поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.05.2018 Әдәбият

Шагыйрь Ринат Батталов вафат

Бүген – 2018 елның 4 маенда, каты авырудан соң, Удмуртиянең Иҗау шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь Ринат Гыймазетдин улы Батталов бакыйлыкка күчте.

Шагыйрь 1948 елның 17 июнендә Татарстанның Әгерҗе районы Ырыс вылында туган. Удмуртиянең Алнаш районы Гөлширмә авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, армия хезмәтендә булып кайта. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында, соңрак Ижау университетында һөнәри белем ала. Хезмәт шөгыльләре: тракторчы, почтальон, авыл советы сәркәтибе, төбәк газетасында әдәби хезмәткәр, район оешмаларында инженер һәм профсоюз хезмәткәре. Мәктәптә уку елларында ук шигырьләр язгаласа да, әдәби иҗат эше белән чынлап торып шөгыльләнүе узган гасырның туксанынчы еллар урталарыннан башлана. Ул хәзер шигырьләре һәм хикәяләре тупланган өч китап авторы. 2002 елда басылып чыккан шигырьләр җыентыгы турында яшь каләм иясенең якташы, тәнкыйтьче Мансур Вәли-Барҗылы болай дип язган иде: «Ринат белән без туып үскән Иж буйлары, Әгерҗе яклары табигате белән генә түгел, кешеләре белән дә бик кызыклы, ә су басу, авыллар күченү белән бәйле хәлләр иҗат кешесе өчен бик күп фаҗигале вакыйгалар да китереп чыгарды. Ринат Батталның «Агымсуда — акчарлак» исемле китабында ул хис-тойгылар бик ачык чагыла». 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
 
Мәрхүм 6 майда Әгерҗе районы Уразай авылы зияратында җирләнәчәк. Хушлашу мәрәсиме сәгать 10да башлана.
 
Татарстан Язучылар берлеге арабыздан киткән шагыйрь Ринат Батталовның туганнарының, якыннарының тирән кайгысын   уртаклаша...

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»