поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.05.2018 Мәдәният

“Җир – балалар планетасы”

Самараның “Заря” мәдәният йортында ХХII өлкә “Мирас” татар балалары һәм яшүсмерләр фестивале узды.

Ул өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, өлкә “Ту¬ган тел” татар җәмгыяте, Самара шә¬һәренең татар мил¬ли-мәдәни автономиясе, регио¬наль “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы, өлкә “Болгар мирасы” фонды һәм башка татар оешмалары катнашында оештырылган иде.

“Җир - балалар планетасы” исеме астында үткән быелгы чарада 448 “йолдызчык” кат¬нашты. Бу үткән елга караганда ике тапкырга күбрәк. Самара, Тольятти, Сызран шәһәр¬ләреннән, өлкә районна¬рыннан һәм авылларыннан килгән балалар, яшьләре буенча биш төркемгә бүленеп, вокал, хор, фольклор, инструменталь музыка, сәнгатьле уку, хореография буенча сәләтләрен күрсәттеләр.
 
Иң элек иртән сайлап алу турлары,  ә 15 сәгатьтә зур залда фестивальнең гала-концерты узды. Чараның төп өлеше  Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенә кергән Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Ярул¬линның чыгышы белән башланып китте. Мөфти фестивальнең балаларда милли мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә карата кызыксыну уятуда, аларны милли рухта тәрбияләүдә зур роль уйнавын әйтеп узды. Аннан соң сәхнәгә күтәрелгән төп оештыручылар - өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горланов һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте  президенты Ильяс Шәкүров та шул фикердә булып, ата-аналарга, балаларга чарада катнашулары өчен рәхмәт белдерделәр. Шәһәр администрациясендә мил¬ли-мәдәни үзәкләр эшләре буенча бүлек җитәкчесе Дмит¬рий Долганов, Самара шәһәре округының милли мәсьә¬ләләр буенча иҗтимагый советы әгъзасы Ольга Бушина да фестивальнең озын гомерле булуын теләделәр. Дмит¬рий Александрович шулай ук шәһәр башлыгы Елена Лапушкинаның сәламләү хатын укып, фестивальне оештыручыларга Рәхмәт хатын, ә “Заря” мәдәният йорты директоры Галия Соболевага күпьеллык фидакарь хезмәте өчен шәһәр администрациясенең Мактау грамотасын тапшырды. Чара шулай бүләкләүләр, фестивальнең иң шәп номерлары белән үрелеп барды. “Сәнгатьле уку” номи¬на¬ция¬сендә 40лап бала көч сынашкан иде.
 
Бәйгедә Муса Җә¬лил, Мә¬җит Гафури, Шәүкәт Галиев кебек күренекле шагыйрь¬ләренең шигырьләре яң-гырады. Балаларның әсәр¬ләр¬не сәнгатьле итеп сөй¬лә¬венә сокланмый мөмкин тү¬гел, күбесе чыгышларын театр¬лаш¬тырылган күренешләр бе¬лән дә бизәде. Әлбәттә, арадан иң шәпләрен сайлап алу авыр булды. Тик, бәйге булгач, җиңүчеләрне  билгеләп үтмичә дә булмый. Шулай итеп, жюри әгъзалары бертавыштан Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучысы Гүзәлия Шәкүрованы беренче урынга лаек дип атады. "Ул Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен шундый сәнгатьле итеп укыды ки, хәтта күзгә яшьләр килде", - дип сөйләде  жюри рәисе Татарстанның атказанган укытучысы Нурзидә Фәйзуллина. 
 
“Вокал” номинациясендә ба¬лаларның сәләтен Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Венера Ганиева һәм җырчы, музыкант, композитор Лилия Ваһитова (Уфа шәһәре) бәяләде. Бәйгеләр арасында Венера Әхәт кызыннан фестиваль турында нинди фикердә булуы белән кызыксындык.
 
