|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.05.2018 Мәдәният
Гакыйль Сәгыйров музее булачакБыел февраль аенда каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре, талантлы рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның 80 яшьлек юбилеен киң күләмдә билгеләп үттек. Мондый кичәләр аның туган ягында - Татарстанның Нурлат районындагы Биккол авылында, озак вакыт яшәгән һәм җирләнгән Самара өлкәсенең Кошки районындагы Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылында, гомеренең соңгы елларын үткәргән Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә, Ульяновск шәһәренең үзендә, илебезнең башка авылларында һәм шә-һәр¬ләрендә уздырылып, бөтен урыннарда да Гакыйль Сә¬гыйровның батырлыгына, иҗа¬тына югары бәя бирелде.
Әле шагыйрь үзе исән чакта ук аның Иске Фәйзулладагы йортын саклап калырга, яңар¬тып, сипләп, музей ачарга кирәк дигән фикерләр әйтелгән иде. 2011 елның июлендә, әдипнең вафатыннан соң ике ел үткәч, кабере өстенә истәлек ташы кую тантанасында Татарстан Республикасы президентына, Самара һәм Ульян өлкәләре губернаторларына бу гамәлне тормышка ашыруда ярдәм итүләрен сорап, мө¬рәҗәгать тә кабул ителде. Бу үтенеч хуп¬лау табып, һәр төбәк тарафыннан булышлык күрсәтергә вәгъдәләр дә бирелде.
Озак кына вакыт йортын һәм җир биләмәсен суд аша авыл җирлеге карамагына тапшыруга китте, аннан бюджетта акча җитешмәүгә сылтап, Кошки районы җитәкчелеге тиешле карарны кабул итүне гел кичектереп торды. Ә югыйсә, татар җәмәгатьчелеге һәм район хакимияте белән берлектә оештыру комитеты да оештырылган иде.
Шул вакыттан бирле, менә инде җиде елдан артык вакыт үтеп китсә дә, эшнең урыныннан кузгалганы булмады. Ә шагыйрьнең 80 яшьлегенә багышлап Самарада уздырырылган кичәдә тө¬бәгебезнең мөхтәрәм шәхесе, танылган эшкуар, өлкә үзәгендә Җә¬мигъ мәчете һәм “Яктылык” татар мәктәбе биналары төзелешләренә җитәкчелек иткән Вазыйх Гата улы Мө¬хәммәтшин милләтебез өчен изге бу гамәлгә дә ныклап алыначагын, “Прогресс-В” төзелеш компанияләре белгечләренең шагыйрьнең энесе Наил әфәнде эш-ләгән проект-смета документларын яңа¬дан тикшереп, тиешле үзгәрешләр кер¬түләрен һәм аларның инде әзер икән¬леген белдерүе эшнең алга таба уңышлы барып чыгуына ышаныч тудырды.
Нәкъ шушы мәсьәләләрне ничек хәл итү турында ачыктан-ачык сөйләшеп, эш планнарын барлау максаты белән апрельнең соңгы көннәрендә Вазыйх Гата улы Мөхәммәтшин җи¬тәкчелегендәге инициатив төркем вә-килләре Димитровград шәһәрендә шагыйрьнең якын туганнары - энесе На¬ил, җиңгәсе Халидә янында булып кайттылар. Самарадан “Прогресс-В” төзелеш ком¬па¬нияләре җитәкчесе урынбасары Андрей Жаврид, өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең, өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Фәрхәд Мәхмүтов, “Сәлам” мөселман газетасы хәбәрчесе Миләүшә Газыймова һәм “Бердәмлек” өлкә татар газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин барган иде. Шагыйрьнең иҗатын актив пропагандалаучылар - Ульян өлкәсе Яңа Малыклы районының Урта Исәнтимер авылы Мәдәният йортының сәнгать җитәкчеләре, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Рәйсә һәм Гакыйль Шәкүровлар да килгән иделәр.
Сөйләшү барышында элек сайланган оештыру комитеты белән беррәттән аның составына яңа әгъзаларның да керте¬лүе, Гакыйль Сәгыйровның музей-йортын төзү, аның иҗа¬тын мәңгеләштерү өчен махсус фонд булдырылуы турында әйтелде. Фонд белән “Прогресс-В” төзелеш ком¬панияләре президенты Вазыйх Гата улы Мөхәммәтшин үзе җитәкчелек итәчәк, ә аның урынбасары вазифасы “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинга тапшырыла. Төзелешне алып бару өчен оештырылачак попе¬чи¬тельләр советы белән җи-тәкчелек итү “Прогресс-В” тө¬зелеш компанияләре төркеме президенты урынбасары Андрей Жавридка йөкләнә.
Вазыйх Мөхәммәтшинның әйтүенчә, якын көннәрдә Гакыйль Сәгыйровның музей-йортын яисә аның исемендәге татар милли-мәдәни үзәген булдыру турында карар кабул ителәчәк, фонд оештырылгач, озакка сузмыйча, төзелеш эшләре башланып китәчәк.
- Фондка акча туплау максатында махсус счет ачачакбыз. Ә йорт¬ны төзекләндереп, музей экспонатларын, җиһаз¬ларын урнаштыру өчен барлыгы 7 - 7,5 миллион сум акча кирәк булачак. Күп пред-приятиеләр җи¬тәкчеләре, эшкуарлар бу изге эшкә ярдәм итәчәкләрен вәгъдә итәләр. Әгәр ныклап алынсак, эшне быел көзгә төгәлләячәкбез, иншалла, - диде Вазыйх Гата улы Мөхәммәтшин.
Шулай була күрсен иде. Озакка сузылган хыялның башы булган кебек ахыры да булырга тиештер бит инде.
Рәфыйк НУРИЕВ |
Иң күп укылган
|