• 30.08 "Болгар радиосы" бәйрәм концерты. Пирамида. 18:00
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
Туган көннәр
  • 22 Август Яхъя Халитов
  • 22 Август Энҗе Басыйрова
  • 22 Август Тәлгать Абдуллин
  • 22 Август Айгөл Бариева
  • 22 Август Алмаз Фәтхуллин
  • 22 Август Марат Бәшәров
  • 23 Август Дания Нуруллина
  • 23 Август Марат Кәбиров
  • 23 Август Сәкинә Шәймиева
  • 23 Август Ләбибә Ихсанова (1923-2010)
  • Азнакайда профлицей (искечә - ГПТУ) янәшәсендәге 1 бүлмәле фатирны Казанга шундыйрак 1 бүлмәлегә алыштырабыз. Өстәп алагаем акча түлибез. Тел.: 8-9874221206.
  • Однокомнатную квартиру (32 кв.м.1 этаж) в г.Лаишево ул.У.Громовой д.33 А меняю на однокомнатную квартиру в Столбищах.89274896122
  • Казаннын Роторный урамы 11 йортта 3 енче катта 12 кв.метрлы булмэ сатыла. Мебель кала. 690 мен. Тел: 89503169494
  • Актаныш. Погрузчик сатыла. Яхшы хэлдэ. Белешмэлэр очен телефон: 89196399203.
  • Казан шэхэренен Советлар районында 3 булмэ сатыла. ( Ак.Губкина якларында. ). Почта, кибет, поликлиникалар, балалар бакчасы хэм мэктэп бик якын. Булмэлэрдэ пластик тэрэзэлэр, ремонт ясалган бик чиста хэм матур. Шалтыратыгыз: 89625485476 Лэйсэн.
  • Сдаю 1ком квартиру в Авиастроительном районе, 47 кв.м., с мебелью и техникой. Очень удобное расположение, рядом метро, магазины, школа, дет.сад. 16000 все включено. 89274271211
  • Корбанга сарык, халяль бройлер. 89270460272, 89274571977
  • Ямашев 25 адресы буенча моселман гаилэсенэ 2 булмэле фатир озак вакытка тубэн бэягэ арендага бирелэ. собственник. 89869175115
  • Чуйкова урамында бер булмэле тулай торак эзлим, примерно 4000-5000гэ, узем генэ керэм, 89991695025
  • Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчэу хэм консультация бушлай. Шулай ук электоромонтаж эшләре башкарабыз. КАЗАН. 89046768348

 

 

 
Архив
 

04.05.2018 Дин

Мочалиның хөрмәтле аксакалы

Күбесе вакыт безне гади очраклык кызыклы кешеләр белән очраштыра. Менә Яңа Мочалида яшәүче Усман ага БАДЯУТДИНОВ белән дә шулайрак килеп чыкты. Көзлектәрәк “Сугыш чоры балалары” проектының чираттагы чыгарылышына материал җыю өчен Мочалига бардык һәм Усман ага белән мин сөйләштем.

Әңгәмә вакытында  күпкырлы,  кызыклы  шәхес  булуын, катлаулы тормыш юлын намус белән үткәнлеген  абайлап  алдым  һәм  аның  турында  зуррак  материал  язып  чыгу  теләге туды.  Сәбәбе  дә  чыкты  –  1  май  көнне Мочалиның  хөрмәтле  агае,  имамы  Усман хәзрәт олы юбилеен билгеләп үтте. Әйтергә  генә  җиңел,  ә  бит  80  ел  шулай гына узмаган, тормышның әчесен-төчесен байтак  күргән.  Ул  1938  елда  туган  һәм бәхетле  булырга  тиешле  балачагы  сугыш елларына туры килгән, шуңа да иң исендә калганнары – ачлык, үзе әйтмешли, газап күргәннәре. “Әмма авыр еллар булса да, без сыердан  аерылмадык  һәм  шул  ачлыктан коткарды да”, - ди Усман ага.
 