- Мирас сүзенең мәгънәсе тирән. Бу - бөек татар халкының бәяләп бетергесез бай тарихи үткәне, тирән эчтәлекле әдәбияты, мәдәни җәүһәрләре. Бүгенге фестивальнең максаты да — югалып баручы гореф-га¬дәтләребезне, йолаларыбызны, телебезне, милләтебезнең милли бизәкләрен, ядкәр-истәлекләрен барлап, ка¬дерләп саклап, яңа буыннарга тапшыру. “Мирас”та катнашучылар саны күп булуы мине гаҗәпләндерде, но¬минацияләр дә төрле икән. Бәйгегә балаларны әзерләүче ата-аналарга, остазларга рәх¬¬мәтемне белдерәм, чөн¬ки сәләтне күреп алып, аны үсте¬рүгә юл бирү - зур хезмәт, - дип сөйләде Венера Ганиева. Ул, педагог буларак, “Вокал” номинациясендә катнашучы бәйгечеләргә киңәшләрен дә бирде. “Танылган җырчыларга охшап җырларга тырышмагыз. Һәркемнең үзенчәлекле, үзенә генә хас моңлы тавышы булырга тиеш”, - диде остаз.  
 
Бу номинациядә Гран-при бүләгенә ия булган Альмира Сәе¬товага (Самара) профессиональ сту¬диядә җыр яздыру, ә 1нче дәрәҗә лауреат исемен алган самаралылар Фәрзәнә Мәхмүтова һәм Айгөл Низамет¬диновага, 2нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган Айрат Сәлимовка Венера Ганиева март¬та Казанда үтәчәк “Сандугач” балалар фестивалендә катна¬шу өчен таныклыклар да бүләк итте. 
 
Лилия Ваһитова Самара өлкәсендә татар телен, милли мәдәниятне саклап калу һәм аны үстерү юнәлешендә зур эшчәнлек алып барылуына куанычын белдерде. Композитор Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизовка һәм “Мирас” фес¬тивале директоры Искәндәр Сәетовка үзенең җырлары язылган дисклар бүләк итте. “Вокал” номинациясендә катнашкан Диләрә Усмановага (Тольятти), 3нче дәрәҗә лауреат исемен алган Алсу Кәримовага (Сызран), 3нче дәрәҗә дипломант исеменә лаек булган Юлия Чекменовага (Тольятти) Лилия ханым “Тургай” милли телевизион проектында, “Сәләт” фестивалендә катнашу өчен сертификатлар тапшырды. Шундый ук бүләк һәм Башкортостанның “Туган тел” телевизион каналында клибын күрсәтү таныклыгы белән Альмира Сәетова (Гран-при иясе) бүләкләнде.
Хореография номина¬ция¬сендә Гран-при бү¬лә¬генә “Зәң¬гәр шәл” биюе белән “Яктылык” татар мәктәбенең “Йолдыз” бию театры ия булды. Ә Камышлы районының Иске Ярмәк авылы “Ак каен” халык ансамбленең балалар төркеме “Ярмәк вагы” белән сәхнәне дер селкетеп, 1нче дәрәҗә лауреат исемен яулады.
 
- Бу көйгә якты¬лыклылар да оста бии, тик алар аны сәхнәдә сәнгать биюе буларак башкаралар. Ә без “Ярмәк вагы”н фольклор бию буларак бөтен илгә таныттык. Балаларыбыз да аны яшьтән өйрәнеп үсәләр, олылардан бер дә калышмыйча, оста бииләр, - дип сөйли “Ак каен” ансамбле әгъзасы, Иске Ярмәктә “Туган якны өйрәнү”, “Сәнгатьле сөйләм” түгәрәкләрен алып баручы, тәҗрибәле укытучы Әл¬фия Баһаутдинова.
 
