поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.04.2018 Криминал

Җинаятьченең шәхесе тулысынча ачыкланган: аңа 15 ел төрмә яный

27 апрельгә каршы төндә Казанның “Яшьлек” метро станциясе янында юл һәлакәте китереп чыгарып, ЮХИДИ хезмәткәренең үлеменә китергән Артур Садретдинов 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Бу хакта ТР ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов әлеге вакыйгага багышланган брифингта әйтте.

“Садретдиновка карата иң элек РФ Җинять кодексының 264нче -“юл йөрү кагыйдәләрен бозу һәм транспорт чарасы эксплуатациясе” маддәсе буенча эш ачу карары кабул ителгән иде. Хәзер исә прокуратура Садретдиновка 310нчы маддә - “Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре гомеренә куркыныч тудыру” маддәсе буенча эш кузгату мөмкинлеген карый. Беренче маддә буенча, 7 елга ирегеннән мәхрүм ителү янаса, монысы нигезендә 15 елдан алып иреген чикләү яный. Без Садретдиновның гаебе исбатланып, тиешле җәзасын алыр дип уйлыйбыз”, - диде Ленар Габдрахманов.
 
Исегезгә төшерәбез, “БМВ” йөртүчесе – Казан егете Артур Садретдинов. Вакытлыча эшсез. Аның берничә тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен бозуы билгеле. 2015 елда ул авария урыныннан качып китү сәбәпле, "права"сыз калган була. 2016 елда машина йөртү таныклыксыз рульгә утырган һәм светофорның кызыл төсендә хәрәкәт иткән өчен җаваплылыкка тартыла. Бүгенге көнгә кадәр ул “права”сын кабат алу өчен имтихан тапшырмаган һәм “права”сыз йөргән, дип яза ТИ.
 
Моннан тыш, Садретдинов 2015 елда законсыз наркотик матдәләр сатып алган өчен административ җаваплылыкка тартыла. 2016 елның августында 228 маддә буенча, “Законсыз накортик матдәләр әйләнеше өчен” 3,5 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Ул 1 ел да 3 айны законлы рәвештә утыра, аннары вакытыннан алда азат ителә.
 
Һәлак булган ЮХИДИ хезмәткәре Юрий Матренин бүген Питрәч районының Көек авылы зиратында җирләнә. Гаилә социаль ипотекага алынган бер бүлмәле фатирда яшәгән. Ленар Габдерахманов идарә тарафыннан Матрениннарга нинди ярдәм күрсәтеләчәген әйтте. Әлеге төнге һәлакәт 4 секунд эчендә килеп чыккан. “БМВ” йөртүчесенең машина йөртү таныклыгы булмаган. Казан урамында авария ясаган “БМВ”ны юл-патруль хезмәте 170 км/сәг тизлек белән куган, автоһәлакәттә һәлак булган Юрий Матренин һәм аның кулдашы Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителәчәк.

---
Матбугат.ру
№ --- | 28.04.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»