поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.03.2010 Җәмгыять

ӘЛӘК ТАРТМАСЫ

Аптыраган үрдәк күлгә арты белән чума диләр. Шундый хәлне бүген мәктәпләрдә күрергә мөмкин. Сүзем шикаять тартмалары барлыкка килү турында. Алар, матур итеп, бер җирдә “ышаныч почтасы”, икенче җирдә “теләктәшлек тартмасы” дип аталалар бугай. Ләкин ничек атасаң да, аның асылы бер: иптәшләрең, укытучыларың өстеннән әләк язып салу. Кешене чагу начар нәрсә, без мәктәптә укыганда андыйларны “чакма ташы” дип үртиләр һәм яратмыйлар иде. Әмма мондый юл белән балалар арасындагы котырып үскән җинаятьчелекне бетереп булыр микән?

Яшүсмерләрнең бер-берсен кыйнаулары, йә урамдагы бер гаепсез карт-корыны үтерүләре гадәти күренешкә әйләнеп бара. Алар моны зур батырлыкка санап, видеоларга төшерәләр һәм үзләре шикелле кансыз яшьтәшләре арасында тараталар. Кая барып җитәрбез дә, кемнәр кулына калырбыз? Уйласаң, уелып китәрлек хәлләр бездә. Җәмгыятьтәге бөтен әхлаксызлык, бөтен бозыклык мәктәпләргә дә кереп урнашты. Ә мәктәп ничә еллар инде реформалардан иза чигә, ләкин үзгәртеп коруларның нәтиҗәсе һаман күренми. Күпме генә сүз сөйләнеп, күпме генә миллионнар түгелсә дә, тәрбияле балалар үсмәячәк. Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән керми инде. Әниләр күптән үз балаларын үзләре тәрбияләмиләр. Ике яшьтән – яслегә, аннан – балалар бакчасына, аннан – мәктәпкә, аннан институтка бирәбез. Чит кешеләр кулында үсеп, телевизор һәм үтереш уеннары белән тулган компьютер артында тәрбияләнгән бала нишләп әдәпсез, шәфкатьсез булмасын ди.

 

Аны тәрбияләргә үз әнисенең генә түгел, мәктәп укытучыларының да вакыты һәм мөмкинчелеге юк (ә бәлки күбесенең теләге дә юктыр), чөнки язган планнары, кәгазьләре, отчетлары аз һәм начар икән, башын ташка бәрә-бәрә укытса да, эшли дигән сүз ишетми укытучы. Чаңгы ярышына бармаса, сәхнәгә менеп биемәсә, җыелышларга кереп утырмаса, сайлауга кеше китертмәсә тагын шелтә эләгә. Еллар буе бер сүз хәзер: педсоветта БДИ, линейкада БДИ, ата-аналар һәм класс җыелышларында тагын БДИ. БДИдан балаларның да, укытучыларның да Башлары Диваналанды Инде. Кая ул класстагы Рамилне туган көне белән котларга вакыт табылсын ди. Әтисе белән әнисе көн-төн эчкән Саниянең дә язмышы белән кызыксынучы юк. Иптәшләрен куркытып акча җыючы Илсурны да бик әйбәт беләләр укытучылар. Озын тәнәфесләрдән соң бәдрәфтә калган балта эләрлек төтенне дә бөтен кеше күреп тора.

 

Шушындый һәм башка ямьсез хәлләрне, тәртипсез укучыларны класс җыелышларында тикшереп-кызартып, тиешле чара күрергә мөмкинме? Мөмкин, әлбәттә! Шулай булгач, нигә берсенең начарлыгын икенчесе язып, тартмага салганын көтеп утырырга? Мин үзем мәктәпне күзгә-күз карап, курыкмыйча сөйләшә торган урын дип саныйм. Кеше өстеннән шикаять язу һәм шуның буенча тикшерү тәрбия чарасы була алмый. Моннан 37 нче еллар исе килә. Укытучыга үч итеп, яки этлек эшләргә теләп, аның турында теләсә-нәрсә язып салырга мөмкиннәр. Бу укытучы директор өчен җайсызрак та кеше булса, тикшерү һәм чара күрү өчен менә дигән җай чыга. Заманында милициядән нахакка шактый зыян күргән кеше буларак, мин тикшерүчеләрнең намус белән эшләүләренә ышанып бетә алмыйм. Әләк тартмасына бер гаепсез мескен бала да эләгергә мөмкин бит әле. Балалар бик шук: йә шаярып, йә мыскыл итеп, бер-берсе турында тузга язмаган әйберләр язып салырга мөмкиннәр. Язу буенча тикшерү процессы балага көчле психологик тәэсир ясарга һәм көтелмәгән аяныч хәлләргә китерергә мөмкин (өйдән качу, кешеләрне күрәлмау, депрессия, суицид һ.б.). Соңыннан, эш узгач, яхшы ният белән эшләгән идек, ләкин гадәттәгечә килеп чыкты дип әйтерлек булмасын. Шуңа күрә моны барлык мәктәпләрдә элеп куйганчы, укучылары күпләп милициядә исәптә торган шәһәр мәктәпләрендә бер-ике ел сынап карарга, әгәр уңай нәтиҗәләр бирсә, башкаларга да тәкъдим итәргә кирәк. Ә болай, бу пандорра тартмасының нәрсәләр китереп чыгарасын кем белә?


Фәрит ВАФИН
Татарстан яшьләре
№ 26 | 06.03.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»