Алда әйтеп үткән номи¬на¬цияләрдә бәйгечеләр шактый булса, “Инструменталь жанр” бәйгесендә (жюрида “Са¬лават” җыр театры баянчысы Илфат Шәехов та бар иде) нибары унбишәү генә катнашты. Ә призлы урыннарга самаралылар Абдулмалик  Мәүлетов һәм Хәмит Рамазанов дуэты, Әлфия Фәйрукшина, Альмира Сәетова 1нче дәрәҗә лауреатлары, ә Равил Мангуткин, Айнур Гыйматдинов, Азалия Низамова, Галим Ибраһимов 1нче дәрәҗә дип¬ломантлары исемнәренә лаек булдылар.
 
Фестиваль кысаларында рә¬¬сем һәм кул эшләре бәй¬гесе дә узды. Фойеда, махсус оештырылган күргәзмәдә, һәр¬кем балаларның иҗат җи¬мешләре белән таныша алды. Ниләр генә юк иде анда! Чиккән сөлгеләр, алъяпкычлар дисеңме, челтәрләп бәйләгән ашъяулыклар ди¬сеңме, төрле тукымалардан теккән букчалар дисеңме?! Ба¬лаларның бу кул эшләрен Самара өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре буенча декоратив-гамәли сән¬гать остасы Гөлнара Насыйрова, ә футбол буенча дөнья чемпионатына, волонтерлыкка һәм экология елына багышланган рәсемнәрне “Россия рәссамнары берлеге” әгъзасы Олег Емельянов бәяләделәр. Нәтиҗәдә,  Самирә һәм Алия Гатауллиналар, Алсу Абдрахимова, Мәдинә Мирзаева, Ләйлә Еналиева,  Регина Гыйматдинова, Әдилә Шахмурадова “Декоратив-гамәли иҗат” номинациясенең призерлары булдылар. Гөлнара Насыйрова аларга үзе чиккән калфакларын өләште, калфак һәм изү чигү буенча мастер-классларында катнашу өчен сертификатлар тапшырды. 
 
Фестивальнең иң кечкенә катнашучысы - 4 яшьлек Аме¬лия Шәмсетдинова (Самара) һәм Нефтегорскидан килгән Нико¬лашкиннар-Зайдул¬линнар¬ның гаилә ансамбле “Түбәтәй” тиз туклану челтәре тарафыннан махсус бүләкләргә ия булдылар.
 
Бу бәйрәмдә башкарылган номерларның һәркайсы турында язып бетереп булмас, әлбәттә. Балаларның барысы да сәләтле, чын артистлар диярсең.  Фестиваль дә гомумән күркәм үтте. Монда бәйрәмне матур итеп алып барган Алия Галиуллинаның да өлеше зурдандыр, мөгаен.
- Самарада үткәрелгән милли чараларда бик теләп катнашабыз. “Мирас” - шуларның берсе. Алинә Стерликова ялгыз биюдә 2нче дәрәҗә лау¬реат, ә үзәгебезнең бию төркеме - 2нче дәрәҗә дип¬ломант исеменә лаек булды, - дип сөйләде Нефтегорскиның “Дуслык” татар үзәге әгъзасы Линара Николашкина. - Оештыручылар балаларга кайнар пылау ашату, чәй белән сыйлау ягын да караганнар, бик уңай булды. Балалар да, үзебез дә канәгать калдык,  - дип оештыручыларга рәхмәтен дә белдерде ул.
 
“Бер мичкә балга - бер кашык дегет” дигәндәй, фестивальне оештыруның кимче¬лек¬ләре дә булмады түгел. Моның белән “Мирас” фестиваленең директоры Искәндәр Сәетов та ризалаша. 
 
- Барлык кимчелекләрне ис¬кә алып, икенче елга бу чараны тагын да матуррак итеп үткәрергә тырышырбыз,  - диде ул. 
Алия АРСЛАНОВА.
 
 
 
 
 
 

---
Бердәмлек
№ --- | 04.05.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»