гафу ит, абый, ялгыш кергәнмен...

 

– Ник ялгыш булсын? – димен. – Атаң белән дусларча мөнәсәбәттә икәнемне беләсең бит. Әйдә кер, һич югы бер чокыр чәй эчеп чыгарсың...

 

Каушаса да, кыяр-кыймас кына тупса аркылы атлады бу һәм шундук, әлеге китапчыкларның тышлыкларын күрсәтмәскә тырышып, ишек төбендәге аяк киемнәре киштәсенең өстәге тактасына арткы тышлыклары гына күренерлек итеп әйләндереп салды. Шулай да берсенең тышлыгында тәрегә кадакланган Христос сурәтен күреп өлгердем. Хикмәтнең нәрсәдә икәнен шәйләсәм дә, сизмәгәнгә салышып:

 

– Бу китапларыңны күргәч, безнең яшьлектәге «Беренче карлыгачлар» дигән җыентык искә төште әле, энем... Ул чакта бер төргәккә яшь шагыйрьләрнең 25-30 битле җыентыкларын төреп чыгаралар иде. Болар да шуның кебек нәрсәләр, ахрысы, – дигәләштереп, теге «җыентыкларны» кулыма алдым. Баксаң, рус миссионерларының кайсыдыр сектасы (православиедә 3500 төрле секта барлыгын беләм) татарларны үз диннәренә кыстау максаты белән чыгарган китапчык икән.

 

– Әллә шушы дингә күчтеңме? – дидем, мөмкин кадәр сабыр булырга тырышып. Болай да коелып төшкән егет, үкси-үкси ялваргандай, җавап бирергә ашыкты:

 

– Аллам сакласын, абый! Әткәйнең дә динле карт икәнен беләсең бит инде! Эш тапмаганнан, акча юклыктан йөрүем бу... Йөзне таратсам, биш йөз сум бирәләр. Оят бит, кызлар янына якын килерлек тә акчам юк... Әткәй әйтмешли, денем өчен түгел, көнем өчен йөрү бу...

 

– Атаң да белә, димәк, бу эшеңне?

 

Бөтенләй коелып төште егетем! Аяк астыма егылырдай булып:

 

– Белми, абый, белми! Белсә, валлаһи, үтерә! Берүк, күрсәң, ычкындыра күрмә, зинһар, үзе оятыннан үләччәк!!!

 

Менә шушындыйрак хәлдә калган югары белемле егетләребезне, кызларыбызны күргән-аңлаган саен йөрәгем сыкрый. Шул ук вакытта үземә дә «борылып» карыйм. Аллага шөкер, яшьләргә, аларның үсәр юлларына киртә булмадым... Соңгы эш урыным Татарстан китап нәшриятында булды. Мөхәррирлек кылдым. Бик күп каләмдәшләремнең кулъязмаларын редакцияләп-эшкәртеп чыгардым. Дөресен әйтим, ул эшкә керүем дә уйламаганда-исәп итмәгәндә булган иде. 1993 елның гыйнвар башында нәшрият директоры Харис Әшрәфҗанов белән чып-чынлап, аяк терәп әйткәләшергә барган идем мин:

 

– Ник инде һаман монда яткан ике китабымның һич югы берсен дә чыгармыйсыз?!

 

Ярсып әйткән шундый сүзләремне тыңлап бетерде дә сабыр Харис, ипләп кенә әйтеп куйды:

 

– Тынычлан әле, Фәнзаман ага, утыр әле... Әйдә үзең безгә эшкә кер син. Керәсең икән, язга хәтле үк ике китабыңны бер-бер артлы чыгарырбыз. Бер-ике генә көн уйла да миңа әйт...

 

Яшерен-батырын түгел, өйгә кайткач хәйлә дә кордым үземчә: туктале, димен, китапларым басылгач, ел чамасы эшләүгә үк чыгып та китә алам бит мин аннан!.. Алай ук тиз була алмады чыгып китү. Чөнки хөрмәт бар (шул ук сабыр Харис эш бүлмәмдә тәмәке тартуымны гына өнәп бетерми иде, рәхмәт төшкере), каләмдәшләрем дә зарланмый китапларын редакцияләвемнән, яшьрәк мөхәррирләр киңәш белән кереп тора бүлмәмә. Олы итеп күрәләр... Ләкин күңелемнең тырналуын да сизәм. Күңел тукып тора: «Менә син монда башкаларның кулъязмаларында казынып, кайберләрен яңадан язып утырасың... Ә үз әсәрләреңне кем яза өеңдә?!» Нәшриятка яшь редакторлар да килә һәм миннән өлкәннәр үлә торгач, эшкә керүемә нәкъ 4 ел үткәч, үземә дә 57 тула язгач, гариза яздым: «Монда, гаделлек белән яшәүче коллективта, үземне бәхетле санап эшләдем. Рәхмәт. Ләкин профессиональ иҗат белән шөгыльләнәсем килү сәбәпле, эштән азат итүегезне үтенәм».

 

Бу хакта тәфсилләбрәк сөйләвемнең сәбәбе шунда, 60тан гына түгел, 70тән дә үткән, хәтта 80нәренә җитеп баручы һәм һаман да, көн туган саен, ашаган тагаракларына теркелдәүче сарыклар кебек кыштыр-мыштыр эшкә тәпиләүче каләмдәшләремне кызганам. Югыйсә алар да минем кебек үк Язучылар берлеге «члиннәре», аларның да иҗат каләмен тартып алмаганнар, алар да миннән ике-өч мәртәбә күбрәк ашамыйлардыр... Өйдә генә иҗат итеп, үз кадерләрен белеп, язганнарын күпләп үрчегән гәҗит-журналларга өләшеп, шулардан кергән гонорарларын пенсияләренә кушып яшәп булмыймы икәнни?! Чәчләре генә түгел, шул чәчләреннән дә 18 яшькә яшьрәк сакаллары да, кашлары да агарып беткән, картлыктан бөрешкән мөхәррирләргә, журналистларга да гаҗәпләнәм: нишләп утыралар икән анда кирәкле кишер яфрагы кебек?! Өйләрендә оныкларын тез башына утыртып сөясе килү хисләре дә калмадымы икәнни? Таушалып беткән тәннәрен, тарала башлаган сөякләрен ял иттергәләп, үткәннәрен уйлый-уйлый сузылып та ятасы килмиме икән кайчакларда?.. Әле бит алар матбугат өчен үтә зарарлы да!.. Кайберләренең ата-бабалары, мөгаен, Сталин чорындагы репрессияләргә эләккәннәрдер, сөргеннәргә сөрелгәндер, подвалларда атылгандыр, һич югы раскулачить ителгәндер, алар балаларын (ягъни бүгенге картларны) куркып-сакланып яшәргә, түрәләргә тел тидермәскә, рәхимсез чынбарлыкларны күрмәскә, күрсәләр дә язмаска, башкаларга сөйләмәскә өйрәтеп-үгетләп үстергәннәрдер... Шулай булмаса, кыюрак язма яки әсәр китергән саен әле әйткән элпәле карашлары кинәт ачылып киткән кинескоп кебек зәһәр яктырып китмәс һәм бер күзләрендә – 19, икенчесендә 37 саны пәйда булмас иде!


Фәнзаман БАТТАЛ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»