Әтисе Бадяутдин (фотода) 1880 елда  туган,  бик  укымыш  булган һәм әле патша заманында дистәгә якын  ел  полковой  мулла  булып хезмәт иткән. Бөек Ватан сугышы-на олы яшьтә булу сәбәпле алмаганнар  аны.  “Әти  булганга  сыер тоттык”, - ди әңгәмәдәшем.Усман ага бик зирәк бала булып үсә, укуга омтыла һәм 6 яшендә 1 класска  укырга  керә.  Җидееллык мәктәпне уңышлы тәмамлап, урта белем алу өчен 7 км ераклыктагы Петрякс  мәктәбенә  йөреп,  өч  ел укый.  “Буйга  ул  вакытта  тәбәнәк идем, хәтта букчам җиргә сөйрәлә иде,  кызлар  арасында  йөрдем мәктәпкә”, - дип көлеп искә ала ул елларны  Усман  абый. кайбер  малайларда  велосипед  була,  Усман да  хыяллана  аның  турында,  тик әтисе алмый. 
 
Мәктәпне  тәмамлап,  белем  алуын  бик  дәвам  итәсе  килсә  дә,  насыйп  булмый,  әти-әнисе  бер  дә яннарыннан  җибәрәселәре  килми. Урта  белемле  егеткә  аяк  астан гына чиста эш тә чыга – мәктәптә секретарь  булып  эшләүче  егетне армиягә  алалар  һәм  бу  урынга Усманны  чакыралар.  Эшкә  кергәч тә  әле  дүрт  айлык  хезмәт  хакын әтисе  ала,  аннары  гына  велосипедлык  акча  бирә.  “Инде  шатландым, хәзерге яшьләр машинага да алай  шатланмый  торганнардыр”, - ди Усман ага.
 
Яшь  егет  эшен  намус  белән башкара,  бик  теләмәсә  дә,  заем җыярга  да  туры  килә.  1958  елда яше  җиткән  егетне  армиягә  алалар, Архангельск өлкәсендә ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Биредә дә белемле татар егетен өлкән писарь итеп  куялар. “Бик эш күп иде, төне  буе  приказлар  язарга  туры килә иде кайчак һәм Калининградка диңгезчеләр училищесына курсантлар  җыю  турында  игълан  күргәч, документлар  җибәрдем,  әмма  бер генә ел укыдым анда, комиссовать иттеләр,  анда  бит  корычтай  нык саулык  таләп  ителә”,  -  дип  искә алды  ул  елларны  Усман  ага. кире частена  кайтып,  хәрби  хезмәтен тәмамлый,  акыллы,  тыңлавыклы авыл  малаен  командирлары  политотделда  калырга  да  үгетлиләр, әмма ул туган авылына кайта.
 
Югары белем алу теләге бер дә ташламый  аны,  казанга  барып юридик  уку  йортына  керергә  тырышып  карый,  тик  зур  конкурсны узалмый,  хәрби  хезмәттән  чыныгып  кайткан  солдат  булуын  да исәпкә алмыйлар. Очраклы  гына  безнең  яклардан булган билгеле язучы Абдулла Салахетдинов белән таныша һәм ул аны  техникумга  керергә  күндерә. 
 
Анда  керә,  әлбәттә,  тик  авылга кайткач, әтисе: “Улым, син, бәлки, укып  әллә  кем  булырсың,  йортыбыз иске, җимерелеп, астына калсак,  ничек  күтәрерсең  бу  хәлне?” – ди. Һәм Усман авылда кала, райкомга  инструктор  итеп  чакыралар үзен, шатланып риза була. Бу юлы да  әтисе:  “Улым,  авыллар  буенча йөрерсең, кияргә ыштаның да булмас”, - ди. “Һәм нәкъ шушы вакытта ул чактагы колхоз рәисе Насыйх абый  өлкән  бухгалтер  ярдәмчесе итеп  конторга  эшкә  чакырды.  Бу юлы инде әти: “Вот бу синең эшең”, - диде. Шулай булмый, яннарында калам бит, Насыйх абый белән дә үзе  сөйләшкән  булгандыр”,  -  ди Усман ага.
 
