|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.04.2018 Хәвеф-хәтәр
Казанда Нокса елгасы ташып, Салмачы бистәсен су баскан
Казанда Нокса елгасы ташып, Салмачы бистәсенең ике урамы йортларын су баскан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Яңгырлар коеп яву сәбәпле, бүген иртән Нокса елгасында су күтәрелгән. Нәтиҗәдә, бистәнең Камышлы һәм Әтнә урамнарындагы 35 йорт-җиргә су үтеп кергән. Су баскан җирләрдә социаль әһәмияткә ия биналар юк, дип яза агентлык.
Шулай ук су ташуы нәтиҗәсендә Буа районының Кыят авылы күпере 50 сантиметрлап су астында калган. Черки Кильдуразы авылы күпере дә 45 сантиметрлап тирәнлектә су астында тора.
--- |
Иң күп укылган
|