|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.04.2018 Хатлар
“Әлифба” ник ярамады?Соңгы елларда балаларда туган телгә тиешенчә мәхәббәт тәрбияләмәүдә ата-аналарны гаепләп сөйлиләр, язалар. Мин моның белән өлешчә генә килешәм, чөнки төп гаеп Мәгариф министрлыгында дип уйлыйм. Алар туган телебезне лаеклы югарылыкка күтәрүдә бик аз эшлиләр. Дәреслекләребезгә күз салыгыз әле! Башлангыч сыйныфлар өчен дәреслекләр балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килми. Беренчедән, алар зур форматлы. Ачып куйсаң, ике укучы китабы партага көчкә сыя. Дәфтәрләрне дә ачып яза башласаң, бәла: пеналлар төшеп китә, алда утыручы балалар китапларны аркалары белән этеп комачаулыйлар. Ә китап куйгычларда китаплар ачылган килеш сөялеп тормыйлар. Икенчедән, форматы зур булуга карамастан, хәрефләре вак, текстлары озын, күләмле. Биремнәр катлаулы, бер биткә якын, су буе сораулар. Ни өчен С.Вагыйзов һәм Р.Вәлитоваларның “Әлифба” китабын кулланыштан алдылар? Менә ул “Әлиф-ба” ичмасам! Кечкенә дә төш кенә! Үзе җыйнак, рәсемнәренә карап туймыйсың, хәрефләре эре, балаларның яшь үзенчәлекләренә яраклаштырып төзелгән текстлар гади, тәрбияви эчтәлекле, аңлаешлы, танып белү активлыгын да үстерәләр. Ничә буынны үстерде бу “Әлифба”. Беребез дә югалып калмадык. Хәзерге “Әлифба”дан тыш башлангыч сыйныфлар өчен бастырылган уку китаплары белән дә шул ук хәл. Кайда безнең бөек балалар язучыларыбыз, шагыйрьләребез? Аларның хикәяләрен, шигырьләрен дәреслекләрдән нигә төшереп калдырдылар? Бер җөмләсе бик күп сүздән торган, катлаулы телдә язылган текстларны, хикәяләрне балалар аңламыйлар, истә калдыра алмыйлар. Ә алар эчтәлекне текстка якын итеп сөйләргә тиешләр. Сөйли алмагач, аңламагач, алар дәресләрдән бизәләр. Аларга һәм әти-әниләренә дәрес хәзерләү зур проблемага әйләнә. Болар дәреслекләр түгел, ә энциклопедияләр.
Гади генә мисал. Әйтик, өченче сыйныфлар өчен уку китабы, икенче кисәк. Авторы Р.Ягъфәрова. 29нчы бит. Бер җөмләдә – 41, икенчесендә 44 сүз. 35нче бит: бер җөмләдә 75 сүз! 46нчы бит: бер җөмләдә 46 сүз!
Шунда ук М.Лермонтовның татарчага тәрҗемә ителгән “Кыя”, “Нарат һәм пальма”, “Ташкын” шигырьләре бирелгән. Юк, мин Лермонтов шигырьләренә каршы түгел! Әмма алар өлкәннәр өчен язылган шигырьләр. Аларны 9-10 яшьлек балалар анализлый алмый. Бүтән дәреслекләрдә дә шундый хәл.
Әгәр яңа дәреслекләр дә шушындый принцип белән төзелсә, яхшы якка бернинди дә үзгәреш булмаячак.
Безгә балалар телендә язылган, аңлаешлы, кызыклы дәреслекләр кирәк! Күңел яхшыны көтә...
И.ГЫЙМАДИЕВА. Яшел Үзән.
--- |
Иң күп укылган
|