Эшен  җиренә  җиткереп  башкарган  яшь  хисапчыны  бер  елга  Лукоянга укырга җибәрәләр. кайткач, эшен дәвам итә, соңрак өлкән хисапчы итеп билгелиләр үзен.1962 елда Усман ага гаилә кора. 
 
Аның,  ничек  әйтмешли,  башлыкүзле булуы үзе бер тарих. Выкса медицина  училищесын  тәмамла-ган рус кызы Валя юллама белән Мочалига  эшкә  килә,  нәкъ  шул вакытларда армиядә хезмәт итүче Усман  ялга  кайта  һәм  бер  күрүдә матур, тыйнак рус кызына гашыйк була.  кайткач  та  очрашуларын дәвам итәләр, тик Усман Лукоянда укыганда гына аерылышып торырга  туры  килә.  Озын  теллеләр  күп бит,  кемдер  Валяга  Усман  анда бүтән  кызлар  белән  типтерә  дип, гайбәт  сөйли.  Усман  практикага кайтса,  Валясы  күзен  дә  ачмый, елый, син мине яратмыйсың икән, оныткансың ди. “Ә мин аны өзелеп яратам,  бүтәннәр  кирәкми,  гомер буе  шулай  булды.  Ул  авыл  әбисе Хатимә  апада  фатирда  яши  иде, алдым да киттем үзен”, - дип сөйли әңгәмәдәшем. Чынлап  та,  өзелеп  яраткан  ул Валясын, чөнки ул еллар өчен бик тәвәккәл адым ясаган – рус кызына  өйләнергә  карар  кылып,  өенә китергән, әле бит әтисе дә мулла! Хатимә  апасы  Валяга  сөлге  бирә һәм  Усманнарга  баргач,  аны  бисмилла әйтеп, ишеккә эләргә куша. “килеп кердек безгә, әти, дим, мин өйләндем,  ә  Валя  Хатимә  апа әйткәнне  эшләде.  “Ах,  бәдбәхет, син шулаймы?!” – диде әти. Аның шул  бер  усал  сүзе  иде.  Әни  дә тавыш  күтәрде,  ә  Валя  сөлгене элгәч,  әти:  “карчык,  тавышлама, монда булган инде”, - ди. Аннары икебезне дә утыртты да бер тулы лекция  сөйләде,  русча  ул  миннән дә  яхшырак  сөйли  иде.  “Син  хри-стиан  диненә  күчәсеңме?”  –  ди миңа. “Юк, - мин әйтәм, - күчмим”. 
 
“Гаиләдә  бер  генә  дин  булырга тиеш,  берегез  чиркәүгә  барса, берегез  мәчеткә  йөрсә,  беренче көннән  үк  низаг  китәр,  шуңа  да бүгеннән  үк  билгеләнегез.  Син безнең  дингә  күчәргә  әзерме?”  –  ди Валяга. Валя әйтә: “Мин риза”. “Алайса,  иман  шартын  укы”,  -  ди әти. Мин язып бирдем дә, әле татарча  сөйли  дә  белмәгән  Валям бик тырышып укыды аны. Аннары әти  никах  укыды  һәм  Валя  бездә калды,  бер  кич  кундык  та,  иртән Лукоянга  киттем”,  -  дип  сөйләде өйләнү тарихын Усман ага.
 
Валя  да  шул  бик  яраткан  Усманын,  яратмаса  мондый  адымга  бармас  иде.  Әле  бит  бүтән сәбәпләре  дә  бар  –  кысан  өй, анда алардан гайре иренең күптән түгел  өйләнгән  абыйсы.  Шулай каен  әти-каен  әни,  ике  туган,  ике килендәш  бер  ел  бергә  яшиләр, олы  кызлары  Ирадә  дә  анда  туа, аннары Усман ага яңа йорт салып, аерылып  чыга,  әти-әнисе  дә  төп йортта калмыйча, алар белән күчә. “Әти  Валяны  бик  яратты,  тормышта  бит  төрлесе  була,  һәрчак  аны яклап чыга, сүз әйтергә бирми иде. 
 
