|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.05.2018 Спорт
Гекдәниз Карадәниз карьерасын тәмамлый?Бүгенге «Рубин»ның иң танылган футболчыларыннан берсе Гекдәниз Карадәниз бүген спортчы карьерасын тәмамлау хакында хәбәр итәчәк. «Рубин» составында Төркия уенчысы ике тапкыр Россия чемпионы булып танылган иде. «Бизнес-онлайн» хәбәр итүенча, Карадәниз бүген кич махсус матбугат конференциясендә уенчы карьерасын тәмамлау турында игълан итәчәк.
Гекдәниз Карадәниз Казанның «Рубин» командасы составында 2008 елдан бирле уйный. Шушы вакыт эчендә ул казанлылар составында 299 матч уздырган, ике тапкыр Россия чемпионы, бронза медальләр иясе, Россия Кубогы һәм Россиянең Суперкубогы иясе булып танылды.
--- |
Иң күп укылган
|