поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.04.2018 Фаҗига

Төнге һәлакәттә гомере өзелгән Юрий Матренин турында якыннары: «Әйткән сүзендә тора иде, тормышны яратты»

Кичә Казандагы төнге авариядә һәлак булган полиция өлкән лейтенанты 42 яшьлек Юрий Матренинны Питрәч районының Көек авылы зиратында җирләделәр.

Юрий юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә егерме ел эшләгән. Хезмәттәшләре аның турында, җаваплы, намуслы һәм ярдәмчел кеше иде, диләр.
 
Бу атнаның җомга көнендә төнге сәгать берләр тирәсендә «Яшьлек» метро станциясе янында, Декабристлар һәм Волгоград урамнары чатындагы була. Юл-патруль хезмәте инспекторлары юлда үзен сәер тоткан, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган  "БМВ" шоферын туктатырга тырышып карый, әмма ул полицейскийларның таләбенә буйсынмый, сәгатенә йөз чакрымнан арткан тизлек белән хәрәкәт итүен дәвам итә. Шуннан соң инспекторлар аны куа китә. Аларга ярдәмгә башка экипажлар да килә. Декабристлар һәм Волгоград урамнары киселешендә ЮХИДИның “Лада Приора” машинасы "БМВ"ны туктатырга тели һәм аның юлына аркылы баса. Чит ил автомобиле гаять зур тизлектә светофорның кызыл утына чыга һәм ике ЮХИДИ инспекторы утырган юл-патруль хезмәте машинасына килеп бәрелә.
 
Башлангыч мәгълүматлар буенча, "БМВ" йөртүчесе – Артур Садретдинов тоткарланган вакытта исерек булган яки наркотик кулланган. Инспекторларга сөйләгәннәреннән күренгәнчә, аң 31 яшь, хатыны белән аерылышкан. Машинасы әнисенеке булып, ул аны кредитка алган. Әнисе кунакханәдә администратор, әтисе төзелеш өлкәсендә эшли. Тоткарланучы 2016 елда, наркотик саткан өчен, 3,5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән булган. Бер ел да өч ай төрмәдә утырган, алдан шартлы рәвештә иреккә чыгарылган.
 
Ул әле хәзер дә шартлы срокта санала. 2015 елда машина йөртү таныклыгын алдырган, авария буласы көнгә кадәр таныклыксыз йөргән һәм рульгә утырганда аек булмаган. Ул бәрдергән машинада утырган ике инспекторны ашыгыч ярдәм хезмәте шәһәрнең 7 нче хастаханәсенә китергән. Табиблар җитди тән җәрәхәтләре алган Юрий Матренинның гомерен саклап кала алмый. Руль артында утырган Вячеслав Морозов хәзерге вакытта хастаханәдә, аның баш мие селкенгән.
 
“Гаиләсенә ярдәм итәчәкбез”
 
Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдерахманов сүзләренчә, экипаж аңлы рәвештә эш иткән. Видеодан күренгәнчә, юл-патруль хезмәте "БМВ"ны тоткарлау максатыннан, аның каршысына чыккан. "Приора"ның юлга каршы басуы һәм бәрелешү нибары 4 секунд эчендә булган, алар машинадан чыгарга өлгермәгән. Экипаж машинасының спидометры күрсәткәнчә, инспекторлар “БМВ” машинасын 170 км/сәг тизлек белән куган, ә  Артур Садретдинов аннан да югарырак тизлектә барган. Журналистлар белән очрашуда Ленар Габдерахманов сөйләгәнчә, 1,5 тонналы машинаның мондый тизлек белән баруын снаряд җибәрү белән тиңләп була. Артур Садретдиновка карата җинаять эше ачылган. ЮХИДИ хезмәткәренең үлеменә китергән авария өчен Садретдинов 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
 
– Аңа карата Россия Җинять кодексының “юл йөрү кагыйдәләрен бозу һәм транспорт чарасы эксплуатациясе” маддәсе буенча эш ачылды. Прокуратура “Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре гомеренә куркыныч тудыру” маддәсе буенча да эш кузгату кирәклеге турында әйтә.  Садретдинов тиешле җәзасын алачак. «БМВ” машинасы әнисенеке булган, аңа карата да тикшерү кузгатылды, – диде Ленар Габдрахманов.
 
Баш инспектор Юрий Матренинга һәм аның белән бергә булган Вячеслав Морозовка Дәүләт бүләге биреләчәген хәбәр итеп, вафат булган инспекторның гаиләсенә булышачакларын да әйтте.
 
– Юрий Матренинның әтисе белән әнисе күптән түгел инсульт кичергән. Хатыны белән кызларын да ярдәмнән ташламаячакбыз. Гаилә социаль ипотека программасына алынган бер бүлмәле фатирда яшәгән. Без аның ипотекасын түләп бетерергә ярдәм итәчәкбез. “Полк уллары” кебек, Юрий Матренинның кызлары безнең “ГАИ кызлары” булачак. Югары уку йортларына кергәнчегә кадәр бу балаларга әтиләренә лаеклы булып, мохтаҗлык кичермичә үсүләре өчен булышачакбыз. Алар полиция һәм ЮХИДИ кайгыртуында булачак, – диде ул.
 
“Юра киң күңелле кеше иде”
 
Юрий Матренинның хезмәттәше Эльбрус Габдуллаҗанов кайчандыр аның белән бер взводта эшләгән. Икесе дә Авиатөзелеш районында яшәгәч, икесенә бер машина белән эшкә йөргәннәр.
 
– Эшкә баруышлый һәм кайтуышлый аның йорты аша үткәнгә, ул минем машинага чыгып утыра иде. Без аның белән эшкә дә бер елны урнаштык дип әйтергә була. Миннән ярты елга гына алданрак килгән иде. Хезмәттәшләр дә аны хөрмәт итте. Киң күңелле иде Юра, ярдәм кирәк булганда һәрчак булыша, әйткән сүзендә тора иде. Шат күңелле, тормышны яратты. Хатыны Эльвира белән ике кыз тәрбиялиләр иде. Олысына – 11, кеченәсенә 8 яшь, беренче сыйныфта укый. Һәрвакыт йөзендә елмаю булыр, соңгы вакытларда ул гел елмаеп йөрде кебек, – ди ул.
 
Юрий белән эшләгән Денис Хәйруллин да аның киң күңелле, бала җанлы кеше булуын әйтә.
 
– Юра кызларын бик яратты, алар турында еш кына сөйли иде. Мин кызларга әкиятләр сөйлим, китаптан укып түгел, үзем чыгарып, дия иде, – дип искә ала хезмәттәшен Денис.
 
Дилбәр Гарифуллина
Дамир Бәдриев

---
Шәһри Казан
№ --- | 29.04.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»