“Бәдбәхет, аның бит биредә беркеме дә юк, ничек телең күтәрелә?!” – дип мине орыша иде. Валямның да  әти-әнигә  хөрмәте  зур  булды”, -  ди  Усман  ага.  Шулай  дус-тату гына яшиләр, әти-әниләрен кадер-хөрмәттә тотып, соңгы юлга озаталар. Валяның әнисе дә картлыгын аларда  үткәреп,  Мочалида  вафатбула, туган ягына итеп җирлиләр. Аларның  өйләнешүенә  кайтсак, шул  әтиләре  укыган  никах  белән яшәп  китәләр,  туйлар  да  эшләп тормыйлар.  Хәтта  бер  елдан соң  гына,  Ирадәләре  тугач  кына язылышалар  да.  “Сельсоветта эшләүче абзый балаңны Валяның фамилиясенә  язам  бит,  дигәч кенә язылыштык һәм шул ук көнне Ирадәгә дә таныклык алдык”, - ди әңгәмәдәшем. Валясы белән алар 49 ел тату гына гомер итәләр, ул тулаем мөселман динен  тота,  татарча  сөйләргә  бик тиз өйрәнә. Авыл медпункты фельдшеры  бит,  кагыйдә  буларак,  универсал  була,  ул  да  көнме-төнме дип  тормый,  һәрчак  ярдәмгә  ашыга.  Олысы-кечесе  аны  хөрмәтләп, “Валя апа” дип йөртә.
Усман  ага  гомерендә  үз  колхозыннан  гайре,  Зур  Рбишча хуҗалыгында  да  эшли,  берничә ел мәктәптә “военное дело” фәнен дә укыта, ә инде 1978 елдан алып 2008  елга  кадәр,  колхоз  таркала башлаганчы,  профком  рәисе,  ревизион комиссия рәисе вазифаларын башкара. 8 ел элек хөрмәтле мәчет картын авылдашлары имам итеп билгели. Бу  вазифага  керешкәч,  мәчеткә тулаем  ремонт  ясауны  кайгырта башлый  Усман  хәзрәт.  “Мәскәүдә яшәүче хәлле авылдашыбыз Әнәс Фазлуллин  инициатива  белән чыкты,  бар  эшләрнең  төп  спонсоры  да  булды.  Авыл  халкы  да хәлләреннән  килгәнчә  ярдәм  итте, зур-зур  суммалар  бирүчеләр  булды.  Тулаем  ремонт  1,5  млн  сумга төште.  Бу  мәчетне  төзүне  кайгыртып  йөргән  мәрхүм  Әхәт  абый Шәрәфетдиновның  барча  балалары  нык  булышты,  улы  Җәүдәтнең хатыны  тәрәзәләрне  үлчәп, Төркиядән махсус заказ белән бик матур  пәрдәләр  тектереп  китерде. Минем  бер  киявем,  Саниямнең ире  Рафаил  Якубов  идәннәрне яңартып, намазлык формасындагы келәмнәр бүләк итте, барчасына да олы рәхмәт”, - ди Усман хәзрәт.
 
Мочали  мәчете,  чынлап  та,  искиткеч  хәзер  –  Таһир  Аймалетдинов тоткан матур койма (каберләр тирәсен  дә  ул  коймалаткан)  аяк астына  брусчатка  түшәлгән,  бусагадан  башланган  евроремонт, мәдрәсә бүлмәсе – барысы да заманча  һәм  уңайлы.  Бар  җирне дә  тәртиптә  тотуны,  хуҗалык эшләрен мәчетнең завхозы  Рәшит Хәсәнов  кайгырта  һәм  Усман  ага газета  аша  барчасына  да  рәхмәт белдерүебезне  үтенде.  Аның  улы Шәмил  дә  бер  дә  якта  калмый, әлбәттә, уллары Рәшит һәм Рәхим белән  зиярәтләрне  гел  карап,  чи-стартып  торалар.  Яңа  Мочали мәчете мохтаҗларга да ярдәм итә, авылны  да  кайгырта – ике күл казытканнар,  берсенә  Шәмил  балыклар  да  җибәргән,  бала-чага  кармак белән балык та тоткалый икән. 
 
“Мин мәчет акчасын һәрчак урынлы  куярга  тырышам”,  -  ди  Усман хәзрәт. Алар  гаиләсендә  дингә  ихтирам  буыннан  буынга  килә  -  әтисе полковой мулла булган дип әйтеп үттек  инде,  хәзер  Усман  хәзрәт авыл  мәхәлләсен  җитәкли,  аның шатлыгына  оныгы  Рәхим  Мәскәү өлкәсенең  ислам  колледжына укырга  кергән,  2  курс  студенты. Хатыны Валя апа да бик дини булган, хәтта авыргач та бер калдырмый ураза тоткан. “Без бит, ирләр, дөнья  мәшәкате  белән  кайчак әти-әнинең  елларын  да  онытырга  мөмкин,  ә  ул  барысын  да  истә тотып,  һәрчак  мәҗлесләр  уздыра идек”, - ди Усман хәзрәт.
 
Кызганычка, бергә тигез картлык кичерергә  язмаган  Ходай  аларга,  яраткан  хатынының  вафатына җиденче  ел  инде.  Мәхәббәтләре шул хәтле көчле булган, Усман ага әле дә аны искә алганда күз яшен тыя  алмый.  “кая  гына  барсам  да, аны эзлим, шунда кеше арасында кебек тоела, тик юк шул, чалымнарын да таба алмыйм”, - ди ул. Әйе, сокландырырдый,  китапларда язып  чыгардый  мәхәббәт  булган араларында.Алар  итагатьле  биш  бала  тәрбияләп  үстергәннәр,  тугыз  оныклары, биш оныкчыклары бар. кызлар дүртесе  дә  -  Ирадә,  Сания,  Гүзәл, Эльмира  Мәскәүдә  төпләнгәннәр, Шәмил  21  ел  элек  авылдашы Гөлнара  белән  гаилә  корган,  баш-калада  тораклары  булуга  карама-стан, ата-баба йоласын саклап, төп нигездә  гомер  итәләр,  Усман  ага аларның  кадер-хөрмәтендә  яши. “Бик рәхмәт үзләренә, Гөлнара да үз кызым кебек”, - ди ул. Өйдәге онык-лары Рәшит белән Рәхим оядан оч-каннар инде, Рәхимне әйтеп үттем, Рәшит Түбән Новгородта югары уку йортында белем ала, ә төпчекләре Диляра Петрякс мәктәбендә 1 класста  укый,  барысы  өчен  дә  уенчык урынына  диярлек.  “Шул  оныкчы-гым  –  бар  юанычым,  бик  яратам үзен.  Аллага  шөкер,  оныкларым да,  балаларым  кебек,  акыллылар, ихтирамлылар,  олылары  югары  белемле  яисә  укыйлар,  берем  хәзер Женевада укуын дәвам итә. Шалты-ратып  хәлләремне  белеп  торалар, 
 
Рәхимемне инде әйткән дә юк, һәр көн  шалтырата”,  -  ди  бәхетле  бабакай оныклары белән горурланып. Шулай булмый, дәвамчылары бит! Усман  хәзрәткә  авылдашларының  да  ихтирамы  зур,  тирә-як мәхәлләләр  арасында  да  абруйлы  имам  ул.  2014  елда  Мәскәүдә узган Россия мөселманнары диния нәзарәтенең  6  нчы  съездында  да делегат буларак катнашкан. Искиткеч  укымыш,  аралашучан, ташып торган энергияле 80 яшьлек бу агайга ихластан сокландым. Әйе, ялгышмадым, 1 май көнне нәкъ 80 яшен билгеләп үтте әңгәмәдәшем, шул  шатлыктан  Алла  ризалыгы өчен  мәҗлес  уздырдылар,  барча  якыннары,  балалары  җыелып, кадерле  кешеләренә  иң  изге теләкләрен  җиткерделәр.  Без  дә Мочалиның  хөрмәтле  аксакалына корычтай  саулык,  тыныч  тормыш, хәерле озын гомер телибез, хак динебез сагында озак еллар эшләргә һәм яшәргә язсын сезгә, хөрмәтле хәзрәт.
 
 
 

Наилә ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ --- | 04.05.2018
Туган як печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments